Татарның иң моңлы көйләренең берсе "Шахта". Һәм бу юкка гына да түгел. Туган илләреннән, кадерле кешеләреннән аерылып китеп, чит җирләрдә авыр хезмәт иткән, үпкәләренә генә түгел, күңелләренә дә күмер тузаны утырган милләттәшләребезнең җан авазы, иңрәве аңарда.
Шахтер кия шапкасын,
Кулына тота лампасын.
Сигез чакырым җир астында
Әйе, татарларыбыз иген генә икмәгән, көтү генә көтмәгән, шахталарда күмер дә чапкан, хәтта ул күмер "оя"лары бездән бик еракта булса да. Урал тауларында Пермь якларында да шактый булган андый шахталар. Анда да безнең милләттәшләребез илне җылытыр өчен күмер чыгарган, тормышны яхшырту өчен үзләреннән өлеш керткән.
Татар халкы тырыш уңган булган бит ул, шахтер егетләр дә сынатмаган, тыныч хезмәт батырлары булган. Тукай әйтмешли, "Без тынычта аттан артык эшлибез".Ә бүген аларның оныклары китаплар язып, хезмәт кешесенә милләтебезгә сүздән һәйкәл куя. Исемнәрен күңелләргә уя.
Менә шундый китапларның берсе әле күптән түгел генә Бөтендөнья Татар конгрессында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып тәкъдим ителде. Китапның авторы Данир Закиров. үзе дә шахтер, бу хезмәтне ишетеп кенә белгәннәрдән түгел. 13 ел җир астында эшли, директор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Шуңа да китап тормышчан һәм бик җанлы килеп чыккан.
Апас районында туып-үскән Данир агайга без Пермьдә татар төбәкчеләренең фәнни гамәли конференциясе вакытында бер сокланып шаккатып, тел шартлатып кайткан идек инде.Туксанны ваклап килүче (юк, бабай түгел, егет диясе килә) төз гәүдәле,төгәл фикерле, максатчан ул.
Әле бүген егет исемен күтәреп йөргәннәр (яшь буенча диюем инде) күбесе андый була алмый. Әйтәләр бит картлык аны куып тота алмый дип, дөрес ул. Күз генә тимәсен, исән генә булсын. Татарның мондый уллары булу халкыбыз өчен зур горурлык кына түгел, матур үрнәк тә,. Дилбегәсе профессор Альберт Борһанов булган татар төбәкчеләре арбасында яшьләр дә бар шөкер. Тау мастерыннан башлап, баш фәнни хезмәткәр, техник фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән кеше, Россиянең атказанган шахтеры. энергетигы бит ул. Пермь шәһәре татар милли мәдәни автономиясе җитәкчесе дә. әле.
Быел Пермь каласы үзенең 300 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Китаплар шушы бәйрәмнең анонс елъязмасы шикеллерәк, бик вакытлы дөнья күргәннәр. Аның әһәмиятен Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та ассызыклады.
— Моннан ике ел элек Кузбасста шахтерлар сабан туе уздырган идек. Халыкара сабантуй. Шул вакытта шахтерлар турында китаплар бармы икән дип уйландык. Әйе, аерым җыентыклар чыга тора, ләкин барыбер бер саллы басма кирәклеге көн тәртибенә басты. Ниһаять, менә алар дөнья күрде, - диде ул, шатлыгы белән уртаклашып.
Әйе, китаплар икәү. Беренчесе тарихи вакыйгаларны үз эченә алган булса, икенчесе гомерләрен шахтада уздырган милләттәшләребезгә багышланган.
Данир Галимҗан улы үзе дә бу якларга бик иртә 18 яшеннән үк, Кизел бассейнына акча эшләргә дип килеп чыга. Аңа кадәр Яшел Үзәндә һөнәр училищесын тәмамлаган була. Ерак туганы шул якларда яшәгәнгә. Аңарчы авылдашларының шахтадан кесә тулы акча белән кайтканнарын кызыгып карап торган була. Шахтада нык бәдәнле генә кешләр эшләвен беренче көнне үк аңлап ала һәм аларга карата хөрмәт уяна күңелендә. Шушы хөрмәт, шушы ихтирам әлеге китапларның һәр битеннән сизелеп тора, милләтебез өчен горурлык уята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар