Республика һәм шәһәр көнендә Татарстанның һәр почмагында бәйрәм гөрләде. Татар дөньясының үзәге - Казан чараларга аеруча да бай булды. Ишегалды бәйрәмнәре, парк ачылу, "Уйнагыз, гармуннар" фестивале, Казан ипподромында Татарстан Президенты Кубогына чиста нәселле атлар ярышы, концерт-тамашалар һәм, әлбәттә, салют. "Шәһри Казан" кайбер бәйрәм чараларын барлады.
Перинаталь үзәк
Бәйрәм алдыннан Казанда Республика клиник хастаханәсе каршында Перинаталь үзәкнең яңа корпусын ачу тантанасы булды. Бу - быел Россиядә ачылырга тиешле 32 заманча перинаталь үзәкләрнең берсе. Биредә җитлекми туган сабыйларга югары технологияле, сыйфатлы ярдәм күрсәтеләчәк, патологияләре булган хатын-кызларны дәвалаячаклар. Яңа корпуста 10 заманча бала тудыру залы урнашкан. Авыл хәлдә туган сабыйларга беренче ярдәм күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр, заманча җиһазлар бар. Бала тапканнан соң аналарга нарасый белән бер бүлмәдә булу, туганнары, ире белән очрашу мөмкинлеге дә тудырылган. Республикада 2 миллионнан артык хатын-кыз исәпләнә, аларның 46 проценты бала тудыру яшендә.
"Урицкий" паркы
"Урицкий" паркы танымаслык булып үзгәргән: күлне чистартканнар, суга төшеп торган агач баскычлар куелган. Күлдәге үрдәкләр өчен агач өй дә ясаганнар. Паркта спорт белән шөгыльләнергә теләгәннәр өчен махсус мәйданчыклар, велосипедта йөрү юллары булдырылган. Балалар мәйданчыклары да яңа җиһазлар белән баетылган. Өр-яңа эскәмияләрдә ял итеп утыручы әби-бабайлар шат. Ремонт вакытында киселгән, паркның үзенчәлеге булган ябалдашлары күлгә үк төшеп торган талны сагынсалар да, барысы да канәгать. Урицкий паркы ачылышына Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Президент халык белән аралашты, балалар белән фотога төште. Яңа өйләнешкән парларны котлады. Велосипедчылар өчен киләчәктә Россия күләмендә ярыш оештыру тәкъдимен дә хуплады. Җитәкчеләр паркта оештырылган "Безнең ишегалды тавышы" караоке халык бәйгесен карарга да өлгерделәр. Шәһәр мэры Илсур Метшин исә, сәхнәгә менеп, "Мин сине шундый сагындым" җырын башкырды.
"Милләтләр бизәге"
"Милләтләр бизәге" этноконфессиональ фестивалендә үзенңе күпмилләтле, зур, тату гаилә әгъзасы итеп тоярга мөмкин иде. Бу фестиваль икенче тапкыр оештырылды. Зур сәхнәдә профессиональ коллективлар төрле милләтләрнең җыр-биюләрен башкарды. Австриядән килгән махсус кунак "Грам Арт Мюзик" төркеме төрле уен коралларында күңелле халык җырларын яңгыратты. Үзбәкстанның "Карпай карпай", Казахстанның "Терра", Тываның "Чергилчин" ансамбльләрен яратып карады тамашачы.
- Бөтен милләтләр һәм диннәр бергә килешеп, дус-тату яшәвебезне күрү күңелле. Без бергә теләсә нинди җыр, бию башкара алабыз. Алга таба да шулай дус булып яшик, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.
Чатырлардагы милли күргәзмәләрне һәркем кызыксынып карады. Башка халыкларның аш-суын да авыз итәргә, милли киемнәр сатып алырга мөмкин иде. Теләгән һәркем биредә бию, чүлмәк ясау, кәрзин үрү, чигү серләренә өйрәнде.
"Гаилә" үзәге
Казан "Гаилә" үзәге каршындагы мәйданга меңләгән халыкны җыелды. Биредә көн дәвамында төрле программалар барды. "Татарстан командасы" митинг-концертында республиканың төрле районнарыннан килгән үзешчәннәр, сәнгать җитәкчеләре чыгыш ясады. Сайлау алдыннан игълан ителгән акция, бәйгеләргә йомгак ясалды. Ике ай дәвамында "Татарстан командасы" иҗтимагый инциативасы белән уннан артык проект тормышка ашырылган. Аларда меңнән артык халык катнашкан. "Татарстан командасы" үз эшен алга таба да дәвам итәчәк.
Соңрак сәхнәгә бәйрәм "йолдызлары" - Стас Костюшкин белән Олег Газманов чыкты. Олег Газмановның "Без бергә" җыры вакытында сәхнәгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрелде.
- Шәһәр җитәкчелегенә, бу бәйрәмне оештырган барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Беренче чиратта, казанлыларга, шәһәр чараларында шулай актив катнашканнары өчен бик зур рәхмәт. Республика көне белән! Шәһәр көне белән! - дип халыкны котлады президент. Бәйрәм зур салют белән төгәлләнде.
Бәйрәм чараларыннан фоторепортаж shahrikazan.com сайтында
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар