16+

Автобус көтеп өшим инде

Гыйнвар һәм февраль айларының 27-30 градус салкыннары шактый күңелсез хәбәрләр китерә. Казанда 17 кеше аяк-кулларын өшеткән, шөкер, үлүчеләр юк.

Автобус көтеп өшим инде

Гыйнвар һәм февраль айларының 27-30 градус салкыннары шактый күңелсез хәбәрләр китерә. Казанда 17 кеше аяк-кулларын өшеткән, шөкер, үлүчеләр юк.

Транспорт хезмәте күрсәтү дә сизелерлек начарланды. Урамда иртәнге якларда 30ар минут автобус көтү очраклары бар. Кешеләр, эшкә яки укуга соңга калмас өчен, юлга берәр сәгать алдан чыгарга мәҗбүр. Мэр Илсур Метшин «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә казанлыларның җәмәгать транспортының начар эшләвеннән зарлануларын әйтте, ашыгыч чаралар күрергә боерды.
Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков аңлатма биргәнчә, шәхси эшкуарлар карамагындагы 19 нчы, 28 нче, 62 нче һәм 69 нчы маршрутларда график бозылган. Ачык һавада торганлыктан, автобусларның двигательләре кабынмаган, шунлыктан, иртәнге рейсларга аларның 60-70 проценты гына чыга алган. Автобусларның 52 нче һәм 75 нче маршрутларында да хәлләр мактанырлык түгел, тукталышта шактый озак «биергә» туры килгәли. «ПАТП-2, ПАТП-4, һәм «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиеләре салкын көннәрдә дә техниканы рейсларга тулы составта чыгардылар. Пассажирлар йөртүнең 80 проценты әлеге предприятиеләргә төшә», - диде Айдар Камил улы. Инженер-техник хезмәткәрләр ачык һавада торган автобусларның двигательләрен төннәрен берничә мәртәбә эшләтеп ала башлаганнар. Автобуслар өчен кышкы чорга исәпләнелгән ягулык-майлау материаллары кайтартылган. «Ачык һавада 25 градус салкынлыкта автобус эчендә 10 градус җылы булуы таләп ителә. Трамвайда һәм троллейбустагы температура тыштагы һавадан 20 градуска югарырак булырга тиеш», - диде Айдар Абделхаков.
Җәмәгать транспорты эшчәнлегенә кагылышлы фикер-тәкъдимнәрегезне 275-30-50 «кайнар элемтә» телефоны аша шәһәр башкарма комитетының транспорт комитетына җиткерә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading