16+

5 мең сум – бензин, 5 мең сум – түләү... Барып җитеп булырмы сиңа, Мәскәү?

Татарстанда әле 500 авылга асфальт яки вак таш түшәлгән юл сузылмаган. Ел саен йөзләрчә чакрым юл төзибез һәм төзекләндерәбез инде, югыйсә.

5 мең сум – бензин, 5 мең сум – түләү... Барып җитеп булырмы сиңа, Мәскәү?

Татарстанда әле 500 авылга асфальт яки вак таш түшәлгән юл сузылмаган. Ел саен йөзләрчә чакрым юл төзибез һәм төзекләндерәбез инде, югыйсә.

Фермага килә, авылга юк

Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләгәнчә, быел 210 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган. М-12 тизйөрешле автотрассасы кысаларында, Алабуга районы территориясендә Чулман елгасы аша күпер, шулай ук Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган юл төзелә. Әлеге эшләр 2024 елда тәмамланачак. М-12 автотрассасының 142 чакрым өлеше Татарстан аша уза, юлны тулысынча төзеп бетерү 2024 елга билгеләнгән. “Имин сыйфатлы юллар” федераль проекты ярдәмендә 283,7 чакрым юл норматив хәлгә китерелгән.

- Быел 16 фермерлык хуҗалыгына, 16 бакчачылык ширкәтенә һәм 5 балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерына асфальт юллар кертелде. Торак пунктларда 380 урам юлы яңартылды. Республиканың һәр районында ел саен 2-3 авылда юл төзелә, ләкин 500 авылга грунт юл гына бара әле. Башта авылга керә торган юлга вак таш түшәп тору, ә соңрак асфальт юл сузу алымын да кулланабыз, - диде Фәрит Хәнифов.

Казан – Мәскәү арасы

“Автодор” дәүләт компаниясе идарәсе рәисе урынбасары Геннадий Жилин сөйләгәнчә, хәзер М-12 тизйөрешле автотрассасын актив рәвештә төзү бара. Чувашиядән Татарстанга тоташкан урында юлның 150 чакрым өлеше тапшырылды.

- М-12 автотрассасы файдалануга тапшырылгач, автомобильдә Мәскәү – Казан арасын 6 сәгать 30 минутта узып булачак, ә хәзер моның өчен 12 сәгатьтән артык вакыт кирәк. М-12 тизйөрешле автотрассасында “Авария комиссарлары” хезмәте эшләячәк, юлның Татарстан аша узган өлешендә 6 экипаж йөреп торачак. Авария комиссарлары юл һәлакәтләренә юлыгучыларга медицина ярдәме, ватылып калган машиналарга техник ярдәм оештырачак. “Авария комиссарлары” хезмәте бушлай, - диде Геннадий Жилин.

15 ноябрьдә М-12 “Восток” тизйөрешле автотрассасының 7нче этабында хәрәкәт ачылды инде. Ул – 82 чакрым. Аның 10 чакрымы Чувашиягә, ә 72 чакрымы Татарстанга туры килә. Участок Казан-Буа-Ульян юлындагы юл-транспорт чишелешеннән Чабаксар-Сурское трассасына кадәр бара.

- М-12 тизйөрешле автотрассасыннан Казаннан Мәскәүгә кадәр юл узган өчен ничә сум түләргә туры киләчәк? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

- М-12 автотрассасының файдалануга тапшырылган 153 чакрымлы бер участогында җиңел автомобильләрдән 780 сум түләү алына. Мәскәү-Казан арасындагы юл әле тулысынча төзелеп бетмәде, бәя игълан ителмәде, хәзер хисаплаулар бара. Ничә сум буласын әлегә белмим, - дип җавап бирде Геннадий Жилин.

Мәгълүматларга караганда, М-12 тизйөрешле автотрассасында Мәскәүдән Арзамаска кадәр юл узган өчен 2 800 сум түлиләр инде. Юл төзүдә катнашучылар “сер”не ычкындырганча, М-12 тизйөрешле автотрассасында Казаннан Мәскәүгә кадәр ара узган өчен 5-6 мең сум түләргә туры киләчәк. Бензинга – 5 мең сум, юл өчен янә 5 мең сум түләсәң, шактый кыйммәт чыга әле бу М-12.

М-12 тизйөрешле автотрассасын төзи башлаган вакытта Казан-Мәскәү арасын җиңел автомобильдә узган өчен 1700 сум тирәсендә акча түләргә туры киләчәк, дип әйтелгән иде. Бәя җиңел автомобильләр өчен шул чамада билгеләнер, дип өметләник. Бу очракта әле Мәскәүгә барып кайту турында уйларга була.

 Казан кышка әзер

 Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләгәнчә, Казанда 22,7 миллион квадрат метр территория җыештырыла. Быел мәйдан тагын 570 мең квадрат метрга арткан. 21,36 мең тонна реагент һәм 70,7 мең тонна тоз-ком катнашмасы хәстәрләнгән. Кар 7 эретү камерасына китерелә, тәүлегенә 15600 кубометр кар эретелә. Башкалада 28 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган. Горький шоссесына янәшә юл төзелә, аның Несмелов урамыннан Аракчино бистәсенә кадәрге участогы тапшырылды. Вознесенский трактының Гвардия урамыннан Жиңү проспектына кадәрге участогы төзелеп бетте.

 —Җиңү проспектыннан М-7 автотрассасына кадәрге 8 чакрым юл төзелешенә әзерлек чаралары күрелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казанда 4 күпер төзекләндерелде. Назарбаев урамында яңа күпер сафка бастырылды. Серов урамында яңгыр сулары агу өчен торбалар сузыла, әлеге урамдагы сазлык бетерелә, сазлык урынында парк барлыкка китереләчәк. Юл оешмаларында машина йөртүчеләр һәм тракторчылар 80 мең сум, ә эшчеләр 47 мең сум хезмәт хакы ала. Юл оешмаларына кадрлар кирәк,-диде Игорь Куляжев.

 Фәрит Хәнифов әйткәнчә, Вознесенский трактының Җиңү проспектыннан М-7 автотрассасына кадәрге өлешен төзеп бетерү өчен тагын 20 миллиард сум финанс чыганаклары сорала.

 Федераллар ышандыра

 “Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге юллары федераль идарәсе” федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев әйтүенчә, җәйге чорда Татарстан территориясендә федераль юлларның 60 чакрым өлешендә төзекләндерү үткәрелгән.

 —Федераль автотрассаларны кышкы чорда җыештыруга 407 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Тоз-ком катнашмасы әзерләп куелды,-диде Илдар Минһаҗев.

 “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов та кышкы чордагы эшчәнлеккә әзерлектә килүләрен әйтте.

 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading