Кышның көйсезлеге урманда яшәүче җанварларга нинди йогынты ясавын белештек.
Узган декабрь ае бигрәк көйсез булды. Кинәт кенә коточкыч салкыннар китереп сукты да, һич көтмәгәндә 4-5 градуска кадәр җылытты.
Кар көртләрен “ашап” яңгыр да яуды әле. Ай ахырында суыта төшсә дә буранлады. Язны хәтерләткән җылы көннәрдә гомеренең һәр көне табигать шартларына бәйле урмандагы кыргый җәнлекләр, хайваннар “буталып”, йокыларыннан уянмадылармы икән дигән шик тә туды.
Ни дисәң дә, Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгында, ягъни Лаеш урманнарында аю яшәгәнлеге тәгаенләнде, урманчылар әйтүенчә, кышларга да шунда калган булса кирәк.
Кара көзгәчә урман сукмагында эз төшергән аю Саралан участогыннан беркая да китмәгән икән, җылы көннәрдә уянып, якындагы Атабай, Татар Сараланы авылларына юл алса нишләргә? Авыллар тирәсендә, олы юл буйларында көтүләре белән йөрүче кабан дуңгызларының сәер сәфәрләре дә ешайды. Яхшы хәлме бу? Әллә саклык чаралары күрергә кирәкме?
Урман “вәзгыят”ен белешергә теләп, андагы һәр үзгәрешне махсус дәфтәргә теркәп баручы тыюлык хезмәткәре Евгений Прохоров белән элемтәгә кердек.
–Аюны бер йоклагач, уяна дип беләсезме? Керпе белән йомраннар кебек мондый гына җылыларны тоймый да ул, язга кадәр йоклый! Ә менә янутсыман этләр (еновидная собака) уянырга да мөмкин. Алар йокыга бик сизгер. Һава температурасының нольгә тигезләшүе дә җитә. Ике-өч градуска җитеп җылыттымы, өннәреннән уянып, кар өстенә чыгалар. Йөриләр-йөриләр дә суытуга кабат ятып йоклыйлар. Безгә алар Ерак Көнчыгыштан килеп кергәннәр иде, климатка җайлашып, әйбәт кенә яшәп киттеләр, үрчиләр дә кебек, – ди Евгений Прохоров.
Тыюлыктагы һәр җанвар исәптә. Янутсыман этләрнең дә өннәре билгеле.
– Аларның 5 өнен тәгаен күреп беләбез. Тыюлыкта якынча 8 баш яши, куелган камералардан, эзләреннән санап чыгарылган исәп бу. Аяклары кыска булгач, кышын уянсалар да өннәреннән әллә ни ерак китә алмыйлар, аларга кардан йөрүе авыр. Быел тыюлыкта бүреләр дә күренми, кабаннар да кимеде. Соңгыларын үз авырулары кырды, – ди 26 ел буе тыюлыкны җитәкләп, бүген фәнни хезмәткәр вазыйфасын үтәүче Юрий Горшков.
Татарстанда шакаллар күренүе экологларны да сагайта. Евгений Прохоров дәлилләвенчә, Кавказда, Урта Азиядә яшәүче шакаллар Краснодар, Ростов чикләрен узып, безнең якларга килеп ирешкәннәре Чүпрәле, Буа, Кайбыч якларында күренгән.
– Кама Тамагының Теньки авылы янында да аучы дустым шакал аткан иде. Тыюлыкка да килеп чыгарга бик мөмкиннәр... Ләкин алардан курыкмаска кирәк, аю булсынмы, бүреме, шакалмы, Татарстанда бер генә кешенең дә кыш уртасында урмандагы киек җәнлекләрдән зарар күргәне дә, мондый очракларның 100 елга бер мәртәбә теркәлгәне дә юк. Бүреләр август аенда гына активлаша: балалары үсә төшкәч, ана бүрегә ашарга ит табуы авырлаша. Узган гасырның сугыш елларында Киров өлкәсендә бүреләрнең 10 яшькә кадәрле балаларга ташланганын беләм. Монысы да миңа мәгълүм бердән-бер очрак, – дип аңлата Евгений Прохоров.
Кабаннарның юл буена, кешеләр яшәгән җирлекләргә якынаюнда да усаллык күрми урман хезмәткәрләре.
– Беренчедән аларга кыш көне йөрүе җиңелрәк, – дип аңлата Юрий Горшков. –Икенчедән, бүре белән төлкеләр – үләт базына, ә кабаннар чүплекләргә килә, фермалар, сарай тирәсеннән иген иснәнә – җан асрарга азык кирәк бит. Юл буйларында да азык табуы җиңелрәк.
Урманчылык оешмаларында киек җанварларны махсус урыннарда ашату оештырылган. Ә менә тыюлыктагы һәр җан иясе кырыс табигать шартларында, ягъни кеше затының ярдәменнән башка яши: үз авыруы белән авырый да, яшәргә дә җайлаша, азыгын да үзе таба. Мәгәр җепшек көннәрдә тыюсыз урманнарга керүчеләр алай да сак булыгыз инде, янутсыман эт очрамагае. Сакланганны саклармын дигән Ходай.
Фото: http://kamskoe-ustie.ru
Комментарийлар