16+

Бәясен төшереп карыйсыгыз килмиме?

Россия Президенты Владимир Путин "Дом.РФ" генераль директоры Виталий Мутко белән гаиләләргә яңа ярдәм чаралары турында сөйләште.  Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, узган ел гаилә ипотекасы программасы ярдәмендә аңа ихтыяҗ 70 процентка арткан. Ул инде ташламалы ипотеканы куып җитә, 160 мең ипотека бирелде, диде ул.  

Бәясен төшереп карыйсыгыз килмиме?

Россия Президенты Владимир Путин "Дом.РФ" генераль директоры Виталий Мутко белән гаиләләргә яңа ярдәм чаралары турында сөйләште.  Виталий Мутко хәбәр иткәнчә, узган ел гаилә ипотекасы программасы ярдәмендә аңа ихтыяҗ 70 процентка арткан. Ул инде ташламалы ипотеканы куып җитә, 160 мең ипотека бирелде, диде ул.  

Икенчел торакка да ташламалы ипотека барлыкка килергә мөмкин.

Путин икенчел торак сатып алуга да ташламалар кертү перспективалары турындагы сорауны куйды. Мутко, аңа җавап итеп, хәзер икенчел торакка бәяләр беренчел базарга караганда түбәнрәк, шуңа күрә бу базар өстенлекле: кешегә арзанрак торакны алу отышлырак, дип белдерде. "Турыдан-туры булмаса да, ул барыбер төзелеш тармагына уңай тәэсир итәчәк", – дип аңлатма бирде Президент. Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта дәүләт ярдәме белән барлык ташламалы ипотека программалары төзелә торган күпфатирлы йортларга яки шәхси йорт төзелешенә генә кагыла.

Шушы көннәрдә «Дом.РФ» илдә сатылмый яткан торак күләме турындагы мәгълүмат белән уртаклашты. Компания китергән саннарга караганда, хәзерге вакытта 98 миллион квадрат метр торак төзелеш стадиясендә. Шул күләмнең якынча 42 миллион квадрат метры сатылмаган. Тагын 28 миллион квадрат метры сатуга куелмаган, фәкать 29 миллион квадрат метр сатылган. Сатылмаган торак күләме җәмгысе 70 миллион квадрат метрга җитә. Татарстандагы саннарга килгәндә, ул тагын да күбрәк диләр – яңа төзелә торган йортларның 74 проценты. 

Шуны күз уңында тотып, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, сатуны стимуллаштыру өчен, төзүчеләргә торак бәяләрен төшерергә тәкъдим итте. Аныңча, бәя төшерүгә резервлар бар.

Татарстан риелторлары гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә, йортлар төзүчеләрнең бәяләрне төшерү өчен резервлары бар.  
–  Әлбәттә, ул аларның керемнәренә минус булачак. Әмма Казанда йорт төзүчеләрнең керемнәре яхшы. Шунысы да бар – алар бәяне болай гына төшереп куя алмый, чөнки бу банк белән бәйле. Бәяләр аларның финанс моделенә инде кертелгән: төзелеш компанияләре банклар тәкъдим итә торган проект финанславы буенча эшлиләр.

Дөрес, бәяләр югары. 2020-2021 елда беренчел торакның хакы 50 процентка күтәрелде. Хәзерге вакытта төзелеп килә торган йорт кулланылышка тапшырылганыннан кыйммәтрәк йөри, мондый хәл булганы юк иде. Бәя төзелеш материалларына да, администратв ресурслар, эшчеләргә хезмәт хакларына да артты, – ди ул. 

Торак базарындагы вазгыятьне исә йортлар күп төзү белән бәйләп карамый. Төп сәбәбен 2020 елда беренчел торак базарында булган кризистан күрә. Ул чорда төзелә торган йортлардан фатир алучылар күп булмаган. Халык күбесенчә шәхси йорт яки икенчел торактан алган. Моңа өстәп, 2022 елда язын ипотека шартлары кызыктырырлык булмаган. Башка елларның шушы чоры белән чагыштырганда, сатып алуларчыларның саны сигез, хәтта ун тапкырга кимегән.  

–  Алга таба вазгыять уңай якка үзгәрер дигән өмет бар. Казанда торак шартларын яхшыртуга ихтыяҗ зур. Халыкның өчтән ике өлешен кертергә була монда. Беренчел торакка бәяләр төшәр дип уйламый. Төрле акцияләр тәкъдим итсәләр генә, әйтик, балкон яки машина кую урыны бүләккә, һәр егерменче квадрат метр бушка дигән кызыксындыру чараларын куллансалар гына. Мондый акцияләр хәзер дә бар. Алар ярдәмендә 10-15 процент ташламага ия була аласың, – ди Андрей Савельев.  

Владимир Путин тәкъдим иткән икенчел торакка ташламалы ипотека программасы да торак базарындагы вазгыятьне уңай якка үзгәртәчәк, дигән фикердә ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading