16+

“Бөек Идел юлы” төбәкара маршруты туристларны сәяхәткә чакыра

Яңа төбәкара туристлык маршруты барлыкка килде.

“Бөек Идел юлы” төбәкара маршруты туристларны сәяхәткә чакыра

Яңа төбәкара туристлык маршруты барлыкка килде.

«Бөек Идел юлы» төбәкара маршруты Идел буеның өч төбәге – Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл буйлап уза. Маршрут идеясе нигезендә тарихи Идел сәүдә юлы ята. Ул Идел буе төбәкләрен үстерүдә әлеге сәүдә, транспорт һәм мәдәни юлның ролен күрсәтә һәм туристларны өч республиканың истәлекле урыннары, этник традицияләре һәм милли кухнялары белән таныштыра. Шулай ук экскурсия программасы кысаларында туристлар Идел елгасы буйлап Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәт кыла. 

Әлеге яңа ачылган маршрут буенча реклама-мәгълүмат туры кысасында Казанга Россия төбәкләреннән кырыклап туроператор килгән иде. 
– Россия Икътисади үсеш министрлыгы “Бөек Идел юлы” төбәкара маршрутына милли туристлык маршруты статусын бирде. Әлеге маршрут Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл буйлап уза. Аның кысаларында туристлар Казанга, Зөя утрау-шәһәрчегенә, Йошкар-Ола һәм Чебоксарга сәфәр кыла. Безнең идея шул төбәкләрдә яшәүче халыклар һәм аларның традицияләре белән таныштыру. Туристлар арасында ул популяр булыр дип өметләнәбез. Киләчәктә исә, Удмуртия республикасы, Самара, Ульяновск һәм Түбән Новгород шәһәрләрен дә кертеп, дөньякүләм танылган «Россиянең Алтын боҗрасы»на тиң булырлык маршрут та барлыкка килер дип ниятлибез. Аның потенциалы бик зур, – дип билгеләп үтте Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов алар белән очрашуда.

"Бюро путешествий Казань" компаниясе директоры, "Бөек Идел юлы" илкүләм туристлык маршруты операторы Елена Илкун хәбәр иткәнчә, маршрутның бәясе якынча 35 мең сум торачак. Монда Казанга килү бәясе кермәгән. 
– График билгеләнгән, туристларны кабул итә башлыйбыз. Тур ел әйләнәсе булыр дип көтелә. Кышын ул үз эченә – өч, җәйге сезонда дүрт көнне ала. Туристлар Казанга килә һәм маршрут та нәкъ шуннан башлана. Беренче көнне башкалабызда булачаклар. Идел буйлап Зәя шәһәрчегенә баралар. Мкенче көнне Чебоксарга юл тоталар, аннан Йошкар-Олага. Һәр шәһәрдә кунаклар шул төбәкләрдә яшәүче халыклар, фольклоры, традицияләре, тарихы белән танышалар. Шәһәр буйлап йөриләр, музейларга керәләр. Теләгән кешегә өстәмә бәягә театрга баруны яки башка экскурсияләр оештыра алабыз. Килгән кеше канәгать булыр китәр дип өметләнәбез, – диде ул.

Мәскәүдән килгән Ирина Иванова турны бик ошаткан.
– Бер генә җитешсезлеге дә юк. Күп йөрдем, күп күрдем, бу маршрутка тел-теш тидерерлек түгел. Бөтен төбәкләр яратып кабул итәләр, аларның патриотлар икәне күренеп тора, үз ватаннарын яраталар. Без күргән өч төбәк тә үзара дус яши һәм шундый атмосфера да тудыра алганнар, – дип сөйләде ул.  

Санкт-Петербург кунагы Романның Казанда берничә тапкыр булганы бар икән.  
– Чиста, матур шәһәр, кич белән ял итү урыннары күп. Идел буйлап круиз да бик ошады. Зөя утрау-шәһәрчегенә бардык. Мине Йошкар-Ола да шаккатырды. Яр буен бик матур эшләгәннәр, – ди ул. 

Яңа маршрут белән танышу өчен Мәскәүдән килгән Олеся исә Чебоксарга гашыйк булган. Башка яшәү урын сайлау мөмкинлеге булса, шул шәһәрне сайлар идем, ди ул.

Исегезгә төшерәбез, «Бөек Идел юлы» маршруты «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чарасы буларак гамәлгә ашырыла.

Фото: https://tourism.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading