16+

Быел елгада су коенырга барганда “кипятильник” алырга онытма!

Татарстанда 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр коену сезоны ачыла. Ләкин, бу шунда ук елгаларда һәм күлләрдә суга сикерергә ярый, дигән сүз түгел.

Быел елгада су коенырга барганда “кипятильник” алырга онытма!

Татарстанда 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр коену сезоны ачыла. Ләкин, бу шунда ук елгаларда һәм күлләрдә суга сикерергә ярый, дигән сүз түгел.

Без – 12 гомер идек

– Тышкы һава температурасы акрынлап 20-25 градуска якынлашып килә, әмма сулыкларда су өслеге генә 13-14 градус җылылыкта, 1 метр түбәндә су нык салкын әле. Кеше салкын суга килеп кергән очракта, аның гәүдәсен көзән җыера башларга, йөрәге тибүдән туктарга мөмкин. Суга бата башлаган кеше 1-2 минутта һәлак була. Шуның өчен дә, сулыкларда су коенырга ашыкмаска кирәк, – дип искәртте Татарстанның кече күләмле көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Республикада ел башыннан сулыкларда 12 кеше батып үлгән инде, шуның 2се – балалар.

– 27 майда тагын бер ир суга батып үлде. Ике ир кеше ишкәкле көймәдә Зөя елгасына балык тотарга кереп китә. Боларның көймәсе төнге 1 сәгать 40 минутлар тирәсендә әйләнеп каплана. Икесенең дә коткару жилетлары булмый, берсе суга батып үлә. Көймә хуҗасы исән кала, ул коткару жилетын кулланмаган өчен административ җавап бирәчәк, – диде Юрий Венедиктов.

Пляжлар саны арта

Республикада быел 67 пляж тәкъдим ителә, 14 яңа пляж төзелгән. Чаллыда гына да 3 урында яңа пляжлар ачыла.

–Муниципаль пляжларда һәм су буенда ял итү урыннарында коткаручылар хезмәте белән медпункт эшли. Аларда су төбе чистартылган, чик “буй”лары урнаштырылган. “Буй”ны узып чыгып йөзү хәвефле. Елга суднолары йөргән юлда коену, кече күләмле көймәдә тукталыш ясау катгый тыела, – дип кисәтте МЧС вәкиле.

Башкалада пляжлар бар-барын

Казанда быелның җәйге чорына 5 пляж тәкъдим ителә. Коенырга рөхсәт ителгән пляжлар: Вахитов районында – “Локомотив”; Киров районында – “Түбән Елга аръягы”, Глубокое күле, Зур Аккош күле; Дәрвишләр бистәсендә – “Комсомольское” күле.

Сулыклар буенда, фәкать, ял итү урыннары: Изумрудное күле, Кече Аккош күле һәм Җиңү паркындагы күл.

Казанда 1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр рәсми пляжларда һәм сулыклар буйларында оештырылган ял урыннарында коткару постлары булдырыла. Коткаручылар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кизү тора. “Түбән Елга аръягы” пляжында һәм “Комсомольское” күлендә коткаручылар 21.00 сәгатькә кадәр эшли.

Казанлылар Түбән Кабан, Урта Кабан, Чебакса күлләре янында, “Казан” гаилә үзәге янында Казансуда, шулай ук Елга порты артында Иделдә ял зоналары оештыруны сорыйлар икән.

Сикермә, бармагыңны тык

– Елгаларның һәм күлләрнең махсус оештырылмаган, таныш булмаган урыннарында су коену хәвефле, – дип дәвам итте Юрий Венедиктов. – Чөнки, аларда су төбе тикшерелмәгән, коткаручылар да юк. Коену сезонында суга батып үлү очраклары,нигездә, шушы рөхсәтсез урыннарда теркәлә. Пляж оештырылмаган урында су коенырга җыенганда сөзәк ярны сайларга, яр кырыендагы су төбен саклык белән генә тикшереп чыгарга кирәк. Сулыкларның таныш булмаган урыннарында бер вакытта да баштүбән суга сикермәгез. Елга төбен тикшереп чыккач кына, балаларга суга керергә рөхсәт бирегез, ләкин, күзәтчелекне бер мизгелгә дә югалтмагыз.

Балалар балыктай йөзсен

Юрий Венедиктов ата-аналарны балаларын кечкенәдән йөзәргә өйрәтергә чакырды. Балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында сменаларда “йөзү дәресләре” үткәреләчәк, судагы саклык чаралары буенча викториналар оештырылачак. Татарстанда 2 лагерьның үз пляжы бар.

– Кызганыч, кайбер ата-аналар сулыклар буйларында кечкенә балаларын игътибардан ычкындыралар. Кечкенә коткару жилетын киеп яки кабартылган матраска ятып, елгага кергән сабый тулы иминлектә дигән сүз түгел. Кайчак, уенчык жилетның яки матрасның һавасы чыга, шул сәбәптән, батып үлгән сабыйлар бар. Әңгәмәгә, спиртлы эчемлеккә бирелеп, дөньяны онытырга ярамый, – диде Юрий Венедиктов.

МЧС хезмәте кисәтә!

Сулыкларда рөхсәт ителгән пляжларда гына коеныгыз, аларда коткару хезмәте эшли;

Таныш булмаган, “Су коену тыела!” игъланы беркетелгән урыннарда су коену тыела. Бу таләпне үтәмәгән кешеләргә 1-1,5 мең сум штраф салына;

Елга агымы бөтерелгән, камышлар чыгып торган урында су коенмагыз;

Спиртлы эчемлек кулланып сулыкларга кермәгез;

Кече күләмле көймәләрдә коткару жилетларын һәр кеше кияргә һәм алар каптырылган булырга тиеш;

Су коенуны иртән 11.00 сәгатькә кадәр яки 17.00 сәгатьтән соң башкару яхшы. Төнлә, яшенле яңгыр, көчле җил вакытында су коену хәвефле;

Суда кечкенә балалар белән кискен хәрәкәтле уеннар оештырмагыз. Авызына су тулган кешенең, ярдәм чакыра да алмыйча, батып үлүе ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading