16+

Атка печән кем салыр?

Чыгарылыш класс укучылары һөнәр сайлый бүген. Берәүләре, максат куеп, нинди генә юл белән булса да, үзләре сайлаган уку йортына керергә тели, икенчеләре, «Баллар белән кайда үтәбез, шунда тукталабыз», - дисә, тагын бер төркем, уенын‑чынын бергә кушып, «Акча нәрсәгә җитә инде», - ди.

Атка печән кем салыр?

Чыгарылыш класс укучылары һөнәр сайлый бүген. Берәүләре, максат куеп, нинди генә юл белән булса да, үзләре сайлаган уку йортына керергә тели, икенчеләре, «Баллар белән кайда үтәбез, шунда тукталабыз», - дисә, тагын бер төркем, уенын‑чынын бергә кушып, «Акча нәрсәгә җитә инде», - ди.

Кайчандыр яшьләр уку йортын һөнәргә бәйләп эзли иде, хәзер укып бетергәч, кем буласын карарбыз әле, дигән фикер алга сөрелә. Эшче һөнәрләр яшьләрне кызыксындырмый диярлек. Шул ук вакытта бүгенге көндә Казанда гына (уртача хезмәт хакы 20 000 сум) 230 пешекче кирәк, Татарстанда 1200 машина йөртүче җитми. Авылларга исә ветеринарлар, агрономнар һәм кайда да кирәкле була белгән булдыклы егет-кызлар кирәк.

Сүзебез соңгылары турында. Әле күптән түгел генә Балтач районында булып узган мөселман балалар Сабан туе кысаларында, «Һөнәрчеләр шәһәрчеге» оештырылган иде. Мәктәп укучылары үзләренең һөнәрләрен Президент Рөстәм Миңнехановка, килгән күпсанлы кунакларга күрсәттеләр. Алар тәгәрмәч ямый, тегү тегә, хәтта кызлар калайдан бизәкләр кисә, сыер сава, шунда ук машина ясаучылар, сабын ясау осталары, электр белән эретеп ябыштыручылар. Күргәзмәгә сөт-каймаклар белән килгән кыз балага Президент: «Син иң яхшы килен», - дип бәя бирсә, калайдан кисеп көненә ике почта әрҗәсе ясарга сәләтле кызларны: «Сезнең инде һөнәрегез бар», - дип үсендерде. Балаларның аңлы-белемле булып үсүләре бик куандыра, ә эшкә куллары ятып торучы егет-кызлар үзләренә карата хөрмәт, горурлык хисләре уята.

Әлеге уңайдан Балтач районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева белән очрашып сөйләштек.

- Алия Юнысовна, күргәзмәне күреп сокландык, бу балалар һәр эшнең асылын аңлап, үз куллары белән тотып эшлиләр, беркайчан да, беркайда да югалып калмаслар. Аларны инде һөнәрле дияргә була. Районда бу эш ничек башланган иде?
- Эшче һөнәрләргә балаларны җәлеп итүне иң элек «World Skills» кысаларында башлап җибәргән идек. 2015 елда проф­ориентация буенча 1 миллион сум грант та оттык. Бу акчаны район мәктәпләре арасында бүлеп, аларга күтәрелеп китәргә ярдәм итә алдык. Мәктәп баланың яраткан эшен табып бирергә бурычлы. Без бу эшне балалар бакчасыннан ук башлыйбыз. Тәҗрибә мәйданы итеп район үзәгендәге бер бакчаны һәм берничә авылның балалар бакчасын алдык. Биредә һәр баланың профориентация буенча паспортын булдырдык. Бала кече яшьтә нәрсә белән кызыксына, нинди уеннар уйный - бу аның киләчәктә нинди һөнәр сайлавына тәэсир итә. Танышларыбыз арасыннан гына барласак та, без моңа бик күп мисал китерә алыр идек. Без булдырган паспортта да баланың нәрсә белән кызыксынуы, нинди уеннар уйнарга яратуы языла. Шул ук паспорт белән ул мәктәпкә килә. Район мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен һөнәр юнәлеше буенча мәктәп алды лагерьлары эшли. Мисал өчен, бала нәрсәдер утыртырга, үстерергә ярата икән, без агроном чакырабыз, балалар аның белән осталык дәресләре үтәләр, мәктәп бакчасында нидер утырталар. Түбән классларда алар укытучы да, шәфкать туташы да булып карыйлар. Югары сыйныфка күчә барган саен, профориентация лагерьлары төрле юнәлешләргә бүленә. Районда эшләүче җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында да атнага ике тапкыр һөнәр юнәлеше көннәре үтә. Алар анда сабын ясарга да өйрәнәләр, чәчтарашханә дә оештыралар. Бу алар өчен бердән, мавыктыргыч булса, икенчедән, файдалы да. Нәрсәгәдер өйрәнеп тә калалар.

- Сезнең төп максат һөнәр сайлауга юнәлеш бирүме, әллә зур тормышка әзерләүме?
- Күпчелек вакытта әти-­әниләр балаларына югары белем бирүне максат итеп куялар да, хезмәткә өйрәтүне икенче планга калдыралар. Югары белем биреп кенә баланы бәхетле итеп булмый. Һөнәрле кешенең киләчәге бар, ул беркайда да югалмый. Вакытында өйрәтмәсәң, бала бөтенләй хезмәттән бизә. Акыл һәм физик хезмәт бер-берсен тулыландыра гына. Хезмәт баланы мөстәкыйльлеккә, сабырлыкка, үз эшеңнең нәтиҗәсен күрергә өйрәтә.

- Мәктәп темасын кузгатабыз икән, Бердәм дәүләт имтиханнарын да читләтеп үтә алмыйбыз. Югары классларда әти-әниләр балаларына берни эшләтми, иң мөһиме: имтиханнарына гына әзерләнсеннәр, диләр. Гомумән, Бердәм дәүләт имтиханнарына карата сез нинди фикердә?
- Бала бер имтихан биреп югары уку йортына керә ала икән, минемчә, бу начар түгел. Иң элек чыгарылыш имтиханнары, аннан соң уку йортына керү имтиханнары - бу берничә тапкыр стресс дигән сүз. Эшне җиңел итеп тә, авыр итеп тә башкарырга була. Бердәм дәүләт имтиханнарын гамәлгә ашыручылар балаларга, әти-әниләргә аны авыр эш итеп күрсәтеп, тискәре караш тудыралар икән, аны җиңеп чыгу да катлаулана. Ә инде эзлекле рәвештә мәктәп программасын үзләштереп барган бала өчен моның бер катлаулыгы юк икәнен аңлатсак, нәтиҗә дә үзен көттерми.

- Алия Юнысовна, әңгәмәбез һөнәр турында барды. Укытучы һөнәре бик хөрмәтле һөнәрләрнең берсе дибез, шул ук вакытта җәмгыятьтә укытучыларга мө­нәсәбәт элеккеге дәрәҗәдә түгел кебек.
- Мин алай дип әйтмәс идем. Укытучы һәрвакыт - шәхес. Безнең Мәгариф министрлыгының төп фикере - мәктәптә очраклы кешеләр булырга тиеш түгел. Укытучы стандарты дигән документ гамәлгә керә. Ул укытучының бөтен юнәлештә дә эрудицияле һәм үсештә булуын күрсәтергә тиеш булачак. Минем үземнең нәсел шәҗәрәмдә 38 укытучы бар. Балаларым да шушы һөнәрне сайлый икән, мин бик шат кына булырмын.

Язма башында әйтеп үткән идек, әлеге күргәзмә мөселман балалар Сабан туе кысаларында үтте. Нигәдер шушы урында «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» дигән шаян сүз искә төште. Электән авылларда яшәп торган әхлак‑әдәп тәрбия­ләре сакланып килсә, атка печән салырга да, намаз укырга да кешесе табыла икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading