16+

Яңа Чишмә районы хәрбие махсус операциядәге батырлыклары өчен өч тапкыр бүләкләнгән

Яңа Чишмә хәрби хезмәткәре Алексей махсус хәрби операциядән өченче тапкыр ялга кайткан. Ул махсус хәрби операция зонасында ел ярым хезмәт итә, элек армиядә хезмәт итмәгән булган.

Яңа Чишмә районы хәрбие махсус операциядәге батырлыклары өчен өч тапкыр бүләкләнгән

Яңа Чишмә хәрби хезмәткәре Алексей махсус хәрби операциядән өченче тапкыр ялга кайткан. Ул махсус хәрби операция зонасында ел ярым хезмәт итә, элек армиядә хезмәт итмәгән булган.

Яшь буенча хәрби хезмәткә чакыру кичектерелгән, чөнки татарстанлы «А» категориясе буенча үтмәгән. Өстәвенә, Алексей 18 яшендә әти була, ә аның артыннан гаиләдә икенче бала туа. Ул Түбән Кама агросәнәгать көллиятендә укуын калдырып, башта торак-коммуналь хуҗалыкта машина йөртүче булып эшкә урнаша, аннары ашыгыч ярдәм машиналары йөртүчеләр курсларын үтә һәм Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсенең «03» хезмәтендә эшли башлый.

Мобилизациягә кадәр үк Алексей махсус хәрби операция турындагы яңалыкларны телевизордан күзәтеп торган. Мобилизация башлангач, повестка көткән. Хезмәт итәргә китү карарын ялга кайткан мобилизацияләнгән сыйныфташлары һәм контрактчылар белән аралашканнан соң кабул иткән.

Луганскига килгәнче биш көн Екатеринбургта, аннары Ростов өлкәсендә өйрәнүләр уза. Алексей элемтә гаскәренә эләгә, анда 3-4 ай элемтәче булып хезмәт итә. Төркем белән элемтә линияләрен ремонтлаганнар. Аннары татарстанлыны машина йөртүче итеп куялар. Ул «Урал» машинасында складлардан азык-төлек, башка кирәк-яракларны үзенең элемтә бригадасына ташыган.

«Без хәрби элемтәчеләрнең «элемтәсез идарә юк, элемтәсез Җиңү юк» шигаре белән яшибез. Мөгаен, һәр хәрби үзе хезмәт иткән часть белән горурлана торгандыр», – диде ул.

Хәрби хезмәткәр махсус хәрби операция зонасындагы батырлыклары өчен ике медаль белән бүләкләнгән булган. Шушы көннәрдә хәрби частьтән хәбәр итүләренчә, кыска ялыннан килү белән аңа өченче бүләк – II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медален тапшырачаклар. Калган хәрбиләр бүләкләрен тантаналы тезелештә алган, ә Алексейның медале әлегә командирда саклана.

Алексей Яңа елны Яңа Чишмәдә хатыны һәм балалары, әти-әнисе белән каршы алган. 3 гыйнварда ул кабат махсус хәрби операция зонасына китә.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Ольга Иванова катнашында әзерләнде.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading