Хәзер авылларда сугым вакыты. Башта каз-үрдәк өмәләре үтсә, хәзер эре терлек суя халык.
Шул көннәрдә күршемнең хәлен белергә дип авылга шалтыраттым. Сүз уңаеннан күптән түгел эре мал чалуларын әйтте. Әмма чалучыны үз авылыбыздан таба алмагач, күрше авылдан чакыртканнар икән, өч ир-ат килеп 4500 сумга терлекне эшкәртеп биргәннәр. Бик шатландык, бик шатландык дип өстәде. Чөнки авылда хайван чалучыны акчага да табып булмый икән!
Моннан 15 еллар элек тә сугымчыларга чират тора идек. Алар да терлек чалырга бәйрәмгә барган кебек киләләр иде, ә акча эшләргә дип түгел. Бүген 500 ләп кеше яши торган авылдан бер кеше табып булмаганына ис китте. Бу хәл бит күп авылларда шулай икәнен ишеткән бар. Ә күршем шатлыгынып сөйләвен дәвам итте.
Терлегебез бик зур иде, сәгать-сәгать ярымда итле итеп киттеләр ди. Шулай шул, базар шартларында яшибез, җайлашырга кирәк. Шулай да сугымчыларның сирәгәя баруы гына күнелне тырнап тора.
Фәнис Шәфыйков, Әлмәт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар