16+

Балаларны вакытлыча «биреп тору» файдалымы, яисә кидшеринг нәрсә ул?

Җәйге каникулга чыккач, ике кызым да әле – бер, әле икенче көнне үзләренең дус кызларын кунакка дәшә башлады.

Балаларны вакытлыча «биреп тору» файдалымы, яисә кидшеринг нәрсә ул?

Җәйге каникулга чыккач, ике кызым да әле – бер, әле икенче көнне үзләренең дус кызларын кунакка дәшә башлады.

Аннан соң үзләре үк аларга кунарга барырга ярыймы дип рөхсәт сорый башлагач, бу кунакка йөрешкә нокта куярга булдык. Ә алар үпкәләп: "Әни, бу яңа тренд бит. "Кидшерринг" дип атала. Син генә булырсың инде, берни аңламыйсың", дип әйтә башлады. Ни генә булса да, минем өчен, беренче чиратта, балалар иминлеге мәсьәләсе мөһимрәк. Кеше баласы кемгә кирәк... Шуны төшендерергә тырыштым кызларыма. Ә шулай да моңарчы колагыма ишетелмәгән яңа сүзнең мәгьнәсен аңлар өчен интернет актарырга булдым. 

Күпчелек әти-әни (шул исәптән мин дә) балалар һәрвакыт "күз алдында" булырга һәм, әлбәттә, өйдә йокларга тиеш дип саный. Ләкин кайбер психологлар әйтүенчә, “кунак гаилә”дә яшәп алу һәр балага социаль үсеш элементы буларак файдалы имештер. 
Үз акылында, сау-сәламәт булган әти-әнидә үзләренең газизләрен башка гаиләгә вакытлыча “биреп тору” теләге туарга мөмкинме? Әлбәттә, сәер сорау. 
Әлеге "кунакка йөрешүләр" турында психолог, укытучы Гөлгенә Әнәс кызы Хәбибрахманова белән аралашабыз. 

– Кайбер илләрдә кидшеринг дигән юнәлеш инде күптәннән популяр: баланы вакытлыча башка гаиләгә "биреп торалар". Хәтта социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр дә булдыралар. Сүз уңаеннан, бездә дә кидшеринг яңа хәрәкәт кысаларында түгел, ә туганлык бәйләнешләре дәрәҗәсендә күзәтелә. Әйтик, җәйге каникуллар вакытында авылга кунакка кайтуны гына алыйк. Әгәр дә туганнарыгызның улы яки кызы сезнең балаларыгыз белән бер үк яшьтә булса, аларның кунакка кайтуы бәйрәмгә әверелә.

– Баланы кунакка җибәрергә карар итүчеләр булса, нинди киңәш бирер идегез?
– Мондый "алмашу"га барганчы, мин баланың әзерлеген бәяләргә киңәш итәр идем. Чит кешеләр белән аңа уңайлымы? Яңа шартларга җайлашыр өчен вакыт кирәк булырмы? Шик-шөбһәләр туган очракта, балагыз кунакка барырга тиешле кешеләр белән алдан ук сөйләшегез. 
Чит балаларны үзегезгә кунакка чакыргансыз икән, өегезнең асты-өскә килүен дә истә тотыгыз. Балалар шуклыгына күнеккәнсез икән, моның бер авырлыгы да тумаячак. Шуңа күрә аларның нәрсә белән шөгыльләнәчәген алдан ук уйларга кирәк: кино караячаклармы яки өстәл уеннары белән мәш киләчәкләрме. Үзегез дә уйнагыз. Онытмагыз, хәзерге балаларга тере аралашу җитми, димәк, уен аша аларның дусларына әверелегез. 
Баланы башка гаиләгә кунакка җибәрү социализация һәм мөстәкыйльлек формалаштыру өчен файдалы булачак. Бу балагызның кешеләр белән аралашу, аларга күнегү хисен арттыра һәм ахыр чиктә аның тәртибен тикшереп карау өчен яхшы чара. Улы яки кызының төрле гаилә традицияләре һәм кагыйдәләре белән очрашуы аралашу һәм шәхесләр арасындагы мөнәсәбәтләр төзү тәҗрибәсен формалаштыра.
Кунак гаиләдә бала үзе өчен яңа тәртип белән очрашачак һәм яңа эмоциональ киңлек белән танышачак. Үсмер бу тәҗрибәдә гаиләнең һәр әгъзасының психологик чикләре, кешеләрнең шәхси үзенчәлекләрен аңлау һәм буйсыну осталыгы белән очрашачак.
Мондый тәҗрибә әти-әнигә дә бала белән аралашу һәм тәртип кагыйдәләрен системалаштырырга мөмкинлек бирә.

Илгизә Галимова.


– Шәһәрдә яшәүче әти-әниләр өчен бу бик актуаль. Без шәһәр читендә яшибез, биредә беркемебез юк. Эштә тоткарланып калсак, балаларны күршеләребез мәктәптән каршы ала. Без эштән кайтып җиткәнче кызларыбыз аларның балалары белән уйнап тора. Ял көннәрендә бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Бик җайлы, әлеге гаиләне бик яхшы беләм, ышанырга була. 

Халидә Гафурова:

– Иремнең ике сеңлесенең уллары да авылда үсте дип әйтсәк була. Бер энебез хәтта балаларым артыннан миңа "әни" дип эндәшә башлады. Авылда егетләр печән өяргә, бәрәңге чүбен утарга өйрәнде. Гөрләп яшәдек. Хәзер ул егетләр буй җитте инде. Сирәк кайталар. Ә шулай да балачак, яшьлек елларын искә алып, көлешәбез. Бала үстерүебез юклык заманына туры килсә дә, рәхәт яшәгәнбез икән дип уйлап куям. Хәзер урамында бала-чагасы да калмады. Кунакка кайтулар да сирәгәйде. 

Марат Гайнуллин:
– Балачакта минем өчен икетуган апаларыма кунакка бару зур бәйрәмгә әверелә иде. Тик шәһәргә барыр өчен өйдәге эшләрне бетерергә тиешмен. Моннан тыш, сез шешә җыеп тапшырган чакларыгызны хәтерлисезме? Бер шешәне 12-20 тиенгә сатып, шәһәргә булачак сәяхәтем өчен акча юнәтә идем. Әйбәт бит: шешәләр дә урам тутырып аунап ятмый, сиңа да ниндидер файда. Бер атна бер апамда, икенчесендә башка апаларда кунакта булам. Аларның балалары белән әвәрә киләбез. Аннан соң алар безгә кайта. Артур исемле энемнең кыланмышларын әле дә көлеп искә алабыз. Шикәр комы ярата иде ул. Балачакта авылга кайткач, чәенә кашыклап шикәр комы тутыра. “Чү, болай баллы чәй эчәргә ярамый” дип тә әйтеп карый өлкәннәр. Әмма үз туксан туксан икетуганымның. “Бөтен писугыгызны ашап бетермичә китмим”, дип тик тора. Шуннан писүк короленә әйләнеп калды ул. Кунакка йөрүдә начарлык күрмим, тик, минемчә, бу бик якын туганнар арасында гына булырга мөмкин. Чит кешегә баламны ышанып тапшыра алмыйм. 

Социологлар күзәтүе буенча, Россиядә яшәүче әти-әниләр нигездә балаларын туганнары яки яхшы дусларына кунакка җибәрергә әзер. 

АКШта ата-аналар күршеләре белән кооперативларга берләшәләр һәм чиратлап балаларны карыйлар. Моның өчен махсус сайтта теркәлергә, өйнең иминлеген тикшерүчеләрне чакырырга кирәк, һәм шуннан соң гына чит балаларны үз янына чакырырга мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

1

1

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading