Блогер Аяз Шабутдиновның Россиягә аяк басуы була, аны полиция камап ала. Шабутдинов үзен бизнес-тренер дип атый.
Нәкъ менә аны илебездә инфочегәнлек культурасын булдыручы дип санарга кирәк. Бу аңа гына түгел, ә аның тарафдарларына да миллионнар эшләп алырга мөмкинлек бирде, дип хәбәр итә "Рен ТВ" телекомпаниясе.
Аяз Рифат улы 1991 елның 21 октябрендә Ижевск шәһәрендә туган. Малайга өч яшь вакытында әти-әнисе Пермь өлкәсенә (хәзерге Пермь крае) Куеда исемле бистәгә күченә. Шунда ук Аяз мәктәпкә укырга керә. Яшүсмер яхшы билгеләргә генә укыган һәм алтын медаль белән аттестат тәмамлаган.
Булачак бизнес-тренерның әтисе Рифат Рәфкать улы Куединск сыра — консерв җитештерү заводы башлыгы. Аяз Удмурт дәүләт университетына укырга кергән.
14 яшендә үк егет, әти-әнисенең финанс ярдәме белән, авыл халкы өчен күрелмәгән тәм-томнар һәм уенчыклар белән сәүдә итә башлый.
Аяз сүзләренчә, әтисенә бурычын ул бер айдан соң гына кайтарган. Үз көченә ышанып, егет Ижевскка китәргә һәм үзе генә яшәргә карар итә. Кече Шабутдинов интернетта котлау шигырьләре белән сайт булдыра. Шулай ук яшь эшмәкәр тантаналар оештыру белән шөгыльләнә, туйлар, туган көннәр, корпоративлар алып бара.
Аяз кыйммәтле машиналарда дөнья буйлап сәяхәт итә, үзенең туган көненә артистларны чакыра.
Күптән түгел егетне суд карары нигезендә ай ярым вакытка кулга алдылар. Аяз Шабутдиновны аеруча зур күләмдә алдауда гаеплиләр. Җинаять эшендә сигез эпизод. Тикшерүчеләр фикеренчә, агрессив маркетинг ярдәмендә ул бизнес-курсларга тарафдарларын җыйган һәм аларга башка сыймаслык табышлар вәгъдә иткән.
Блогерның офисында һәм фатирында тентү вакытында тикшерүчеләр Сент-Люсия паспортын (бу Төньяк Америкадагы утрау дәүләте), Гарәп Әмирлекләре резидентының таныклыгын һәм шактый зур күләмдә акча табалар.
Узган ел гына, кайбер мәгълүматлар буенча, like компаниясенең кереме миллиард сумнан артып киткән. Ә чиста табыш 737 миллион. Шабутдиновның әлеге компаниядәге өлеше 82 процент тәшкил итә.
Наталья Калистратова Аязның компаниясенә ике миллион сумга якын акча биргәнен әйтә. Үз бизнесын тренинглар ярдәмендә үстерер өчен, ул хәтта чит илләрдә үткәрелгән семинарларга да барган. Әмма барысы да юкка.
Аяз үзен "серияле эшмәкәр" дип атый. Бизнесын хостеллар һәм кафелар челтәреннән башлый. Дөрес, аның күпсанлы проектларыннан икесе генә калган. Тагын 42се эшләми. Аның Like компаниясе алдау белән бәйле курслар саткан.
Компаниянең офисы "Мәскәү-сити"дагы бер биек йортының 30нчы катында урнашкан. Аннан бөтен башкала күренә. Статуслы бизнес-үзәктәге дәрәҗәле урын клиентларны җәлеп итә. Хәзер Аязның элеккеге укучылары ишек төбендә кулларын сузып торалар.
Леонид һәм Ирина "эшмәкәрлек курслары алу өчен йортларын сатарга карар иткәннәр.
"Без аңа миллион ярым бирдек. Чынлыкта, күбрәк инде. Мин анда "инфобизнес галәме" курсын сатып алдым, тагын 3 миллион акчамны бирдем", – дип сөйлиләр ир белән хатын.
"Теләсә нинди инфоцыган курслары-тоталитар секта"
Аяз мөмкин булганның барысын да саткан. Семинарларга, "Концентрат"бизнес-курсларына билетлар. Беренче семинар бушлай үткәрелгән. Аннары, тикшерү мәгълүматлары буенча, семинарлар өчен кешеләр 100 меңнән алып 2 миллионга кадәр акча түләгән.
"Бу инфочегән курслары үзенә күрә бер секта. Укучыларга карата гипноз кулланыла, Аяз Шабутдиновны Аллаһы тәгалә,ә аның ярдәмчесе Блиновскаяны алиһәгә тиңлиләр", – ди инфочегәннәрне фаш итүче Анатолий Ковалев.
Онлайн-курслар базары якынча 100 миллиард сумга бәяләнә. Бизнесмен булырга гына да 500 меңгә якын белгеч өйрәтә. Гомуми таләпләр бар. Һәм Шабутдинов компаниясе аларны юридик яктан үти.
Like-Үзәк сайтында хәтта белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия дә урнаштырылган. Дөрес, аны алу авыр түгел. Арадашчылар теләсә нинди документны рәсмиләштерәчәк.
Аяз Шабутдинов- кешеләрне алдауда гаепләнгән беренче миллионлы блогер. Аны 159 нчы маддә буенча гаепләү бик авыр. Чөнки шәкертләре мөмкин кадәр тырышмаган дип әйтүе бар. Берничә шау-шуга карамастан, Шабутдинов компаниясе элеккечә эшли. Тоткарланган көнне Аяз командасы интернет челтәренә чираттагы марафон үткәрелүе турында мәгьлүмат урнаштырды.
Фото: вк
Комментарийлар