16+

«Спортчы – көрәшче генә түгел, матур үрнәк күрсәтүче дә ул»

Баулы районында яшәүче үтә дә сәләтле, төрле яклап үзен “үстерүче”, спортны үз иткән якташларыбыз хакында да язмаларны дәвам итәбез. Шундый кешеләрнең берсе Руслан Марат улы Мөхәммәтҗанов.

«Спортчы – көрәшче генә түгел, матур үрнәк күрсәтүче дә ул»

Баулы районында яшәүче үтә дә сәләтле, төрле яклап үзен “үстерүче”, спортны үз иткән якташларыбыз хакында да язмаларны дәвам итәбез. Шундый кешеләрнең берсе Руслан Марат улы Мөхәммәтҗанов.

Руслан Мөхәммәтҗанов беренче карашка аз сүзле, кырыс кеше кебек. Тик сөйләшә башлагач, аның хакында мин генә түгел, район халкы да аз беләдер кебек тоелды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы, бүлек җитәкче булып эшләүче Руслан Марат улы чын спортсмен буларак безгә ачылды. Күпләребез әле аның гер күтәрү остасы, бик күп Сабантуй, көрәш мәйданнарын тотучы көрәш остасы, өстәл теннисы, бильярд, шашка һәм шахмат, чаңгы ярышлары буенча җиңүче икәнен белмидер дә. Шулай ук ул футбол, волейбол кебек уеннарны да үз итә.
– Мин үзем Яр Чаллы шәһәрендә туып устем. Кечкенә вакыттан ук төрле  спорт түгәрәкләренә йөрдем. Мин йөремәгән түгәрәк һәм спорт секцияләре  калмагандыр, – дип үзе хакында сөйли башлады Руслан Мөхәммәтҗанов. – Ә көрәш белән 2012 елда гына ныклап шөгыльләнә башладым. Ул вакытта миңа 25 яшь иде. Яр Чаллының “Витязь” спорт мәктәбендә шөгыльләнә башладым. Укучылар белән генә түгел, яшьләр белән дә тренер Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗипович шөгыльләнә иде. Ул миңа да көрәш серләрен өйрәнергә ярдәм итте.

Татар милли көрәше – ул үзе бер дөнья. Руслан Мөхәммәтҗанов та көрәш белән ныклап кызыксынып, танылган көчле көрәшчеләр тирәлегенә килә.
– Миңа көчле керәшчеләр вакытында үрнәк күрсәтте. Алар арасында - Эльдар Хәмитов, Айдар Нәҗмиев, Артур Сафин, Азат Габдрәшитов, Рамил Хисмәтуллин, Ранис Гыйләҗетдинов, Равил Зәйнәшев, Илдар Гайнетдинов, Илнур Хәйбуллин һам башка дәрәҗәле көрәшчеләр бар, – ди Руслан Мөхәммәтҗанов. – Регби уеннары бик кызык узалар иде, “Витязь” грек-рим көрәшчеләре бирешергә яратмый иде. Чаллыдан спортчы егетләр белән Октябрьский шәһәренә, Дамир Миннегулов истәлегенә үтә торган, рэгби уеннарында катнаштым. Ул традициягә кереп китте, инде өч ел рәттән май аенда  катнашам, масштаблы уздырыла ул. Көрәшчеләрнең дә “каймагы” арасында шөгыльләндем диярга була. Алар арасында – Владимир Юдин, Мансур Мингазов, Данис Тагиров, Виталий Юкин, Айрат Гилаев, Азамат Вильданов, Марат Гарипов, Айнур Шәйхутдинов, Максим Степанов, һәм өч бертуган Шәфыйковлар, Илшат Сибгатуллин һам башкалар.

2017 елда Мөхәммәтҗановлар гаиләсе Баулыга күчә. Яңа яшәү урыны, үз йортыңны булдыру кебек мәшәкатьләр Русланны бераз гына көрәштән читкә алып китә.
– Чаллыдан күчеп кайткач, көрәш белан шөгыльләнгән юк диярлек, шулай да бөтенләй ташлый да алмыйм. Көрәш – ул бит чир кебек инде, Гомумән, нинди генә спорт төрен алсак та, аннан тиз генә китү авыр ул, – ди Руслан Мөхәммәтҗанов. – Мин хәзер күбрәк Сабантуйларда гына көрәшәм дияргә була. Шулай ук гер күтәрерга яратам. Калган спорт төрләре буенча ярышларда да өлгерсәм катнашам.

Сүз уңаеннан, якын-тирә район һәм авылларда ел саен Руслан Мөхәммәтҗановның үз авырлыгында көрәшеп, дистәләр тапкыр батыр калганы бар. Бу хакта гаилә архивындагы фотосурәтләр сөйли. Быел Татар Кандызы Сабан туенда откан тәкәне ул авыл мәчетенә корбанлык малы итеп бүләк иткән. Менә шундый батыр гына түгел, ә матур эшләре белән дә башкаларга үрнәк күрсәтә ул!

Руслан Мөхәммәтҗанов спорт өлкәсендә дә, эшендә дә алдынгы, актив позициядә. Ә гаиләсендә үрнәк тормыш иптәше, дүрт баласы өчен кайгыртучан әти дә. 
– Бүгенге көндә тормыш иптәшем Рәмзия белән дүрт балабызны үстерәбез. Аларны да төрле яклап камил итеп, тиешле белем генә түгел, спорт буенча да өлгертәсе килә. Шуңа күрә әби-бабайларның ярдәмен дә тоябыз, – ди гаилә башлыгы. – Олы улыбыз Тимурга 13 яшь. Ул хоккей, өстәл теннисы, бильярд, чаңгы ярышларын ярата. Уңышлар бар. Үзе теләп шөгыльләнә. Ә икенче улыбыз – Алмаз. Аңа 11 яшь. Шулай ук хоккей ярата, бильярд, чаңгы ярышларын үз итә. Алмаз белән дә горурланабыз. Улларыбызның спорттагы булган уңышлары хакында яулаган медальләре, кубоклар, дипломнар сөйли. Өйдә аларның аерым ясалган спорт почмагы бар. Ирешкән уңышларны шунда теркәп, элеп барабыз. Бик күп җыелды инде. Киләчәктә дә улларыбызның уңышлары күп булсын. Гомумән, төрле спорт төрендә катнашу - төрле яклап сәламәтлеккә файдалы, аларның сәләтләрен ача. Ә кызыбыз Ясминәгә 7 яшь, ул әлегә җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Төпчек кызыбыз Мәрьямгә әле өч кенә яшь. Ул да тиктормас, бик актив бала. Улларыбыз һәм кызларыбызның спорт яратулары өчен сөенәбез, җиңүләре өчен горурланабыз.

Индира Сәйфуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading