16+

Татарстанның урман хуҗалыгында кадрлар кытлыгы юк

500 мең сумны кире кайтарып бирүчеләр сирәк.

Татарстанның урман хуҗалыгында кадрлар кытлыгы юк

500 мең сумны кире кайтарып бирүчеләр сирәк.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елдагы 309нчы санлы Указы нигезендә “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кешеләр – төп көч

Икътисадның барлык тармакларында да кадрлар тотрыклы эшчәнлекне, үсешне тәэмин итә.

– Кадрлар – безнең министрлыкның да стратегик бурычы. Кешеләр – төп көч. Урман хуҗалыгы коллективы бүген 2311 кешене берләштерә, аларның уртача яше – 43 яшь. Ир-атлар – 1632, ә хатын-кызлар – 676. Югары белемлеләр –673. Зур коллективтагы 518 кеше 15 ел һәм аннан да озаграк эшләүчеләр. Яшь алмаш килә, 1057 кешенең хезмәт стажы әле 5 елга тулмаган. Татарстанның урман хуҗалыгында кадрлар кытлыгы юк. Ләкин, табигый рәвештә буыннар алмашы бара – кемнәрнеңдер пенсия яше җитә, хатын-кызлар декретка чыга. Урманчылыкларга эшкә тракторчылар, шоферлар, урман кисүчеләр, урман мастерлары кирәк, – диде Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Тотылмаган 500 мең сум

Татарстан урман хуҗалыгында уртача хезмәт хакы күләме 55,5 мең сум.

– Бу бөтен кешенеке дә шул 55 мең сум дигән сүз түгел. Тракторчылар, шоферлар, урман кисүчеләр 200-250 мең сум хезмәт хакы ала, урманчылык директорыныкыннан да күбрәк, – дип дәвам итте сүзен Илгизәр Зарипов. – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә яшь белгечкә эш башында бер мәртәбә 300 мең сум, ә югары белемлегә 500 мең сум бирелә. Бу мөмкинлектән 35 яшькә кадәрге кешеләр файдалана. Тик, ярдәм акчасын алган яшь белгеч урманчылыкта кимендә 3 ел эшләргә тиешле була. “Урманчылыкта эшлисем килми”, дип акчаны кире бирүчеләр дә бар, андый очраклар бик сирәк. Хезмәт шартлары елдан-ел яхшыра бара. Татарстан Рәисе ярдәмендә 67 бинага капиталь төзекләндерү үткәрелде, быелгы капремонт планына 8 бина кертелде. Быел хезмәт хаклары тагын 10 процентка артачак.

Мәктәп урманчылыклары

Татарстанда 191 мәктәп урманчылыгы эшли, аларда 2,5 мең укучы шөгыльләнә. Россиядә иң яхшы күрсәткеч бу. Республика бюджетыннан бирелгән 7 миллион сумга мәктәп урманчылыкларына җиһазлар һәм приборлар сатып алынган. Узган ел яшь урманчылар слетында Саба – беренче, Мамадыш – икенче, Кукмара – өченче урынны яулаган. Министрлык мәктәп урманчылыклары арасында конкурс игълан итте, гаризалар 1 майга кадәр кабул ителә.

– Мәктәп урманчылыкларына зур әһәмият бирелә, чөнки аларда шөгыльләнгән балалар – урманчылыкның киләчәк кадрлары. Яшь урманчылар санитар чистарту кебек экология чараларында катнашалар. “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы хәрбиләре хөрмәтенә агачлар утырту бер үк вакытта ватанпәрвәрлек тәрбиясе дә булып тора, – диде Илгизәр Зарипов.

Хәрбиләр – үзебезнеке

Урманчылыкларда эшләгән тракторчыларның һәм шоферларның кайберләре махсус хәрби операциядә катнашырга киткән. Илгизәр Зарипов әйткәнчә, министрлык аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә. Муниципаль районнар башлыклары да махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә төзелеш чималлары һәм утын сорап, министрлыкка мөрәҗәгать итә икән. Татарстан буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм максатында 36 мең кубометр агач бирелгән.

Табигать “сихере”

Кукмара районының Лубьян авылындагы урман-техник көллияте үзенең эшчәнлеге дәверендә 10 мең белгеч әзерләп чыгарган.

– Көндезге бүлектә 100 студент белем ала, шуларның 80 проценты татарстанлылар, ә 20 проценты күрше-тирәләр. Россиянең Ерак Көнчыгышыннан, шулай ук Краснодар якларыннан килүчеләр дә бар. Читтән килгән егетләрнең һәм кызларның шактые безнең халыкның киң күңелле булганлыгын күреп, табигатебезнең матурлыгы белән “сихерләнеп”, Татарстанда яшәргә һәм эшләргә кала. Көллияттә “Туган як” һәм “Экология” музейлары эшли. Россиядә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда 2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарендә тематик чаралар үткәрәбез. Көллияттә төрле милләт кешеләре эшли яки белем ала, шунлыктан милләтара дуслыкка җаваплы карыйбыз. Белем бирүдә цифрлы технологияләрне нәтиҗәле кулланабыз, – диде Лубьян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхраҗиев.

21 март – Халыкара урманнар көне. Татарстанда урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык, бу республика мәйданының 17 процент өлеше.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading