16+

Аллаһы Тәгалә дә һәр кешегә «камера»ларын куйган

Ике як җилкәбездә, яхшы һәм яман гамәлләребезне язып торучы фәрештәләрдән тыш, тагын сакчы фәрештәләр дә бар, диләр.

Аллаһы Тәгалә дә һәр кешегә «камера»ларын куйган

Ике як җилкәбездә, яхшы һәм яман гамәлләребезне язып торучы фәрештәләрдән тыш, тагын сакчы фәрештәләр дә бар, диләр.

Аларның вазифалары нидә? «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:

– Алар, исеменнән үк күренгәнчә, Аллаһ ярдәме белән, кешеләрне саклап торалар. Әмма ләкин язмыш килсә, алар инде чигенә. Намазга соңга кала язганмын, кемдер шул вакытта исемемне әйтеп уятты, берәү фәләненче каттан егылып төшкән, бернәрсә дә булмаган, дигәннәрен ишеткәнегез бардыр, менә шул сакчы фәрештәләр эше инде ул. Иртә һәм кич синең яныңда булган фәрештәләр дә була әле. Көне буе синең белән булган фәрештә, икенде намазы кергәч, күккә менеп китә, аның урынына кичкесе килә. Алардан Аллаһы Тәгалә, минем бәндәмне кайда калдырдыгыз, дип сорар. Берсе иртәнге намазын, икенчесе икендене укып калды дияр.

Болардан тыш изге урыннарга килә торган рәхмәт фәрештәләре бар. Зекер әйтелә, Аллаһ искә алына торган мәҗлесләрне эзләп йөрүче фәрештәләр барлыгы да билгеле. Алар шул урыннарда кунып калырлар һәм күккә күтәрелгәннән соң, Аллаһ алардан, кайда булдыгыз, дип сорагач, мәҗлестә булдык, анда утырган кешеләр җәһәннәмнән котылуны, урыннарын җәннәттә кылуны сорадылар, дип җавап бирерләр. Аллаһы Тәгалә
аларга, шаһит булыгыз, мин аларны гафу иттем, ди.

Димәк, фәрештәләр Аллаһның ярдәмчеләре дә. Коръән-Кәримдә алар турында: «Аллаһы Тәгаләнең бөтен әмерен үтиләр, бернинди итагатьсезлек кылмыйлар», – диелә. Аларның саны бик күп. Пәйгамбәребез, мин мигъраҗ кичәсендә һәрбер дүрт бармак саен фәрештәләрнең Аллаһны зекер итеп торганын күрдем, күкләр аларның күплегеннән шыгырдап торды, ди.

Кайберәүләр космоска очтылар, анда бернинди дә фәрештәне күрмәделәр, ди. Аллаһы Тәгалә аларны безнең күзебездән яшерде. Ике як җилкәбездә булганнарын да күргәнебез юк. Әмма күренмәгән әйбер юк дигән сүз түгел. Кешедә акыл дигән нәрсә бар, тик без аны күрмибез. Кешенең җаны да күренми, әмма без аны инкарь итмибез. Кыскача әйткәндә, без – мөселманнар, фәрештәләрнең барлыгына ышанырга тиешбез. Ни өчен дигәндә, алар кыямәт көнендә безнең шаһитларыбыз булачак, чөнки безнең гамәлләрне күреп язып бардылар.

Соңгы вакытта кибетләргә камералар куела башлады. Халык моны белеп, үзен тәртипле тотарга тырыша. Шуның сыман Аллаһы Тәгалә дә һәр кешегә «камера»ларын куйган. Алар безнең гамәлләрне күзәтеп тора. Кыямәт көнендә кеше, юк, мин ул гөнаһны эшләмәдем дип әйтә алмый, чөнки аның гамәл дәфтәренә барысы да теркәлеп бара. Аларын исә ике як җилкәбездәге фәрештәләр яза.

Дилбәр Гарифуллина
әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading