Медицинаны, медицина хезмәткәрләрен күпме генә сүксәк тә, аларга йомышы төшмәгән, аларның ярдәменә мохтаҗ булмаган кеше сирәктер.
Шәхсән үзем табибларга хөрмәт белән караучылар исемлегенә керәм. Аларның хезмәте бик авыр, күпкырлы һәм җаваплы. Табиблар кеше сәламәтлеге, кеше гомере сагында торалар. Ә нинди генә авыру юк хәзерге көндә, аларны билгеләүче, дәвалаучы бихисап аппаратлар! Һәрберсе белән эш итә белергә кирәк, кеше күңелен күрү дә зарур һәм башкалар... Сүз дә юк, авыруның хәле дә кызганыч. Өмет белән киләбез табиб каршына: гомер кадерле, гомер бер генә. Кино сәнгатендә бик оператив эшләүче медикларны күрергә күнеккән халык, шуңа күрә үзенә дә шундый игътибар таләп итә. Ә чынлыкта, көне буе эшләп, төне буе кизү торып арыган, алҗыган, ике кеше өчен берүзе хезмәт итүче табиб алдына килеп басабыз, чөнки күп җирдә табиблар җитешми. Кинодагы кебек каталканы да ике-өч санитар этеп бармый, пенсия яшендәге бер апаңны идән сөртеп йөргән җиреннән эзләп табып китереп бастыралар кырыеңа. Ул инде чын «ас», больница хәлләрен баш табибтан да яхшырак белә. Диагноз да куя ул сиңа, кайсы хирургның операциясе уңышлырак чыгасын да колагыңа киртләп әйтә.
Күптән түгел мине дә, Казан хастаханәләренең берсенә УЗИ үтәргә дип килгәч, санитар түти өс-башымны баштанаяк карап чыккач, биргән сорауларыма төксе генә җавап биргәч, кирәкле җиргә озатып җибәрде. Чиратта ике генә кеше булганга сөенеп, кушеткага барып утырдым. Талонда вакыты күрсәтелгән булса да, санитар апа «тере чират» буенча диде бит. Сөенүләрем иртә булган икән. Аһ-ваһ килеп баскычтан менгән зур гына гәүдәле хатын үзен чиратсыз кертүне сорады. Хәле бик авыр, тыны бетә икән. Санитар җитәкләп килгән бабаңны аңардан да алдарак кертергә кирәк булып чыкты. Ул арада: «Мин алдан ук язылган идем, чиратсыз узачакмын», – дип, бик чибәр, сөйкемле, зыялылыгы килеш-килбәтенә чыккан ханым УЗИ кабинетының ишеге янына ук барып сөялде. Нәтиҗәдә хәрби комиссариаттан килгән егетнең «кем соңгы» дигән соравына җавап кайтаручы булмады, гәрчә аның да «cito» дигән язуы бар икән, «срочно», димәк.
Ун минут буе шушы тамашаны карап, исем-акылым китеп торганда, тагын да кызыграгы башланды. Ишек буена барып баскан ханым эчен тотып, ярдәм сораган кыяфәт чыгарып, бөгелеп үк тора башлады. Тыны бетүче апа исә аңа һөҗүмгә ташланды: «Әйдә, кыланып утырма, беләм мин синең ишеләрне, чиратсыз керәсең килә, үкчәле түфлиләреңдә бик матур басып тордың әле моңарчы», – дип, автоматтан аттырган кебек тырылдый башлады.
Санитар җитәкләп килгән бабайга кардиограмма үтәсе чиратка җиттең дигән хәбәр килүгә, ул яшь егетләр кебек җил-җил атлап шунда таба китеп барды. Эче «бик авыртучы» ханым сөрмәле керфекләре арасыннан безнең реакцияне көтте: алданрак кертерләрме, юкмы. Беренче булган, битараф кына барысын да күзәтеп утырган ир-ат чыдамады: «Нинди кешеләр соң сез?! Кая ашыгасыз барыгыз да. Алладан оялыгыз инде бераз!» – дип ялварулы караш ташлады чираттагыларга. Авыруы көчле иде, ахрысы, сүзләре йөрәгеннән чыкты, үтемле булды. УЗИ ясаучы табиб белән шәфкать туташы кабинет ишеген ачканда, кем артыннан кем керәсе билгеләп куелган иде инде.
Мин өченче кеше булып УЗИ үтеп чыктым. Бик яхшы кабул итте табиб: ашыгу, кабалану юк. Сабыр гына җиренә җиткереп үз эшен башкара. Ә бит аның да ашыгырга сәбәпләре бардыр. Операция ясаучы хирург та ашыга ала, алар да бит фәрештә түгел, безнең кебек үк кешеләр. Ләкин нигәдер беребезнең дә табибларны андый итеп күрәсе килми, аларга иң югары таләпләрне куябыз, һәрберебезгә аерым игътибар сорыйбыз. «Блат»ларыбызны кулланып, азмы-күпме акча төрткән булып, ярты сәгать чиратта торырга сабырлыгыбызны җуеп, үзебез үк уңайсыз хәлдә калдырабыз түгелме соң сәламәтлек сагында торучы ак халатлы табибларыбызны?!
Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш, Имәнкискә.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар