- Эчтәлеге, текст язылышы шул ук, - диде ул, - тик кайбер сүзләр искечә язылган. Мәсәлән: моны-боны, ачты-ачыры, суккалап-сукгалап, шатлык-шадлык, җирем-йирем һ.б. гарәп, фарсы теленнән күчкән алынма сүзләр.
Китапны ничек әзерләве, китапка кергән әсәрләре өстендә ничегрәк эшләве турында Тукай «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләсендә язып калдыра. Аны татар дөньясында бик популяр булган һәм шагыйрьнең һәр язылган шигырен чыгарып барырга тырышкан «Кояш» газетасы 1913 елның 18 март санында бастырып чыгара. «Тиз арада үзем браковать итмәгән һәм үзем яраткан шигырьләрдән җыеп 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем», - дип яза Тукаебез...
Ул ашыга, кабалана, ни өчен дигәндә, 1913 елның ел башыннан, бераз чигенеп торган авыруы көчәеп китә (туберкулезның соңгы формасы) һәм шагыйрьгә дуслары тизрәк дәваланырга кереп ятарга кушалар. Аерым-аерым басылган шигырь, әсәрләрен бербөтен басма итеп күрергә хыялланган шагыйрь бу эшне Клячкин хастаханәсенә керер алдыннан төгәлләргә тели. Ялгыз эшләү аның сәламәтлеген начарайта, болай да хәлсез организмының соңгы көчләрен ала. «Ике-өч төн йокламыйча, мәҗмугаи асаремне тәртипкә салдым, шул мине бөтенләй эштән чыгарды», - дип сөйли ул хастаханәгә хәлен белергә килгән дусты Шиһап Әхмәровка. Хастаханәдән дәваланып чыгарга, бераз булса да яшәргә өметләнгән Тукай китабын аннан чыккач та бастырырга уйлый. Шуңа күрә, язган мәкаләсен дә «Уянгач беренче эшем» дип атый, ягъни терелеп чыккач та беренче эше итеп, үз куллары белән тупланмасын чыгарырга тели. Ни кызганыч, ни үкенеч: кечкенәдән салкын тидереп үпкә авыруыннан интеккән, җирсез, өйсез, гаиләсез, салкын бер номерда яшәп, көнен-төнгә ялгап иҗат итүче Габдулла Тукай көннән-көн сула бара. Клячкин хастаханәсенә 10 мартта (искечә - 26 февраль) кереп яткан шагыйрь 15 апрельдә (искечә 2 апрель) инде дөньядан китә...
Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре»н - ягъни, үзе әзерләп калдырган беренче тупланмасын ХХ гасыр башының танылган галиме, тел белгече, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, Тукайның дусты Җамалетдин Вәлиди 1914 елда 463 битле итеп туплап, үзенең кереш сүзе белән, Казанның Шәрәф типографиясендә бастырып чыгара. Ул әллә ни үзгәрешләр кертми: Тукай әзерләгән әсәрләргә рәсемнәр өстәлә, шагыйрьнең берничә фотосурәте куела. Вәлиди басманы тизрәк дөньяга чыгарырга тели, ник дигәндә, шагыйрьнең үлеменә бер ел була һәм ул шул рәвешле дустының хыялын тормышка ашырырга уйлый. (1918 елда шул ук автор тарафыннан икенче басма дөнья күрә. Монысында «Исемдә калганнар» повесте «Алтын әтәч» поэмасы белән алмаштырыла. Кереш мәкаләдә һәм 1923 елда «Мәгариф» журналының 3-4нче саннарында басылган «Тукайның шагыйрьлеге» исемле хезмәтендә автор татар әдәбият белемендә шагыйрь иҗатын беренче мәртәбә чорларга һәм жанрларга бүлеп тикшерә һәм әдипнең гыйльми биографиясен тудыруга нигез сала. Кызганыч, гасыр башындагы күп кенә әдипләребез, галимнәребез кебек үк, Вәлиди дә репрессия корбаны була).
Китап, басылышыннан башлап, кем кулында гына булмаган. Бу турыда бит кырыйларына язылган искәрмәләрдән күреп була: мәсәлән, Казанда яшәүче Гыйлемхан, Илдархан (төгәл адреслары бар), Айдарово авылында яшәгән Давлетшин Гәрәйша, төрле шәһәрдән Сафин, Айдарова һ.б. Башта аны Казанда 45 сумга сатып алганнар, аннан төрле елларда бәя төрлечә булган: 1947 елда кемдер 2750 сумга сатып алган, 1948дә - 3800, ә 1951 елда бәя 6550гә җиткән. Бер битендә 1951 елның 20 гыйнварында гарәп хәрефләре белән мондый сүзләр язылган: «Мин бу китапны укыдым. Бик яхшы китап! Укымаган кешегә укырга кушам. «Укы, гыйбрәт ал».
Китапның безнең көннәргә ертылмыйча, чагыштырмача чиста килеп җитүе хуҗаларының аңа чынлап та ядкарь итеп, Тукайның мирасы итеп карауларын күрсәтә. Рәхмәт аларга!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар