Күптән түгел татар төбәкчеләренең бер төркеме Белорус җирләрендә булып кайтты. Сәфәребез бу җирлеккә татарлар килеп утыруының һәм Ислам дине таралуының 625 еллыгына багышланган иде.
Скопировать ссылку
Күптән түгел татар төбәкчеләренең бер төркеме Белорус җирләрендә булып кайтты. Сәфәребез бу җирлеккә татарлар килеп утыруының һәм Ислам дине таралуының 625 еллыгына багышланган иде.
Белорус җирендәге озын сәяхәтебездә милләтебез өчен горурлану хисләре белән йөрдем.
Ярый әле, татар булганмын!.. Бу гыйбарәне еш кабатлыйм. Төгәлрәге, талантлы, уңган-булган, игелекле, тырыш һәм тагын шундый асыл сыйфатларны үзенә күпләп җыйган милләттәшләребезне күргән саен.
Хәтәр барда татар бар
Белорус җирендә беренче татарлар турындагы мәгълүматлар XIV гасыр башына ук карый. Бөек Литва кнәзләре Алтын Урда татарларының батырлыкларын, оста сугышчы булуларын белгәннән соң хәрби хезмәткә чакырган. Татар җайдакларын зур замоклар һәм чикләр янына урнашатырганнар. 1395 елда монда Алтын Урдадан куылган Туктамыш хан да килгән. Яңа Ватаннарында татарлар илнең курку белмәс сакчыларына әйләнгән. Белорусларга тугрылыкка татарларның кылыч белән биргән антлары да билгеле. Туган телләрен югалтсалар да, татар теленең шактый сүзләре белорус теленә дә кереп, аны баеткан, бу җирлекнең топонимикасында сакланып калган.
Ярты Европаны ансат кына яулаган фашистлар Германиясе илебезгә бәреп кергәч, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә татарлар да тыгыз сафлар булып күтәрелә. Татарстанда җиде укчы дивизия, танк бригадасы, аерым инженер сапер батальоны, ике авиация дивизиясе формалаша. Алар составында 130 мең солдат һәм офицер яуга озатыла. Араларында атаклы "Шүрәле" балеты авторы, татар балет сәнгатенә нигез салучы мәшһүр композиторыбыз Фәрит Яруллин (1914-1943) да бар. Витебск өлкәсе Дубровно шәһәре янындагы “Рыленки” мемориалындагы таш плитәгә аның фамилиясе уеп язылган. Бүген Дубровно шәһәренең музыка мәктәбе Фәрит Яруллин исемен йөртә, ишегалдына бюсты куелган, төбәк тарихын өйрәнү музеенда атаклы якташлары белән беррәттән якташыбызга багышланган витрина да бар. Анда композиторның фотосы, “Шүрәле” балетының кулъязма нотасы да куелган. Ни кызганыч, халкыбыз җанын моңландыручы күпме талантлы әсәрләре тумый калган бит инде аның. Ватаны иҗаттан кадерлерәк булган.
“Рыленки” мемориалында 10 меңгә якын совет солдаты җирләнгән. Мәрмәр плитәдә татар фамилияләре дә еш очрады. Рамазан аенда рухлары шат булсын дип, дога кылдык. Чәчләре дә аксыл, күңелләре дә саф, исемнәре дә ак булган белорус халкы үзләрен фашист тырнагыннан азат иткән батырларның исемнәрен кадерләп саклый.
Шклов районы Иске Стайки авылы янында 18нче Казан укчылар дивизиясе сугышкан урында дан билгесе ачылган. Витебск өлкәсе Клин авылында 2009 елда Татарстан хөкүмәте тарафыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган милләттәшләребез истәлегенә дан билгесе куелган. Ә “Багратион” операциясенең башланган Копти авылында Ленин комсомолы исемендәге хәрби мемориал бар. Анда “Идел-Урал” легионы вәкилләренә һәйкәл куелган.
Витебксида Советлар Союзы Герое Михай Шмырев музее бар. Бик күп легионерларның исемнәре шушы музей сайтында мәңгеләштерелгән. Әле язмышлары билгеле булмаганнар да, өйрәнүне-эзләнүне көтеп ятучы милләттәшләребез дә байтак анда. Төркемебезнең компасы – Михаил Черепанов. “Хәтер” китабының баш мөхәррире, бүген дә һәрбер солдатның исеме, җирләнгән урыны билгеле булсын дип тырышып йөрүче, бу изге эшкә гомерен багышлаган фидакарь эзтабар ул. Төркемебезнең җитәкчесе Бөтендөнья Татар конгрессы каршында татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Милли Шура әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясе атказанган фән эшлеклесе, профессор Альберт Борһановның әтисе Әхмәтҗан абзый да шушы Витебск тирәләрендә сугышкан. Ярый әле, батыр солдатка исән-сау туган ягы – Уралына кайту һәм үзе шикелле үк кыю, курку белмәс улның әтисе булу насыйп булган. Альберт әфәнде үзе дә әфганчы, шурави. Күкрәгендәге медальләрен дә санап бетерерлек түгел.
Бу сәяхәтебездә без туган җирдән еракларда Ватан азатлыгы өчен башларын салган милләттәшләребезнең каберләрен дә эзләдек, “Казанские ведомости” гаетасының баш мөхәррире Венера Якупованың әтисенең абыйсы – Әнвәр Якупов һәлак булган урынын таптык. “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире, тарихчы язучы Вахит Имамов Копти авылында якташы Актаныш районы Татар Әҗәби авылы егете Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исеме алдында чал башын иде. 1281нче укчы полкның взвод командиры 1943 елның октябрендә 19 яшендә һәлак була. Белоруссия җирләрендә сугышкан милләттәшләребезнең 14енең батырлыгы шулай югары бәяләнгән.
“Эш күрсәткән ирне ил онытмас...”
Белоруссиянең Минск районы Волковичи зиратында билгесез бер солдат кабере булган. Сугышлар каты барган җирләр бу. Авыл халкы, мәктәп укучылары әлеге каберне чистартып-карап, гөлләр белән бизәп торган, янында пионерга, комсомолга алганнар. Белорус хөкүмәте тарафыннан уздырылган эксгумизация нәтиҗәсе әлеге батырның Казахстанның Гурьев өлкәсендә туып-үскән, яу кырында берүзе ун фашистны юк иткән 28 яшьлек капитан Әдһам Кәримов булуын ачыклаган. Авылда аның исемендәге урам барлыкка килгән, каберендә мемориал ачарга карар кылынган. Тантаналы ачылышына Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та килде.
Ә бу инде өч республика арасындагы бәйләнешләрне ныгытуның әһәмияте хакында сөйли. Тантана Татарстаннан килгән төбәкчеләр күңелендә генә түгел, әлеге авыл мәктәбендә укучы пионерлар күңелендә дә озак сакланыр. Монысы мөһимрәк тә. Кунаклар килә дә китә бит ул. Иманым камил, шушы муеннарына ил байрагы төсендәге галстуклар таккан пионерлар әлеге каберне карап торачак.
Гомумән, Белорус җирендә совет солдатлары, шул исәптән, татар сугышчыларының да батырлыгы кадерләп яд ителә. “Беркем дә онытылмаган, берни дә онытылмый”, – дигән шигарь буенча яшәү һәркайда сизелә.
Ватан шуннан башланган
Брестта безне иң кадерле туганнары шикелле каршыладылар. Бу аңлашыла да. Әлеге крепостьне бер ай дошманга бирми саклаучы батырларның командиры якташыбыз Питрәч районы Әлбәдән авылы егете майор Петр Гаврилов бит! Фашистларны да гаҗәпкә калдырган тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәткән якташыбыз. Исеме Брест ныгытмасы белән янәшә аерылмыйча йөри. Аның кабере дә шунда. Ул үзенең васыяте буенча хәрби дуслары һәлак булган урында, гарнизон зиратында җирләнгән.
Төркемебездә Питрәч егете Миңнур Шәмсетдинов та бар иде. Ул батырның туган авылыннан алган туфракны Петр Гаврилов каберенә салды һәм үзе дә шуннан туфрак алып кайтты. Төбәкчеләр арасында шундый егетләребез булу сөендерә. Ике бала әтисе Миңнур балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияли алса, атаклы полководец Суворовның: “Сугыш соңгы солдатны җирләгәч кенә бетә”, – дигән сүзләренең чынга ашуына бик ерак та калмас, иншалла.
Төбәкне өйрәнүчеләр Белоруссиядә чакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Минскида эшлекле сәфәрдә булды. Ике республика арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү килешүләре төзелде. Димәк, Казан – Минск арасы тагын да якынаячак, ике халык арасындагы дуслык тагын да ныгыячак дип ышынып әйтеп була.
Комментарийлар