“Әниләр марафоны” аша таныш булган Динара Әхмәт оештырган “Әниләр клубы”ның чираттагы очрашуына кызыксынып килдем. Дөресен әйтим, үзем өчен яңалык булырмы, кызыклы фикерләр әйтерләрме, дигән уйлар да булды.
Гадәттә, фикердәшләр җыелган урында, уртак темага сөйләшүләр оештырыла. Казаныбызның нәкъ үзәгендәге Каюм Насыйри урамындагы Муллин йортындагы узган әлеге чарада фикер алышу да, сорауларга җаваплар да тыңладык.
Тәҗрибәле әниләр, психологлар балаларыбызга милли тәрбия бирү серләре белән уртаклаштылар. Шактый кызыклы спикерлар чакырылган иде. Иң ошаганы – аларның буш сүз сөйләмичә, үз тәҗрибәләре белән уртаклашуы булды. Бер очрашуда күпме кызыклы фикер ишетеп, күптән күрешмәгән танышлар белән дә очрашып, аралашып кайттык. Татар телевидениесенең дәү әнисе Әлфинур Хисаминың бөтен татар балалары турында гына сөйләп калмыйча, ә үзенең игезәкләрен үстергән вакытларын да искә алды.
– Безгә иң әүвәл татар булу белән горурлыкны кузгатырга кирәк. Шуның белән тәрбияләргә кирәк. Без татар авылында, татар гаиләсендә үскән балалар. Адәм баласы тәртипле тәрбияле булса, калганы үзеннән-үзе килә дип уйлыйм мин. Шул авыл мәктәбендә укып-чыгып киттек. Казан театр училищесына 187 кешедән 18 кешене сайлап алдылар. Барысы да – дәү әнинең теләкләре. Безнең әти-әниләр эштә булды. Без дәү әни тәрбиясендә үстек. Ул безне аш-су әзерләргә дә, керләр юарга да, кеше белән аралашырга да өйрәтте, – дип сөйли Әлфинур апа.
Дәү әнинең сүзләрен бишек җырлары турындагы сөйләшү дәвам итте. Шиһабетдин Мәрҗани мәчете каршында эшләп килүче “Ислам мәдәнияте” үзәге оештырган “Яңа бишек җыры” бәйгесендә гран-при алган Ландыш Фазуллинаның “Бәхет кошым” җырына төшерелгән клибы белән дә таныштык. Шул җырны төшергәндәге катнашкан гаиләнең үзенең тәҗрибәсе кызыклы булып чыкты. 5 бала әнисе, уңган хуҗабикә, профессиональ алып баручы Дилүзә һәм Ленар Мисбаховлар гаиләсенең тәрбия мәсьәләсендә үз фикере бар.
– Татарлыгыбыз гаиләдән башлана. Балалар белән ил буйлап сәяхәт итәбез. Без татар көйләрен тыңлап йөрибез. Үзебез үрнәк тә күрсәтергә тиешбез, – дип сөйли алар.
Аксубай районы Түбән Татар Майна авылыннан килгән Гөлүсә һәм Рафыйк Насыйровларларның яшәү рәвеше, бала үстерү тәҗрибәләре шулай ук күңел кылларына кагылды. Алар үзләренең 4 кызларын һәм 1 ир баланы тәрбиягә алып үстергән. Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияче булып эшләгән Гөлүсә ханымның бишек җыры шулай ук “Яңа бишек җыры” бәйгесендә беренче урынны яулаган. Чарага алар гаиләләре белән килгәннәр иде. Мәктәп директоры, авылда имам вазифасын да алып баручы Рәфыйк абыйның милләтне, гаиләне алга этәрүче фикерләре белән уртаклашты.
– Авылның формасы бар. Шул форманы эчтәлек белән баетсаң, ул мәхәллә яши, миллилекне саклый. Бөтен авыллар да мәхәлләнең калыбында булса да, аларның күбесендә эчтәлек юк. Шуңа ул авылда миллилекне саклап булмый, – ди Рафыйк абый.
Гомумән, кайсы гына чыгыш ясаучы булмасын, алар татар гаиләсендәге тәрбия темасының үзенчәлекләренә тукталдылар. Психолог Гөлназ Галиева исә мәрхәмәтлелек төшенчәсенә, үз-үзеңне үстерү, ярдәм итешү, балаларга карата игътибарлырак булу кирәклеге турында басым ясап сөйләде.
– Балага 30 минут булса да вакыт табу мөһим. Бернигә карамастан бала белән сөйләшү өчен буш вакыт калдыру кирәк, – дип белдерде Гөлназ Галиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар