16+

Әти-әни исерек, йоклап ята, өй тулы дуңгыз балалары...

Бер-ике көн элек бер танышым киңәш сораган кебек язды.

Әти-әни исерек, йоклап ята, өй тулы дуңгыз балалары...

Бер-ике көн элек бер танышым киңәш сораган кебек язды.

“Балаларым кадеремне белми, өстемә акыралар, бәйрәм белән котлаганда да, теләмичә генә котлыйлар, хәл дә белешмиләр. Бигрәк уңайсыз миңа, елап та алам, оныкларым белән дә сирәк очрашам, аралаштырасылары килми...” дигән.

Зинһар, гаепләмә, дустым, язганыма. Исемеңне куймыйча язам. Синең кебек әниләр очрый, үзем күргәнем бар хәтта мондый хәлләрне. Берсендә шулай анасына улы арты ертылганчы акыра бит инде, түзмәдем, тегене уздырып, үзем акыра башладым теге "маңка сарыкка". Өч көн тавыш чыкмады, карлыгып йөрде тамагым, тавыш ярыларым өзелә, ертыла язды...

"Кайда дөрес тәрбия бирә алмадым, кайда моментын ычкындырдым икән?" ди теге танышым. Эх, белсәң иде икән ул момент, чикләрне!
Урыс авылында бер ел укытырга туры килде. Укучыларыма "Моя мама" дигән темага сочинение язарга бирдем. Бер баланың әнисе көн саен исерек иде.

Хәлләрен белешергә өйләренә барып кергәч тә, күзләрем дүрт булды: әти-әни исерек, каткан караватта икәү йоклап ята, өй тулы дуңгыз балалары, ана дуңгыз да шунда. Теге кыз, бәбкәм, өзелеп төшәрдәй нәзек куллары белән "буржуйка" миченә утын тутырып маташа, янында энесе ипи катысы кимереп басып тора... Ул пычраклык, өстәл өсте... Әле дә язганда күземә яшьләр килә... Бишенче сыйныфта укый иде ул кызчык. Үзе сөйләнә балакай, энесен юата: "Вот затопим печку, погреемся", – ди... 

Шул баланың әнисе турында язган сочинениесен укыгач, тыела алмыйча елаган идем. "Моя мама самая красивая, самая лучшая. Я ее очень люблю. Мама нас тоже любит. Она вкусно готовит. Я хочу, чтобы она никогда не пила водку. Когда вырасту, я стану продавцом магазина. Если мама придет в магазин за водкой, я ей не дам. И она перестанет пить", – дип язган. Хәзер дә күз алдымда шул сабыйның язуы. Белешәм әле ул баланың хәлләрен. 35 еллар буе бер дә очраганы булмады, бер районнан үзе... Мөгаен, үзе дә әнидер... Үткәннәреннән гыйбрәт алып үскәндер...

Ни өчен язам бу хәлне? Парадокс бит: күпме көйләп-чөйләп, аныңча гына, акчага чумдырып, өф итеп, бер нәрсәдә дә "отказ" бирмичә үстерәсең, бала аза бара. Ә мин язган төсле очракта, әнисенә ябышып, аны кызганып, яклап үсә.

Нинди киңәш бирдең танышыңа, дип сорарсыз, дусларым... Үзеңнең кадереңне бел, үзеңне яратырга өйрән, үзеңне дөрес куя бел, алтын урталыкны югалтмаска тырыш, дидем. Нәрсә әйтә алам соң мин үз яшемдәге ханыма, утыздагы балаңның күтенә каеш кирәк дипме?! Хәзер генә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек орлыклары салып булмый инде аның күңеленә, ситуацияне үзгәртергә соң.

Шуңа күрә үзеңә ничек уңайлы, шулай яшәргә, бу күңелсез уйларны башыңнан алып ташларга, гел шуны уйлап, сөйләп, киресенчә, син хәлне мөшкелрәк ясарга да мөмкинсең... Килер шундый вакыт, Аллаһ Тәгалә Үзе аңлатыр, ярдәм итәр, күңелләренә миһербанлылык, рәхим-шәфкатьлелек салыр. Тик сорый белергә генә кирәк...

Ирина Хәмидуллина
Чистай 
Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

17

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading