Ялның диңгездә үтүе бик яхшы инде ул. Әмма уртача хезмәт хакы алучыларга диңгез һавасы ел саен тәтемәскә дә мөмкин. Улыбызның диңгездә ял итү теләге көчле булганга, быел бөтен чыгым-мәшәкатьләрне читкә куеп торып, ял итеп кайтырга булдык.
Кара диңгезле Абхазиядә беренче булуым гына түгел. Ун ел эчендә бер дә үзгәрмәгән ул. Искитмәле гүзәллек, табигый матурлыгы белән һәркемне таң калдыра торган урыннар бу. Рәхәтләнеп сокланырга, күңелне ял иттерергә мөмкин. Абхазия – бүген Россия туристлары өчен иң кулай ял итү урыннарының берсе булып тора. Монда артык зур сервислар ясап мәшәкатьләмәгәннәр инде. Әмма бу җирдә яшәгән кешеләр табигать байлыгыннан акча эшли белә. Туристлар да берөзлексез Абхазиягә агыла.
Абхаз иле бер килгән кешене бирегә кабат кайтару көченә дә ия, диләр. Җирле легендаларда аңлатылуынча, бу җаннар иле. Монда һәркем үзенең күңеленә хуш килерлек рәхәтлек таба ала. Чыннан да, Кавказ тауларына тоташкан мәгърур таулары, тау елгалары, диңгезе, бу якларда гына үсә торган агач-куаклары, чәчәкләре, гомумән, табигый байлыклары белән җәлеп итә ул. Сокланырга да, карап йөрергә дә урыннар күп биредә. Дөресен генә әйткәндә, Абхазиянең 5 шәһәренә биш көнне аерым багышласаң да була. Рица күле, Яңа Афондагы мәгарәләр, каньоннар, шарлавыклар, СССР Президентларының дачалары, Сухум, Гагра шәһәрләрендәге истәлекле урыннар, гомумән, карап йөрерлек җирләр шактый. Сәламәтлекне ныгыту өчен дә диңгез, данлыклы Пицунданың нарат һавасы гына да ни тора!
Юл
Юл йөрү һәрвакытта да газаплы ул. Җыенып чыгып китә белергә дә кирәк. Өйдә чыкмыйча гына ята башласаң, әле тагы да катырак мүкләнәсең. Бер чыккач, гел чыгасы килеп тора. Бу юлы без самолетта очарга булдык. Моннан 10 ел элек поездны сайлаган булсак, бу юлы уңайлырак та, тизрәк тә барып җиттек. Казан аэропортыннан кузгалган очкычлар безне 2 сәгатьтә 40 минут эчендә Сочи (Адлер) аэропортына китереп җиткерде. Бу яшемә җитеп самолетта беренче очсам да, баланың эмоцияләре минекеннән күбрәк тә булды. Беренче очыш, һавадан күзәтү, болытлар – һәммәсе нык тәэсир итте безгә. Һава транспортында судан башка ашау-эчү тәкъдим итүче булмады. Халык күп. Самолет тулы бала-чагалар. Күкрәк балаларын да курыкмыйча алып баручыларга сокланудан башка сүз юк. Аллаһка шөкер, болай әйбәт кенә очтык. Кайтканда да бернинди көтелмәгән хәлләр булмады. Белгән догаларыбызны укыдык. Юлдагы кешегә караганда өйдәгеләрнең күбрәк борчылганын да белеп торасың. Безнең өчен дә кайгырдылар. Бигрәк тә “политичный” әнигә барасыбызны кичтән генә әйттек. Бер атна алдан әйтсәң, җибәрмәве дә бар иде.
Бәяләргә килгәндә, Казан-Сочи самолетына бәяләр уйнап кына тора. Уртача билетлар 10 мең тирәсе булса, арабызда 6 меңгә килүчеләр дә, 17-23 меңгә кайтып китүчеләр дә булды. Билетларны төрле мобиль кушымталар аша алырга була. Рәсми сайтлардан алу ышанычлырак, билгеле. Безнең барганда багажның мобиль кушымтада күренмәве аркасында бераз гына мәшәкать килеп чыкты. Мобиль кушымталар белән эш итүче авиакомпанияләр белән саграк булырга кирәк. Безгә дә саналмаган багажлар буенча шикаять калдырырга туры килде.
Сочига төшүгә алдан сөйләшенгән микроавтобус безне Абхазиядәге тору урынына кадәр илтеп җиткерде. Билгеле, берничә тапкыр паспорт контроле, тикшерүләр үтәсе бар. Анысы инде бөтен ил чикләрен үткәндә дә башкарыла. Абхазиягә чыгу өчен чит ил паспорты кирәк түгел. Анда Россия паспорты, Россия акчасы белән йөреп кайтырга була. Шунысы бар: анда бернинди электрон акча алмашы юк. Кәгазь акча гына исәптә. Бер-ике супермаркетта картадан түләргә була.
Яшәү
Курорт шәһәрләрендә, бары тик туризмга йөз тотучы бистәләрдә яшәү мәсьәләсе беркайчан да проблема тудырмас шикелле. Аларда һәрбер туристка кунарга урын табылачак. Әмма тору җирен алдан хәстәрләп кую бюджетны планлаштырырга ярдәм итә. Бер көне күпме тора дигән сорауга да җавап бирү кыен. Мәсәлән, без торган җир сезгә ошамаска мөмкин, сезнеке безгә кыйммәткә чыгуы бар. Сервис, диңгезгә бару юлының якынлыгы-ераклыгына бәйле, хәтта бүлмәдәге душ-суыткыч кебек гап-гади уңайлылыкларга бәйле дә тору урынының суммасы үзгәрә.
Гадәттә, уртача бюджетлы кешегә кунып чыгар өчен генә урын кирәк. Бүлмә ул – көне буе диңгездә су коенеп-кызынып, якындагы кафедагы тукланып, йокларга кайту өчен генә. Капризларың күп булса, кыйммәтрәккә дә таба аласың. Әнә диңгездән 5 минутлык юлдагы кунакханәләрнең көне 6 мең ярым тора. Данлыклы “Самшитовая роща” санаториясенең көне аз дигәндә 13 меңнән башлана. Алдан бронь куюның файдасы бик зур. Биредә һәрбер кеше өйләрен туристлар өчен җайлаштырган. Блоктан гына өстәмә бүлмәләр эшләп куйганнар. Махсус кечкенә кунакханәләр эшләп чыгучылар да бар. Без торган 3 катлы йортның һәрбер бүлмәсе ял итәргә килүчеләр белән шыгрым тулы иде. Һәрбер катта юыну бүлмәләре куелган. Кыйммәтлерәк бүлмәләрдә аерым санузеллар, суыткычлар урнаштырылган. Урамдагы ял зонасында ашарга пешерү, шашлык әзерләү, ашау урыннары, уртак суыткычлар булдырылган.
Ашау
Өйдән читкә киткәч, ашау мәсьәләсе дә мөһим. Ашау-эчү хәлләре адәм баласының сәламәтлегенә бәйле була. Сочи якларына сәяхәт итүчеләрнең күбесе ротовирус эләктерүләреннән зарлана. Без бу мәсьәләдән алдан аяк киенеп, баштан ук вируска каршы даруларыбызны эчеп куйдык. Шөкер, 7 кешелек командабыздан бер генә кеше дә чирләмәде. Безне Казаннан оештырып алып чыгып киткән гидыбыз Фәрдилә Ярулллина бу мәсьәләгә бик җитди карады. Сүз уңаеннан, аңа безнең бу сәфәребез буенча рәхмәттән башка сүз юк.
Нәрсә ашадыгыз, ничек тукландыгыз дип сораучылар күп. Гадәттәгечә, ял урыннарында кафеларда тукланырга да, үзең дә пешереп ашарга була. Без ике мөмкинлектән дә файдаландык. Гомумән, ач калу куркынычы юк. Шунысы бар: ризыкны күп алмаска. Биредә порцияләр шулкадәр зур, туклыклы. Бездә кафеларда ризыкны алай өеп бирмиләр. Бигрәк тә Абхазиядәге бәягә.
Ашаганда аш белән икенче ризыкны бергә алу бөтенләй кирәк түгел. Туклану өчен бер төрле ризыкны ашап кую да җитә. Иртәнге-төшке ашларны 500-700 сумга ашап чыгарга була. Җиләк-җимеш бәяләре бездәге кебек үк. Әмма үзләрендә өлгергән әллә ничә төрле инжир, слива кебек җиләк-җимешләрен, сыр-чикләвекләрен бик яратып ашадык. Әлбәттә, Абхазиянең аш тәмләткечләре, аларның хуш исләренә битараф калып булмый. Күчтәнәчкә аш тәмләткечләре, чәйләр төядек.
Туристларга киңәшләр
1. Илгә кергәндә Россия һәм чит ил паспортларыннан файдаланырга мөмкин. Беренче вариантны сайлау яхшырак: Россия паспортына чик аша чыгу турында билге куелмаячак. Әгәр соңыннан Грузиягә җыелсагыз, чит ил паспортында абхаз билгеләре белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин.
2. Һәр Абхазия шәһәрен карап чыгуга ким дигәндә бер көн бүлеп бирергә кирәк.
3. Сәяхәт өчен иң яхшы вакыт майдан октябрьгә кадәр, шул ук вакытта су коену сезоны да ачык. Әмма июль азагы – август башы иң яхшы вакыт санала. Көтелмәгән яңгырлар булмаганда, биредә һәр көн ял итү өчен кулай.
4. Кәгазь акча белән түләргә кирәк, электрон акчаны куллана алмаска мөмкинсең.
5. Элемтә мәсьәләсендә, биредә җирле операторлардан яңа номер алуың хәерлерәк. Болай һәрбер кафеда бушлай вай-файдан файдалана аласың.
6. Сезнең ял урыны диңгезгә якын урнашкан булса яхшы. Абхазиядә бөтен җирдә диярлек матур, әмма диңгезгә ярты сәгать барып җитү кемгәдер кыенлык тудырырга мөмкин.
7. Россия полисын үзегез белән алып барыгыз. Әгәр дә сез авырсагыз, анда күрсәтелгән телефонга шалтыратыгыз һәм нәрсә эшләргә кирәклеген сорагыз. Җирле хастаханәдә безнең полис белән бушлай ашыгыч ярдәм алырга мөмкин. Иң мөһиме – кирәкле даруларны үзегездән калдырмагыз.
8. Күпчелек очракта абхазлар бик аралашучан һәм кунакчыл, рус телендә сөйләшәләр. Илнең теләсә кайсы шәһәрендә үзегезне үзегездәге кебек хис итәчәксез. Шунысы бар: абхазларның сабырлыгына, кабаланмыйча яшәүләренә бераз ияләшергә туры киләчәк.
9. Абхазия артык зур капризлы туристны кабул итмәскә мөмкин. Монда акча бик кечкенә мәсьәләгә әйләнә. Күңел матурлыгын тоя белүчеләр, табигатьне аңлаучыларга бирегә бармыйча калырга ярамый.
Фотолар шәхси архивтан
Комментарийлар