16+

Әби-бабайлар мирасын онытмыйк!

Милләтебезнең берсеннән-берсе матур, буыннан-буынга күчеп бара торган милли йолалары бар. Вакытлар узу белән аларның кайберләре югалып, онытылып бара. Югыйсә, болар турында "Милли бәйрәмнәр","Татар халык иҗаты" шулай ук күп кенә китаплардан укып белсәк тә, үсеп килүче яшь буын әлеге йолаларны бөтенләй белми дә.

2023-Татарстанда Милли мәдәниятларны һәм гореф-гадәтләрне саклау елы дип игьлан ителде.
Белеп калсыннар дип бу мирасны,
Балаларга сөйлим аның серен
Үткәннәрне әгәр онытмасак,
Чәчәк атып яшәр туган җирем!

Мәдәният ул күп кенә милли бәйрәмнәрне халыкка җиткерүче бер күпер булып тора. Мәдәни чаралар халыкны хатирәләр аша үткәненә, бүгенге тормышны матур мизгелләр белән истә калдырырга, киләчәк буынга бай мирас калдыру мөмкинлеген бирә.

Милләтебезнең берсеннән-берсе матур, буыннан-буынга күчеп бара торган милли йолалары бар. Вакытлар узу белән аларның кайберләре югалып, онытылып бара. Югыйсә, болар турында "Милли бәйрәмнәр","Татар халык иҗаты" шулай ук күп кенә китаплардан укып белсәк тә, үсеп килүче яшь буын әлеге йолаларны бөтенләй белми дә.

Буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгыбыз бүген дә тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге була алыр иде. Борнаш авыл музеенда уздырылган «Әйлән-бәйлән орчыгым" өмәсе өлкәннәр белән яшьләрне бер кичәгә җыйды. Мәдәният учакларында күп кенә чаралар узып торса да, бу өмәне яшьләр бик кызыксынып күзәтте. Театраль тамашада тирә-як авылларда күп кенә кул эшләренә оста булган кешеләрне искә алдык, музей җитәкчесе Искәндәр абый Мингазов тарафыннан тарихларын тыңладык. Музейда сакланучы йон эшкәртү җайланмалары: каба, әбернә, орчык тотып карау бәхетенә иреште яшьләр. Озак еллар мөгалиммә булып эшләгән Сәрия апа Закирова йон эрләү, кату нечкәлекләренә, инәгә күз җыю, йон оек, башмак бәйләү алымнарына төшендерде. Яшьләр әлеге күренешне бик кызыксынып күзәтте, яратып кабул итте. Гыйльметдинова Миләүшә, Гобәйдуллина Миләүшә апалар үзләренең кул эшләре белән таныштырдылар. Берсеннән-берсе матур кул эшләренә кичәдә катнашучылар соклануларын белдерде. Өмәләрдә җыр-моң тынып тормаганлыгын исәпкә алып, борынгы бишек җырлары да яңгырады. Хуҗалар тарафыннан әлеге йола турында халык иҗатына кертелгән табышмаклар, мәкальләр белән күмәк уеннар уйналды. Сәлимуллина Гөлфинә, Амануллина Алинә, Зәринәләрнең матур җырлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиевның матур теләкләре, гармун моңына кушылып җырлавы өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайткандай булды. Бик сирәк өйләрдә генә пешерелә торган, өмәләрдә авыз ителүче “Кесәл”дән авыз итү бәхетенә дә иреште яшьләр. Әнисеннән өйрәнеп калган Гөлфинә пешерү нечкәлекләренә дә төшендерде. Татар халкының үзенә генә хас милли ризыкларыннан гына торган чәй табынында, бәйрәм үзара җылы аралашу, мәңге истә калырлык мизгел булды.

Милли йолаларны киләчәк буыннарга җиткерү, халык уеннары аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, олысына, кечесенә хөрмәт күрсәтергә өйрәтү безнең бурыч. Әби-бабайлар мирасын онытмыйк!

Гөлүсә Гайфуллина, Апас районы Кече Болгаер авылы китапханәчесе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading