16+

Ахырзаманда илләр су өчен сугышыр, ди

Дини китапларда “ахырзаманда илләр су өчен сугышыр”, дип язылган.

Ахырзаманда илләр су өчен сугышыр, ди

Дини китапларда “ахырзаманда илләр су өчен сугышыр”, дип язылган.

Әбием Әминәнең: ”Кешеләр ерактан су күреп йөгерерләр. Ләкин, ул су түгел, ә агып яткан алтын булыр”, - дип сөйләгәннәре сабый чакларның хатирәсе булып калган.

Politico газетасы хәбәр иткәнчә, су кытлыгы Европа берлеге илләре арасында низаг китереп чыгарырга бик ихтимал. Европа бүген Җир йөзендә климатның кискен җылына баруына әзерлектә түгел. Европа комиссиясе Европа берлеге илләре хөкүмәтләрен климатның үзгәрешенә әзерлекне тизләтергә чакыра. Еврокомиссия документында искәртелгәнчә, су кытлыгы ашамлыклар җитештерүгә, инфраструктурага, икътисадка һәм кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырачак.

Су өчен бәхәсләр күзәтелә инде. Испаниядә корылыктан зыян күргән Каталония күрше Арагон төбәгендәге елга агышын үзенәрәк күчерүне сорый. Тик арагонлылар моны теләми. Франциядә узган ел халык Хөкүмәтнең сусаклагычлар төзү планына каршы чыккан. Французларның бу гамәлен мин “авыл акылым” белән аңлый алмыйм. Сусаклагычлар төзү – яхшы ният бит, югыйсә. Тунис дәүләтендә, мәсәлән, сусаклагычлары стратегик әһәмияттәге гидротехник корылма санала. “Җиде елга җитәрлек су запасыбыз бар”, - дип, горурланып сөйләгәннәр иде безгә. Тунисның күп өлешен чүлләр тәшкил итә, ком “җәяүле буран” кебек ага. Таудан чыккан чишмә суы берәр чакрым агып бара да, чүл комнарына сеңеп юкка чыга. Бу күренешләр кызык та һәм шомлы да. 

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының география факультетының океанология кафедрасы өлкән укытучысы Сергей Мөхәмәтов әйтүенчә, Дөнья океаны өслеге температурасының күтәрелүе тизлеге арта баруы Җирдә климатның колачлы җылынуына этәрәчәк. Суның җылынуы океанның күтәрелүенә, димәк, су басуларга китерәчәк. Мәгълүм булганча, балыклар салкын канлы, ә суның җылынуы балыкларны үтерәчәк. Шушы урында “ахырзаманда диңгезләрдә балык калмас”, дигән сүзләр искә төшә.

Европада 2000 елдан башлап экстремаль эсселек күзәтелә. 2023 елда Европаның көньягында һава температурасы 46 градуска кадәр җиткән. 
Россиянең табигать министры Александр Козлов “Восток” поляр станциясе белгечләре өйрәнүләренә нигезләнеп, “планета бозлык чорлары арасында тора, җылы климат әле тагын 10 мең ел сакланачак”, ди. Ун мең елдан соң яшәячәк кешеләрне кызганып куйдым. 

Африка һәм Америка халыкларының корылыктан, эсселектән, сусызлыктан качып, Россиянең Идел буйларына күченәчәк, дигән фаразларны да ишеткәнем бар. Африкада һава температурасы 70 градуска кадәр күтәреләчәк, ди.

Борынгы бабаларыбыз белән әбиләребезгә бүген Татарстан дип аталган җирлеккә килеп төпләнгәннәре өчен рәхмәт! Җирнең “җәннәт” шикелле уңайлы урынында яшибез. Урманнар, елгалар һәм күлләр, табигатьнең гүзәл фасыллары, дисеңме?!. Җир тетрәүләр, җимергеч давыллар, колачлы су басулар юк. Татарстанда 854 гидротехник корылма исәпләнә.

Республика Хөкүмәте башлангычында әлеге корылмаларга капиталь төзекләндерү үткәрелә. Кызганыч, безгә әле экологик җаваплылык җитми. Елгалар һәм күлләр буйларына чиләкләп кенә түгел, ә машинасы белән чүпләр ташлыйбыз. Мондый ахмаклыкны туктатасы иде. Татарстанда да чишмәләр корый, инешләр саега бара. Бездә су бетмәс-бетүен. Әмма, табигатькә карата шапшаклыгыбыз суларның эчәргә яраксыз хәленә китерүе дә мөмкин, ләбаса.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading