16+

Алкоголь һәм аның кеше организмына йогынтысы

Спиртлы эчемлекләр күп кенә бәйрәм һәм кичәләрнең түрендә була, ул кәефне күтәрү өчен кирәк, дип уйлап хаталаналар.

Алкоголь һәм аның кеше организмына йогынтысы

Спиртлы эчемлекләр күп кенә бәйрәм һәм кичәләрнең түрендә була, ул кәефне күтәрү өчен кирәк, дип уйлап хаталаналар.

Кайбер кеше тизрәк йокыга китү яки авыр эш көненнән соң ял итү өчен алкоголь кабул итә. Ләкин спиртлы эчемлекләргә мондый ялгыш караш сәламәтлек белән зур проблемаларга китерергә мөмкин.

Алкогольнең куркынычсыз дозасы юк. Алкоголь – нинди генә эчемлек рәвешендә һәм нинди генә күләмдә булса да – организм өчен агу.

Алкоголь куллангач кешенең организмы белән нәрсә була?
Иң авыры бавырга туры килә. Нәкъ ул этанолның куркынычсыз матдәләргә таркалуын тәэмин итә: әмма алкоголь аз күләмдә (30-50 мл) кергән очракта гына. Еш һәм күп итеп кулланганда бавыр спиртны эшкәртә алмый башлый һәм ул аңа төзәтеп булмаслык зыян сала.

Этанолның үзенчәлеге шунда, ул бик тиз канга сеңә һәм бөтен организмга тарала. Спирт молекулалары кайда да үтеп керә ала, шул исәптән баш миенә дә. Ми үзәкләренең эше акрыная, игътибар югала, хәтер бозыла. Организмның барлык мөһим органнары һәм системалары, шул исәптән психика «җәфа чигә».
Этанол эритроцитларны – барлык орган һәм тукыманы кислород белән тәэмин итә торган кан күзәнәкләрен җимерә.

Моңардан бигрәк тә баш мие зыян күрә. Мәсәлән, 100 грамм аракы эчкәннән дә 8000гә кадәр нейрон үләргә мөмкин. Һәлак булган тукымалар ми эчендә череп таркала башлый, иртән баш авыртуның сәбәбе шуннан була. Халык телендә андый халәтне махмыр дип атыйлар. 

Эчкечелек кешенең йөз-кыяфәтен бизи дип тә әйтеп булмый. Тән тиресе иртә картая: корый, сыгылмалылыгын һәм тыгызлыгын югалта.

Спиртлы эчемлекләр белән мавыгу симерүгә һәм шешенүгә китерә. Андый эчемлекләр калорияле санала, чөнки еш кына аларның составы (алкоголь төренә карап) шикәр, чүпрә, кыяклы игеннән тора. Шулай ук алкоголь аппетитны ача, һәм бигрәк тә сыра эчкәндә кабымлык итеп артык тозлы, югары калорияле сәламәт булмаган продуктлар куллану гадәткә кергән. Алкоголь кабул иткәннән соң бик нык шешенү исә аның озак вакыт үзенә су молекулаларын җыеп тотуы сәбәпле хасил була. Шул ук вакытта кешенең тамагы кибә: бер карасаң, организмда су бар, ләкин ул кирәкле урында түгел.   

Алкоголь турында киң таралган ялгыш фикерләр
Алкоголь яхшы йокларга булыша.
Бу – дөрес ысул түгел. Йокы алдыннан кабул ителгән алкоголь нерв системасына йогынты ясый, һәм чыннан да йокыга китүне җиңеләйтә, ләкин шул ук вакытта тиз йокы фазасын (бу вакытта баш мие ял итә) кыскарта. Йокы җиңелчә һәм өзек-өзек була. Нәтиҗәдә төнге ялның гомуми вакыты кыскара, шуңа күрә көндез баш авырта, арыганлык, хәлсезлек, ярсучанлык барлыкка килә һәм эшкә сәләтлелек кими. 

Алкоголь ял итәргә булыша һәм кәефне яхшырта.
Алкогольнең депрессант булуы исбатланган: ул баш миенең химик балансын боза һәм канда стресс гормоннары күләмен арттыра. Кыска вакытка дофамин («шатлык гормоны») эшләп чыгарылганнан соң организмда тетрагидроизохинолин матдәсе хасил була, ә ул дофамин бүленүен туктата. Болар депрессив халәтләр барлыкка китерә. Даими рәвештә алкоголь кабул итүче кешеләр еш кына я күңел төшенкеленә бирелә,  яисә ярсучан, тиз кызучан һәм агрессивка әйләнә.

Ничек алкогольдән башка яши башларга?
Әгәр алкогольдән организмга нинди зур зыян килүен аңлагансыз икән, аңардан мөстәкыйль рәвештә баш тартып була. Бу уңайдан табиб-наркологтан берничә киңәш:
- Үз алдыгызга максат куегыз.

Әгәр эчүне ни өчен ташларга теләвегезнең анык максаты булмый икән, димәк, барысы да юкка. 
- Якыннарыгыз һәм дусларыгызга ниятегезне хәбәр итегез.

Янәшәдә ярдәм итәргә әзер кеше була икән, бу ышаныч һәм этәргеч өстәячәк.
- «Юк» дип әйтергә өйрәнегез.
Әгәр сез ниндидер тантанага таныш түгел кешеләр янына җыенасыз икән, алар ягыннан басымга әзер торыгыз. Үгетләүләргә бирешмәс өчен, аларга җавапны алдан ук уйлап куегыз. Әдәпле, ләкин каты итеп баш тартырга кирәк. Аклану урынсыз – сез берни дә аңлатырга тиеш түгел.

- Алкогольдән ял алыгыз.
Алкогольдән ике атнага отпуск алыгыз, аннары – бер айга, аннан соң – ике һәм шулай дәвам итегез. Алкогольгә толерантлыкның (сизгерлек) ничек тиз кими баруын күрерсез. 

- Алкогольне алкогольсез эчемлекләргә алыштырыгыз.
Алкогольсез эчемлекләр дөньясы шул кадәр кызыклы һәм төрле, анда сез бернинди проблемасыз күңелегезгә хуш килерлек альтернатив мөмкинлекләр таба алачаксыз. 

- Яңа хобби һәм шөгыльләр табыгыз.
Бу кыска вакытлы (мәсәлән, ял көннәрендә) сәяхәткә йөри торган туристик клуб, бию, кул эшләре студиясе, спорт секцияләре (һ.б.) булырга мөмкин.

- Психологик һәм эмоциональ киеренкелекне спиртлы эчемлекләрсез җиңәргә өйрәнегез. 
Йога, бию, медитация, мунчага бару, йөзү һ.б. Һәркем үзе өчен ял итү чыганагын таба ала. 

- Ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз.
Бушлай эшли торган 8 800 2000 200 «кайнар линия»сенә шалтыратырга һәм белгеч белән сөйләшергә яки психолог, психотерапевт, наркологка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading