16+

Яңа ел каникулларында нәрсә эшләргә була?

Яңа 2025 елга аяк бастык. Бәйрәм рухы кышкы каникуллар буена дәвам итәчәк әле. Бу көннәрдә балалар һәм өлкәннәр аеруча хыялый, креатив, мавыгучан булалар.

Яңа ел каникулларында нәрсә эшләргә була?

Яңа 2025 елга аяк бастык. Бәйрәм рухы кышкы каникуллар буена дәвам итәчәк әле. Бу көннәрдә балалар һәм өлкәннәр аеруча хыялый, креатив, мавыгучан булалар.

Яңа 2025 елга аяк бастык. Бәйрәм рухы кышкы каникуллар буена дәвам итәчәк әле. Бу көннәрдә балалар һәм өлкәннәр аеруча хыялый, креатив, мавыгучан булалар. Елны матур гына башлап җибәрү, йөзләрегездә елмаю булсын өчен, кышкы каникулларны ничек үткәрергә? Ун көн эчендә эштән һәм укудан яхшы ял итәргә, күңел ачарга мөмкин.
Кая барырга?

Әгәр өйдә нәрсә беләндер шөгыльләнергә теләмисез икән, дүрт стена эчендә генә утырасыгыз килми икән, кызыклы сәфәргә китегез. Моның өчен башка шәһәргә яки илгә зур сәяхәт оештыру мәҗбүри түгел.
1. Шәһәр читендә ял итү - авылга туганнарыгыз яки дусларыгыз янына барырга, саф һава суларга, цивилизациянең күпсанлы уңайлыкларыннан вакытлыча баш тартырга мөмкин. Әгәр мунча бар икән, һичшиксез рәхәтләнеп парланыгыз, узган елгы барлык авырлыкларны һәм уңышсызлыкларны «юыгыз».
2. Бәхетле сан астындагы сәфәр — әгәр сез өйдән ерак китәргә уйламыйсыз, ләкин күңел ачарга телисез икән, бу сезгә кызыклы булачак. Яңа ел каникулларының бер көнендә иртә таңнан үзегезнең бәхетле саныгызны әйтегез. Шул номердагы трамвай-троллейбус, автобуска утырыгыз яки шул сандагы тукталышта чыгыгыз һәм тирә-якта йөрегез. Кайчак үз шәһәрегездә сез белмәгән бик күп кызыклы урыннарны күрергә мөмкин. Фотога төшәргә дә онытмагыз. 
3. Минималь чыгымнар һәм яңа тәэсирләр өчен күрше шәһәрләрне сайланыгыз. Моның өчен берничә көн табарга, каникулларны төрлеләндерергә һәм бәйрәмнәрне тагын да кызыклырак итәргә мөмкин.

Тематик план төзибез
Яңа ел каникулларында нәрсә белән шөгыльләнү турында сәгатьләр буе бәхәсләшергә мөмкин. Әмма гаиләнең башка әгъзалары белән бергә җыелып, зур булмаган план төзү яхшырак. Ул һәркемнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш. Исемлегегезгә мәдәни һәм мәгариф чараларны, актив вакыт үткәрү вариантларын һәм өйдә күңел ачуларны кертегез. Төрле музейлар, театрлар, күргәзмәләр, спорт чаралары һәрберсенең күңеленә хуш киләчәк. 

Үз шәһәрегездә бушлай Яңа ел чаралары турында белешегез һәм сезгә кызыклы вариантны сайлагыз — күргәзмәләр, концертлар, дискотекалар, ярминкәләр һәркемгә ошый.

Ата-аналар өчен иң яхшы идеяләр
Балалар белән каникулларны ничек үткәрергә? Паркка яисә шугалакка барырга, күңел ачарга, кар белән туйганчы уйнарга, чана шуарга мөмкин. Тик каникулларда сәүдә үзәкләрендә күп вакыт үткәрмәгез.Әмма барлык көннәрне дә болай үткәреп булмый. 
1. Кино кичәсен оештырыгыз - алдан ук гаилә белән карау өчен фильмнар-мультфильмнар сайлагыз. Шулай ук төрле тәм-томнар алырга онытмагыз.
2. Кунакка һәм һичшиксез шәһәрнең төп чыршысын карарга барыгыз. Шулай ук бергәләшеп берәр тәмле ризык пешерсәгез була. Татар халык ашларын әзерләсәгез, тагын да ямьлерәк булачак. 
3. Кышкы — шатлыклы, карлы, Яңа ел фотосессиясен оештырыгыз. Профессиональ фотограф хезмәтләренә заказ бирү мәҗбүри түгел. Смартфонга да төшереп убла. Иң мөһиме ракурсларны дөрес сайларга, фонны бәйрәм кәефе белән тулыландырыгыз.
4. Кошлар өчен җимлек ясагыз, хайваннар өчен приютка барыгыз. Бу бик яхшы кешелеклелек дәресе.
5. Аквапаркка барыгыз — кыш көне бу күңел ачу актуальлеген югалта дип кем әйтте?
6. Күбрәк укыгыз - бергәләп яңа һәм яраткан әкият геройлары турында фикер алышыгыз, китаплардан әхлакны эзләгез. Маршмеллоу белән кайнар какао артында кышкы уку аеруча җәлеп итүчән, уңайлы, атмосфералы тоела.

Массакүләм күңел ачу вакытында өйдәге тәртип турында да онытмагыз. Балалар бүлмәсен җыештыруга бер-ике көн багышлагыз, бала белән уенчык, китап-дәфтәрләрне тәртипкә китерегез.

Кышкы каникуллар-яңа мавыгу, хобби эзләү өчен бик яхшы вакыт. Эштән яки укудан буш вакытта сез нәрсә белән шөгыльләнергә теләр идегез, уйлап карагыз. Бәлки, сезнең өчен балалар белән уртак мавыгу табылыр.

Санап үтелгән идеяләрне кулланыгыз, көннәрнең берсендә дә сезгә күңелсезләнергә туры килмәсен!

Лилия Яфизова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading