16+

«Җаны чиста булмаган кеше өендә дә, шәһәрендә дә чисталык булдыра алмый»

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара.

«Җаны чиста булмаган кеше өендә дә, шәһәрендә дә чисталык булдыра алмый»

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы бара.

Марат Кәбир, язучы:


– Авылдан шәһәргә килеп төшкәндә, борынга газ исе тула торган иде. Хәзер шәһәр һавасы чиста, ләкин Казанның үзәгеннән читтәрәк урнашкан кварталларда чүп-чар күзгә ташлана. Парклар төзек һәм пөхтә. Чиста булган җирлек ул кешене “тәрбияли” дисәң дә ярый, андый урыннарда төпчек яки чүп ташлау да оят. Уфа да, Казан да чиста булсын, килгән чакларда бер-беребездән сокланып кайтыйк.

Нәҗибә Сафина, шагыйрә:


– Җаны вә күңеле чиста булмаган кеше өендә дә, шәһәрендә дә чисталык булдыра алмый. Шөкер, Казан төзек һәм матур. Тик күпкатлы йортлар араларындагы кишәрлекләрдә чүп-чар аунап ята. Зур эшләрне ил җиңә, дип әйтәләр бит. Җыйнулашып өмәләрдә катнашыйк, яшәгән урыннарыбызның чисталыгына ирешик. 

Эльвира Вәлиева, журналист:


– Язны сагынып көтеп алабыз. Кар астыннан чыккан чүп-чар гына күңелне әрнетә. Авыл халкы йорт тирәсендә чисталык саклауга нык игътибарлы, кызганыч, шәһәрдә бу сыйфат җитеп бетми. Идарәче компанияләр дә ишегалларын җыештыруга җитәрлек таләпчән түгел шикелле. Эт йөртүчеләр паркларда, мәктәп яннарында эт тизәге калдырмасыннар иде.

Рөстәм Баһаветдинов, хезмәткәр:


– Казанның үзәк өлеше чиста, ләкин шәһәр читенәрәк киткән саен, агачлыклар чүпле. Кешеләр арасында җавапсызлар да бар шул, чүпне юл читенә яки яшеллеккә генә ташлыйлар. Чүп туплау мәйданчыкларын каплаулы итеп ясау кирәктер, бәлки. Җил көнкүреш чүпләрен агачлыкларга һәм ишегалларына тарата. Казанлылар өмәләрдә актив катнаша, бу сөенечле күренеш.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading