16+

«Журналистлар урамы»нда ниләр бар?

Казан парклары сәхифәсен әзерли башлаганнан бирле шәһәрнең иң ерак ял итү урыннарын да барып күзәтергә туры килсә дә, редакциябез каршындагы, көн дә үтеп йөри торган бульварда ял итәргә вакыт таба алмый йөрдем. Ниһаять, «Идел-Пресс» каршында урнашкан бульварга да чират җитте.

«Журналистлар урамы»нда ниләр бар?

Казан парклары сәхифәсен әзерли башлаганнан бирле шәһәрнең иң ерак ял итү урыннарын да барып күзәтергә туры килсә дә, редакциябез каршындагы, көн дә үтеп йөри торган бульварда ял итәргә вакыт таба алмый йөрдем. Ниһаять, «Идел-Пресс» каршында урнашкан бульварга да чират җитте.

Таганнар, чәчәклекләр, зәвык белән эшләнгән эскәмияләр, фонарь формасындагы урындык­лар... Болар барысы да 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан барлыкка килде. Биредә элек тә төрле агачлар гөрләп үсә иде, ә төзекләндерелгәннән соң, бульвар танымаслык булып үзгәрде. Анда 200дән артык агач, 4 меңгә якын куак утыртылды, чәчәкләр көзен дә матур. Бульварда велосипедта йөрү өчен махсус юл салынган. 

Якында гына – «Кәҗә бистәсе» метро станциясе. Бульвардан «Гаи­лә» үзәгендәге паркка чыгарга мөмкин. «Кырлай» күңел ачу аттракционнар паркы да юл аша гына.
Бульвар чемпионат уңаеннан төзекләндерелгәнгә, бер читтә футбол уйнаган балалар скульптур композициясе гәүдәләндерелгән. Анда төрле ил исемнәре язылган 32 бетон шар-туп куелган. Бульварның тарихи мәгънәгә ия тагын бер үзенчәлеге – «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә» куелган һәйкәл. Анда Татарстан Президенты да чәчәкләр салырга килгән иде. Бу һәйкәл иле өчен гомерләрен дә кызганмаган журналистларны, тарихны искә төшерә.

Журналистлар дигәннән, озаг­рак басып торсаң, таныш йөзне күрми калмыйсың монда. Танылган язучылар, журналистлар гел шушы юлдан уза. Чөнки «Идел-Пресс» – иң күп татар матбугаты тупланган бина. Татарстан китап нәшрияты да биредә урнашкан. 

– Монда үзенә бер рәхәт мохит. Бала белән ял итәргә киләбез. Янәшәдә генә кибетләр. Шәһәр үзәгеннән дә ерак түгел. Шул ук вакытта тыныч. Нинди генә төр агач үсми. Еш кына бирегә фотосессия ясарга киләләр. Мин татар газета-журналларын бик яратып укыйм. Монда еш кына танылган журналистларны очратырга була. Кайчакта бу урынны Журналистлар урамы диясе килә, – ди ял итеп йөрүче Рания Сафина.

Ачылган мәлдә бу урын фестиваль бульвары дип аталган иде. Соңрак аңа дәүләт һәм партия эшлеклесе, КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче сәркатибе Фикърәт Табеев исеме бирелде. 

+ яшеллек, метро тукталы­шына якын, тамак ялгау өчен янәшәдә кафелар бар
– уңайсыз якларын күрмәдем

 автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading