Марат Ринат улы әйтүенчә, бу эштә район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре, хезмәт ветераннары белән беррәттән, “Благодарение” фонды, “Ярдәм янәшә”хәрәкәте активистлары һәм волонтерлар да актив катнаша.
Ярдәм итәргә теләүчеләрнең саны артканнан арта. Волонтерлар саны соңгы вакытларда 800 гә җиткән.
– Хәрби операциядә катнашучыларның теләген исәпкә алып, азык-төлек җыелмалары, көндәлек кирәк-яраклар белән бергә, 15 УАЗ автомобиле, җиңел автомашиналар, квадроцикллар, җылыту приборлары, төрле техник әсбаплар илттек, - ди Марат Ринат улы. Татарстан шефлыгындагы шәһәрләргә үзе дә әледән-әле гуманитар ярдәм илтә барган кеше буларак, район җитәкчесе хәрби операциядә катнашучыларга ниләр кирәген яхшы белә. Хәрби хәрәкәттә катнашучыларга гына түгел, аларның гаиләләренә дә төрле ярдәм күрсәтелә.
Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә иң күп ярдәм күрсәткән оешмалар турында сүз барганда, район башлыгы иң беренче чиратта Равил Бикчуров исемендәге фермер хуҗалыгын искә алды. Ул яшәгән Зур Чынлы авылына элегрәк елларда барганым бар иде. Үзгәртеп корулар башлангач, кулдан кулга күчеп, күтәрәмгә калган хуҗалыкның аяныч язмышы турында язганым да булды. Кайчандыр гөрләп эшләп торган Зур Чынлының терлекчелек комплексы инде хәрәбәләр хәлендә калуын күреп, борчылып кайткан идем. Ул чагында “чаң сугучылар” арасында Равил Бикчуров та бар иде. Аннары ишеттем: өстәгеләр туры сүзле фермерны авылдан китәргә мәҗбүр иткән! Хәер, эшләгән кешегә эш табыла. Озак та үтми, тынгысыз фермерның күрше Ульян өлкәсендә арендага җир алып, үз эшен башлап җибәрүен белдем.
“Чын алтын чүплеккә төшсә дә, кыйммәтен югалтмый” дигән гыйбарә Равил Бикчуров кебекләр турында әйтеләдер.
Яңа урында эшләре гөрләп барса да, туган авылының аяныч язмышына битараф кала алмый ул. Авылдашлары гына түгел, районның яңа җитәкчесе чакыруы буенча янә туган авылына кайтып, фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә.
Ул вакытлардан бирле шактый еллар узган инде. Кайчандыр көймәсе комга терәлгән авыл зур кыенлыклар аша узып, бүген яңадан тернәкләнеп килә. Моның өчен никадәр йокысыз төннәр, борчу-мәшәкатьләр кичерүен фермер үзе һәм якыннары гына беләдер. Ә эшләнгән эшләрне саный китсәң, очына чыгарлык түгел. Бүген Чүпрәле районы фермеры Равил Бикчуровның исеме район һәм республика фермерларына гына түгел, Россия күләмендә яхшы таныш. Күптән түгел Мәскәүдә узган фермерлар корылтаенда бетеп баручы авылларны саклап калу юллары турында сөйләгәндә, аның чыгышы берничә тапкыр озакка сузылган алкышларга күмелә.
– Корылтайда ни хакында сөйләдемме? Һәр фермерга кагыла торган проблемалар турында. Җитештергән продукциягә ихтыяҗ бар. Бәяләр гаделсезлеге генә чабуга ябышкан. Бөтен нәрсә айлап түгел, көнләп кыйммәтләнә барганда, ашлыкка, сөткә бәяләр бер урында таптана. Республика авылларында ел саен йөз егермедән артык фермер хуҗалыгы таркала! Уңдырышлы җирләрне эре агрофирмаларга бирү дә үзен акламый. Алардан соң, әрем дә үсми, - дип борчыла Равил Ади улы.
Проблемалары күп булса да, “Бикчуров” исемендәге фермер хуҗалыгында күңел төшенкелегенә бирешергә уйламыйлар. Елдан ел нәтиҗәлерәк эшләргә тырышалар. Соңгы берничә ел эчендә 70 миллион сумлык яңа техника алганнар. Дәүләт программалары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 7 комбайн, авыр йөк машиналары кайтарылган. Һава торышының тотрыклы булмавын исәпкә алып, ике сусаклагыч төзелгән. Җәй көннәрендә 5 сугару агрегаты эшләп тора. Бөртеклеләрне чистарту комплексы, 7 ашлык саклау склады һәм башка төрле биналар сафка баскан.
– Авылыбызда бик тырыш, булдыклы кешеләр яши. Теләсә-нинди эшкә дәррәү тотыну бездә гадәткә кергән. Хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдән беребез дә читтә калмый. Кем нәрсә белән булдыра ала - шулай булыша. “КамАЗ” машинасында эшләүче Нәгыйм Әһлиуллов, Илгизәр Бохараев, Фәрит Шараев һәм Марат Камалов халыктан җыелган кирәк-яракларны Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә инде өч тапкыр илтеп кайтты. Хәрбиләр бездә җитештерелгән карабодайны аеруча ярата. Шуны исәпкә алып, 40 мең килограмм югары сорт карабодай илттек.
Бу кадәресен Равил Ади улы чыннан да бик яхшы белә. Ни өчен дигәндә, үзе дә хәрбиләр янында берничә тапкыр булган. Энесе Рәфыйк Бикчуров хәрби операциянең беренче көненнән башлап, бүгенге көнгә кадәр шунда. Ике тапкыр яраланып, дәваланып чыкканнан соң, янә иптәшләре янында калган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләргә яңарак кына “Батырлык өчен” ордены өстәлгән. Ватанга тугрылык, туган якка мәхәббәт - Бикчуровлар өчен буш сүз генә түгел. Алар моны кылган изге гамәлләре белән раслый.
Фотода: Чүпрәле районы Р.Бикчуров фермер хуҗалыгында эшләүчеләр хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы ярдәмне җибәрергә җыена
Камил Сәгьдәтшин
Комментарийлар