Җәй – ял чоры. Татарстанга да туристлар күп килә. Алар, Казан, Болгар, Зөя белән генә чикләнмичә, республиканың башка район-шәһәрләрен дә күреп китә. Ә без үз Татарстаныбызда нинди истәлекле матур урыннар булуы турында белми дә ятабыз. Шул уңайдан газета укучыларыбызны республикабыз районнарының туристлык инфраструктурасы белән таныштырырга булдык.
Чистай
Ничек барырга?
Автобус белән: 2 сәгать
Машинада: 1,5 сәгать (Казаннан 120 чакрым)
Нәрсә карарга?
Язучы Борис Пастернак, «Укытучы йорты» мемориаль музее, Яуширмә авылында Гаяз Исхакый музее. Билет бәясе: балаларга – 100, олыларга – 150 сум.
Җүкәтау. Чистайдан ерак түгел җирдә Алтын Урда шәһәре булган Җүкәтау (X-XV) калдыклары сакланган.
Чистай төрмәсе – бирегә тоткыннарны атаклы Владимир төрмәсеннән җибәргәннәр. Алар арасында Натан Щеранский, Анатолий Марченко, Сергей Ковалёв, Сергей Григорьянц та булган. Чистай төрмәсендә Гаяз Исхакый да утырган.
Сәүдәгәрләр Мясников һәм Челышевның XIX-XX гасырларда төзелгән йортлары.
Нәрсә алырга?
«Восток» заводы сәгатьләре, Пастернак фотопортреты, Чистай төшерелгән кружкалар, башка сувенирлар.
Алабуга
Ничек барырга?
Автобус белән: 3 сәгать тә 30 минут
Машинада: 3 сәгать (200 чакрым)
Нәрсә карарга?
«Трактир» музей-театры. Музей-театр XIX гасырның рус милли ашларын тәкъдим итә.
Марина Цветаева музей-йорты. Музейның төп экспонаты — шагыйрәнең фаҗигале үлеменнән соң алъяпкыч кесәсеннән табылган куен дәфтәре. Билет бәясе – 100-150 сум.
1812 елгы Ватан сугышы герое Надежда Дурованың музей-утары. XIX гасырның беренче яртысына караган утарда ул гомеренең соңгы елларын уздыра. Билет бәясе – 50-100 сум.
Иван Шишкинның мемориаль йорты. Музейдан ерак түгел, танылган Шишкин күлләрен күреп китә аласыз. Билет бәясе – 200-300 сум.
Алабуга шәһәрчеге. Кама елгасының текә ярындагы ялгыз манара – борынгы Болгар ныгытма-мәчетенең хәрабәсе. Ул – монгол яуларына кадәр Идел буе Болгарының җир өстендә сакланып калган бердәнбер корылмасы һәм Татарстан җирлегендәге иң борынгы архитектура истәлеге.
12-15 июльдә «Алабугада җәйге кичләр» фестивале узачак. Борис Березовский, Юрий Башмет, Александр Князев кебек җырчыларны, Санкт-Петербургның симфоник оркестрын чакырганнар.
Нәрсә алырга?
Алабуга перәннеге, «Чебен» дигән нәни чәркәләр һәм башка сувенирлар.
Азнакай
Ничек барырга?
Машинада: 4 сәгать тә 15 минут
Автобуста: 5 сәгать тә 15 минут
Нәрсә карарга?
Чатыр тау – Татарстанның иң биек ноктасы, ә Азнакайның визит карточкасы булып тора. Диңгез өстеннән 334,5 метр биеклектә урнашкан тауда байбаклар да яши.
Чатыр тауда парапланда очу. Бер кешегә – 930 сум.
Мәнәвез тавында пейнтбол уены. Бер кешегә өч сәгате – 580 сум.
Мәнәвез тавында бау паркы. Бер кешегә өч сәгате – 580 сум.
Аэроклуб. Билет бәясе – 100 сум.
Галина Геркның «Азнакай сувениры» остаханәсендә мастер-класс. Билет бәясе – 210 сум.
13 июльдә «Чатыр тау җыены» фольклор фестивале узачак.
Нәрсә алырга?
Сувенирлар, Азнакай курчаклары.
Тәтеш
Ничек барырга?
Автобус белән: 2,5-3 сәгать
Елга судносы белән: 2,5 сәгать
Машинада: 2 сәгать ( Казаннан 150 чакрым)
Нәрсә карарга?
Кырпы (белуга) балыгына куелган һәйкәл. 1921 елда Тәтеш балыкчылары 960 килограммлы, 5 метр озынлыктагы кырпы балыгы тоткан. Аңардан 16 пот уылдык, ашказаныннан бер капчык кысла, шамбы һәм чөгә балыклары алалар. Тарихи риваятьләр буенча, Тәтештә тотылган чөгә балыгын хәтта Рәсәй патшасы да ашаган ди.
Тәтеш музее XIX гасыр архитектура һәйкәле – беренче гильдия сәүдәгәр Петр Серебряковның элекке йортында урнашкан. Билет бәясе – 100 сум.
«Долгая поляна» утарында Молоствовлар нәселенең соңгы вәкилләре яшәгән. XVII гасырда төзелгән готик сарай стилендәге утарны себер карагае аллеясы (400 агач исәпләнә) уратып алган. Аланлык тирәсе урман булса да, аның үзенә берничә тапкыр төрле агачлар утыртып караганнар. Әмма, ни хикмәт, берсе дә үсеп китә алмый ди. Бу исә аланның энергетикасы начар дигән сүз түгел, киресенчә, монда килгән кеше рәхәтләнеп ял итеп китә. Борынгы Болгар ханнары да, имештер, аланга энергия алыр өчен махсус килгәннәр. Билет бәясе – 100 сум.
Иң озын агач баскыч та Тәтештә урнашкан, аның 320 басмасы бар, ул сезне пристаньнан алып шәһәргә кадәр озата.
Каравыл каланчасы. Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан соң, биредә илнең көнбатыш чикләрен саклау өчен ныгытма төзелә. Шундый каланчаның берсе яңадан торгызылган.
Июльнең беренче шимбәсендә Тәтештә Балыкчылар көне уза. Ул үз эченә балык тоту буенча ярышларны, күргәзмә, мастер-класслар, концерт программасын, уха пешерүне ала.
Нәрсә алырга?
Балык, сувенир продукциясе.
Кама Тамагы
Ничек барырга?
Автобус белән: 2,5 сәгать
Машина белән: 1,5 сәгать
Су юлы белән: 1 сәгать тә 20 минут
Нәрсә карарга?
Иделдән 100 метр югарылыкта, Идел белән Кама килеп кушылган җирдә урнашкан, районның иң биек ноктасы булган Лобач тавы.
Озынлыгы 1000 метрдан арткан, мәйданы 3500 кв м булган Юрьев мәгарәсе. 1986 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән Богородица тауларында урнашкан. Мәгарәнең яше – 10 мең елдан артык. Мәгарәнең эченә үтеп керүчеләр саф чишмәләрне, кышын туңып шугалакка әйләнә торган җир асты күлен күрә ала.
«Император питомнигы» – 360 гектар мәйданда бик күптөрле ылыслы декоратив агачлар үстерелә.
Красновидово авылындагы Максим Горький торган, хәзер исә аның өе урынында ясалган музей.
Районда «Затон», «Клёвое местечко», «Камские просторы» балык базалары бар. Ел әйләнәсендә монда алабуга, табан, судак, чабак һәм башка балыклар тотарга була.
19 августта Красновидово авылында Алмалы спас бәйрәме булачак.
14 августта Тенеш бистәсендә Бал спасы узачак.
Нәрсә алырга?
Балык, сувенирлар.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
(Кайбер мәгълүматлар visit-tatarstan.com сайтыннан алынды)
Комментарийлар