Илебез халыкларының Бөек Ватан сугышы елларындагы тарихи батырлыклары безнең күңелләрдән мәңге җуелмас. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы музеенда да халкыбызның бу сугышта күрсәткән батырлыклары, заводта эшләүчеләрнең бердәм фидакарь хезмәтләре турындагы материаллар, белешмәләр, документлар кадерләп саклана.
Җиңүне якынайту өчен, hәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты. Илебездә оборона фондына акча җыю хәрәкәте башланып киткәч тә, 1941 елның икенче яртысында ук инде аңа Татарстаннан гына да 15 млн сум акча күчерелүе мәгълүм. Ә ел ахырына ул 51 млн сум тәшкил итте. Республикабыздан фронтка акчадан тыш, 23 мең кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең сырма, 106 мең пар җылы hәм эчке киемнәр җибәрелде.
Казанның Горбунов исемендәге (ул халык телендә 22нче завод дип йөртелә) авиация заводы эшчәннәре дә бу изге чаралардан читтә калмады. Эшчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр «Социалистик Татарстан» исемендәге авиаэскадрелья өчен самолетлар төзүгә дистәләрчә млн сум акча җыеп тапшырдылар. Бу акчага горбуновлылар, сменадан соң калып эшләп, 102 хәрби ПЕ-2 (пикирующий) очкычлары төзеп, аларны сугыш кырларына озатты.
Сугыш елларында Казан СССРның хәрби самолетлар эшләп чыгаручы иң эре бер үзәгенә әверелде, hаваларда очкан hәр алты самолетның берсе Казан авиация заводында эшләп чыгарылды.
Истәлекләрдән күренгәнчә, 1943 елның 1 маенда завод аэродромында зур митинг булып уза. Анда, күпсанлы кунаклар белән беррәттән, ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе Гали Динмөхәммәтов та катнаша. Завод эшчеләрен фидакяр хезмәткә дәртләндереп чыгыш ясый. Җавап сүзе белән чыгыш ясаган полковник Шалимов исә: «без, сезнең шефлыктагы дивизия очучылары, Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышларда кояшлы татарстанлылар hәм завод хезмәтчәннәре намусына тап төшермәбез», - ди.
Һәм чыннан да, заводта җитештерелгән хәрби ПЕ-2 самолетларында очучылар, сугыш кырларында тиңдәшсез бәрелешләрдә катнашып, Берлинны штурмлауга кадәр барып җитәләр.
Немец-фашистларның котын алган ПЕ-2 самолетларының баш конструкторы Сталин премиясе лауреаты, күп кенә орденнар белән бүләкләнгән Владимир Петляков була. Сугыш елларында җиңел моторлы ПЕ-2 бомбардировщиклары биредә 11 мең данә җитештерелә.
Әйтергә кирәк, 30нчы еллардан башлап, илебездә авиация сәнәгате куәтле үсеш юлында булды, ә инде озак та үтмәстән, самолетлар төзү буенча без дөньякүләм нык үскән hәм алга киткән дәүләтләр сафына бастык.
Авиация заводының сугыш алды hәм сугыш елларындагы зур казанышлары авиация генерал-лейтенанты, заводның ул еллардагы легендар директоры Василий Окулов исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул 1941 елның 5 июлендә директор итеп билгеләнә hәм 11 ел дәвамында шушы заводны җитәкли. Сугыш елларында хәрби продукция эшләп чыгаруны тайпылышсыз үтәү катгый закон булып әверелә hәм «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дигән чакыру hәр самолет төзүченең төп хезмәт кагыйдәсе итеп куела.
Фронт көннән-көн күбрәк самолетлар сорый. ПЕ-2 самолетларын уңышлы сынаганнан соң шундый бер вакыйга була: завод директорының эш бүлмәсендә телефон шалтырый.
- Очышлар ничек узды? - дип кызыксына Иосиф Сталин.
- Канәгатьләнерлек, иптәш Сталин, - дип җавап бирә Окулов, зур дулкынлану белән.
- Исегездән чыгармагыз, бу самолетлар безгә зур күләмдә hәм мөмкин кадәр тизрәк кирәк, - дип кисәтә аны Сталин.
Гомумән, Сталинның заводка директор итеп Окуловны үзе билгеләп куюы да, аннан даими элемтәдә торуы да билгеле.
Ватаныбыз алдындагы зур казанышлары өчен, Василий Окулов дүрт тапкыр Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, беренче дәрәҗә Кутузов ордены hәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә, СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1949 елда ул Мәскәүгә икенче эшкә күчерелә. 1977 елда вафат була hәм, хәрби хөрмәт күрсәтеп, Кунцево зиратында җирләнә.
Билгеле инде, хәрби самолетлар эшләнеп чыгарыла торган заводның очучы-сынаучылары да дан hәм шөhрәт казана. Шундыйлардан сугыш елларының куркусыз сынаучы-очучыларыннан Николай Аржанов, Михаил Симонов hәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. Аларның hәркайсы да Советлар Союзы Герое дигән югары исемне йөртә. Николай Аржанов, мәсәлән, заводта тәүге тапкыр үзе сынаган ПЕ-2 самолетында Мәскәүдә Кызыл Мәйданда үткәрелгән hава парадында да катнаша. Барлыгы 300гә якын сугышчан очышлар ясаган атаклы сынаучы-очучы Михаил Симонов Берлинны беренчеләрдән булып, бомбага тотуда аеруча батырлык үрнәкләре күрсәтә.
Бүгенге көндә дә Горбунов исемендәге авиация заводы илебезнең хәрби hава флотын үстерә баруда ышанычлы адымнар ясый.
Фото: archive.gov.tatarstan.ru
Комментарийлар