– Ана аккошны атканнар. Авылыбыздан ерак түгел генә Кайбыч балык хуҗалыгы, мин шунда эшлим. Күлләренә ел саен аккошлар килә. Быел да күл өсте ап-ак иде! Көн дә су өстенә кереп балык ашатабыз, курыкмыйлар да, безне күзәтеп, җайлап кына йөзәләр. Беркөнне карасак, 5 бәбкә камышлык арасында, әти-әнисез. Әле бер төркемгә барып карыйлар, тегеләре талап җибәрә, әле икенчеләренә барып кушылмакчылар – талыйлар. Йөрәк авырта бит, ике көн күзәтеп йөрдек дә, өченче көнне хезмәттәшем белән судан җыеп алдык боларны. Йодрык кадәрлеләр генә. Әниләре соң басып чыгарган. Хезмәттәшем өчесен алды, мин икесен, – ди Наил Тимергалиев.
Үлем кочагыннан коткарган бәбкәләрне үрдәкләр янына кертеп җибәрә ул. Ике көн ризыкка якын да килмиләр. Өченче көнне дә әле су гына үтә тамакларыннан.
– Үрдәк халкы, чынлап та сер тотмас җандыр ул. Аларга ияләшмичә буламы?! Казлар янына да ябарга була иде, таларлар дидем, болай да күлдә күп кыерсытылдылар. Дүртенче көнне ашый башладылар, ниһаять. Эчкә җылы керде. Капка төбенә кечкенә генә чокыр казып куйган идем, суы тулган, урамга чыккач та шунда йөгерделәр. Су кошына су кирәк инде. Үсәләр әкренләп. Хәзер күлләрдә балык тотабыз, мин аларга дип кесә төбенә кечкенә балыклар салмыйча кайтканым да юк. Яраталар! Капка төбемнән ерак китмиләр. Кадер-хөрмәтне алар да белә. Әле үсәселәре шактый. Җылы якка очып китмәсләр, быелга бездә калырлыр кебек, – ди хуҗа кеше.
Авыл халкын да шул борчый – очып китмәсәләр? Әле аклык та йөгерергә җитешмәгән кара йонлы аккаош бәбкәләре язмышын шәрехлисе килеп, кошлар белгече – орнитолог Илгизәр Рәхимов белән элемтәгә кердек.
– Ана аккошны атсалар да, бәбкәләрне ата аккош ияртеп йөрергә тиеш иде. Ата аккош парыннан башка яши алмады микәнни? Алар мәхәббәтләренә тугърылыклы анысы. Нинди кансызлык бит, зифа аккошларга кемнең кулы күтәрелде икән? Ә бәбкәләре очып китәргә тиешләр, әле октябрь ахырына кадәр канат ныгытырга вакыт бар. Мин үзем кыргый үрдәк йомыркасына юлыгып, аны тавык астына алып кайтып салган идем. Авылда. Тавык басып чыгарды, баштарак ияртеп йөреп үстерде. Очып китмәделәр бугай дип кышын тавыклар белән кетәклеккә ябып куйдык. Ноябрьдә авылга кайткач, тавыкларны ишегалдына чыгарган идем, үрдәкләрем күкне күрүгә пырылдап очып менеп китмәсеннәрме. Карап калдык. Ә менә аккош бәбкәләрен үстерергә дип өенә алып кайтып китүче кешегә ихластан рәхмәт, – ди Илгизәр Рәхимов.
Комментарийлар
0
0
Кин күңелле кешеләр күбрәк булсын иде)
0
0