16+

8 Мартка нәрсә бүләк итәргә: Гүзәл затларны сөендерерлек 10 бүләк!

Россиядә ярыш дәрәҗәсенә җиткән ике бәйрәм бар: Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне.

8 Мартка нәрсә бүләк итәргә: Гүзәл затларны сөендерерлек 10 бүләк!

Россиядә ярыш дәрәҗәсенә җиткән ике бәйрәм бар: Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне.

Халык арасында 23 Февральне ничек каршылыйсың – 8 Март шулай үтәчәк дигән мәзәк тә йөри. Шуңа гүзәл затлар бүләк белән шаярмый. Ә ир-атлар моңа лаеклы җавап бирә алырмы?

Бүләкне ничек дөрес сайларга?
8 Мартка бүләкләр суперкыйммәтле булырга тиеш түгел. Истә калырлык һәм кирәкле әйбер сайлап алу яхшырак. Берничә гомуми кагыйдә бар:
- Таныш булу дәрәҗәсе. Бүләк сезнең якынлык дәрәҗәсенә туры килергә тиеш. Хезмәттәшегезгә, мәсәлән, урын-җир комплектын бүләк итү урынсыз.
- Хобби һәм мавыгулар белән бәйле бүләк алу күңелле. Фотографларга – объектив формасындагы кружкалар, чаңгычыларга чаңгы рәвешендәге брелоклар бүләк итәләр.

- Юмор хисе. Кызыклы бүләкләр тибындагы сайттан нәрсәдер сатып алганчы, үзегезнең һәм бүләк биреләчәк кешенең юмор хисен бәяләгез.
- Финанслар. Якыннарга бүләкләр кыйммәтрәк була, ә хезмәттәшләргә бәя буенча кулай вариантлар сайлыйлар. Тормыш иптәшегезгә – 5, ә коллегага 7 лаләдән торган букет бирелә икән, сораулар туарга мөмкин.
- Социаль статус. Эш урынында мәктәп директорына җиләк-җимешләр һәм шәраб бүләк итәргә кирәкми. Гәрчә ул сезнең өчен директор Лилия Рәшитовна түгел, ә мәктәптә бергә укыган сыйныфташыгыз Лилия булса да.

- Яшь чикләре. Олы яшьтәге ханымга берничек тә парашюттан сикерү өчен сертификат бирү урынлы булмас. Шул ук хәл улыгызның сыйныфташына да кагыла - ювелир бизәкләргә әле иртәрәк булыр.
- Яшәү рәвеше. Еш кына универсаль бүләкләр булып алкоголь санала. Ир-атларга виски, коньяк, хатын-кызларга шампан шәрабы һәм шәраб бүләк итәләр. Ләкин барысы да эчми бит.

Кире бүләк ителә торган әйберләр.
Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көнендә бүләкләр шатландырасы килгәнгә генә бирелми. Шулай кабул ителгәнгә дә эшләнә бу. Ничек уйлыйсыз, кем ешрак кирәксез бүләкләрдән котыла икән?

Әлбәттә, хатын-кызларга ошау катлаулырак: 44,7 процент хатын-кыз бүләкләрне башкаларга бирә. Әйтик, косметика һәм хушбуй, сувенирлар, шәмнәр һәм башка декоратив товарлар. Ә менә кухня кирәк-яракларын, китаплар һәм кием-салымнарны гүзәл затлар үзләрендә калдыра. Ир-атлардан бары 27,2 проценты гына бүләкне кире бирә. Алар еш кына үз-үзләрен карау әйберләреннән һәм сувенирлардан баш тарта.

Гомумән алганда, косметика һәм статуэткалар бүләк итмәү яхшырак булса кирәк. Косметика чаралары да шәхси әйберләргә карый. Шуңа күрә, алдан сөйләшенмәгән булса, алардан баш тартыгыз. 

Популяр бүләкләр. 
8 Март алдыннан сатып алына торган бүләкләр бишлегенә театр-музейларга билетлар, духи, хатын-кызлар эчке киеме, шоколад-конфетлар һәм савыт-саба кергән. Һәм, әлбәттә, 8 Март рестораторларның һәм чәчәк сатучыларның яраткан бәйрәме булып кала.
Ир-атлар, элеккегә караганда күпкә сирәгрәк, ювелир һәм бүләк сертификатлары сатып ала башлаган. 

Чынлыкта нинди бүләк телиләр?
Иң теләгән бүләкләр - гаджетлар. Акча да – бик көтелгән бүләк. Чит илгә юлламалар һәм Россия буенча сәяхәтләр шулай ук бу өчлектә.
Ә соңгы елларда исә бүләкне алдан сөйләшеп куеп, ягъни хатын-кызның теләвен башкарып алу модага кереп бара икән. Монысы инде башка тема...

Лилия Яфизова
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading