16+

Бала белән сәяхәт итү өчен нинди ташлама бар?

Балалар белән сәяхәтләрнең мәшәкатьле генә түгел, гаилә бюджеты өчен чыгымлы да булуын яхшы беләбез.

Бала белән сәяхәт итү өчен нинди ташлама бар?

Балалар белән сәяхәтләрнең мәшәкатьле генә түгел, гаилә бюджеты өчен чыгымлы да булуын яхшы беләбез.

Шуңа күрә Гаилә елында «Балалар белән сәяхәт» акциясе уйлап табылган.  Аның кысаларында купеда бару өчен 15 процент ташлама каралган. 

Ташламага ия булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? 
17 яшькә кадәрге балага һәм аны озата йөрүчеләргә юл документларын рәсмиләштерергә.  Әмма бер төркем чикләүләр бар: 
•    бер заказда дүрт кешедән күбрәк булмаска тиеш (5 яшькә кадәрге, аерым урын алмаган балалар кертелми); 
•    акция ерак араларга йөри торган купелы поездларга гына кагыла;
•    бару вакытлары - 1 марттан 31 майга һәм 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр. 

Россия тимер юлларының башка акцияләре
•    10 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк мәктәп укучыларына плацкарт вагоннарда һәм ике катлы поездларның купеларында бару өчен 50 процент ташлама; 
•    «Бәхетле каникуллар» - 10-17 яшьлек балаларга ерак араларга йөри торган поездларга 50 процент ташламалы билетлар. Сәфәрне 5 марттан башлап рәсмиләштерергә, ә ялга 1 июньнән 31 августка кадәр барырга мөмкин;
•    “Зур гаилә” - өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә Россия буйлап сәяхәт итүгә 15% ташлама. Моның өчен “РЖД Бонус” программасында катнашырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading