Җәй айларында һәр атнаның ял көннәрен Татарстан районнары белән танышуга багышлап була. Үзебездә дә истәлекле матур урыннар күп, кызганыч, республика кешеләре үзебездә ял итми. Татарстанның Туризм дәүләт комитеты Сергей Иванов шундый фикердә.
Быелның биш аенда Татарстанга килгән туристларның саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15 процентка арткан. Барысы республикада 700 мең турист булып киткән.
Скопировать ссылку

Сергей Иванов сүзләренчә, килүчеләрнең 99 проценты - Россия халкы. Шул ук вакытта үзебезнең туристлык объектларына республикабыз кешеләре йөрми, кайда ничек ял итеп, нәрсәләр күреп булуын да белеп бетермиләр, дип билгеләп үтте ул.
Ә моның өчен Visit Tatarstan интернет порталы белән танышырга чакырды. Анда туристлар өчен мәгълүмат шактый, шул исәптән районнар турында да. Аларга аерым бүлек багышланган. Быел шулай ук туристлар өчен Tatarstan Tourist Pass дигән кушымта да эшли башлаган. Анда хәтта унлап аудиоэкскурсия дә бар.
Комментарийлар