16+

“Чардуганнар ясамыйм мин...”

Останың ял иткән чагы юк: декабрьдән алып апрельгәчә тимер эшенә заказлар тукталып торса да, фатирларга ремонт ясау белән шөгыльләнә.

“Чардуганнар ясамыйм мин...”

Останың ял иткән чагы юк: декабрьдән алып апрельгәчә тимер эшенә заказлар тукталып торса да, фатирларга ремонт ясау белән шөгыльләнә.

Рамил Фәйзрахманов – Арча районының Носы авылы егете. Хәрби хезмәттән соң байтак еллар Казанда яшәгән, 2017 елда исә туган авылына кайтып төпләнгән. Сәбәпләрен дә яшермәде. Гаилә җылысы сүрелгәч, тормышын ак биттән башларга туры килгән. Ялан җиргә казык кагып, зур гына йорт җиткергән. 

– Ике ай элек күчендем. Бер генә үкенечем бар, әни өчен тырышкан идем, ул исән чагында өйне өлгертә алмадым. Эш кулдан тотты. Акчасы да кирәк бит. Әнине ике ел элек җирләдек. 72 яшендә өзелде, әле яшәрлек иде дә... Алай да йорт төзегәнемне күрде, бик сөенде. Әти бигрәк иртә китте инде. Беренче сыйныфта гына укый идем. Авырды ул. Элек район табиблары авыруларны Казанга җибәрмиләр иде, имеш, үзләрендә дәвалыйлар. Ахыр чиктә әтине Казанга озаттылар да, соңга калган булып чыктылар, – ди Рамил.

Ярты ятимлектә үскән егетнең белмәгән эше юк. Барсына да тормыш үзе өйрәтте, ди ул. Тимердән матур капка-коймалар, атынгыч-беседкалар, урындык-өстәлләр, хәтта светильникларга кадәр тимердән бизәкләп эшли! Хәленнән килсә дә бер генә әйбергә тотынырга көче җитми.

–Чардуганнар ясамыйм мин. Күңелем тартмый. Үз гомеремә бер генә чардуган ясадым – әнигә. Бик күпләр килә, тезләнеп диярлек сорыйлар, юк бит, кулым бармый, – ди оста.

Рамил дистә еллап гомерен хәрби хезмәткә багышлаган. Заманында утны-суны кичкән. Менә шуңа да тормыш яраклаша белеп яши ул. Авылга кайткач та югалып калмаган, җиң сызганып тимер эшенә тотынган. 

–Бизәкләрне күз белән генә үлчәп кулдан бөгәм. Ничек тигез килеп чыга, дип гаҗәпләнәләр. Мин аның махсус станокларын да алып куяр идем, кыйммәт бит, тотылганнары да кулда 300 мең сумнан башлана. Ел әйләнәсе заказлар өзелмәсә, тәвәкәлләр дә идем. Соңгы ике ел эчендә халык та сүлпәнләнә төште, элеккеге дәрте сүнде кебек. Иртәгәге көннең нинди буласын белмичә яшибез. Элек яхшыга өметләнә идек, хәзер сагаеп кына нидер көтәбез. Сугыш кичкән ир буларак, халыкның хәлен бик аңлыйм мин, – ди Рамил. 

Ләкин нәрсә генә булмасын, тормыш үз җае белән бара. Төзелештән дә, матур яшәүдән дә баш тарткан кеше юк – монысы хак. Кышка чорда фатирны тулысынча ремонтлап бирү эшенә алынуы да, үзе дә яшерми, керемле. 

–Бер бүлмәле фатирларны төзекләндерү – 200 мең, ә өч бүлмәлесе 400 мең сумнан кыйммәткәрәк төшә. Шәһәр кешесенең тормышка карашы икенче инде, заманчалык дигәндә акчасын кызганмый. Авыл кешесе тыйнаграк яши. Капканың да 30-70 меңлеген ясатып куя алса, сөенә. Тик бу очракта үзең ач каласың. Үз эшеңә тиешле бәяне куяр идең, 150 мең сумлык капка ясатырга авыл кешесенең хәленнән килми. Кайчагында 500 сум хакына да капка ясап бирәм, – ди әңгәмәдәшем.

Капка дигәнен 10 көн ясый икән. Яхшыларының бәяләре 150 сумнан башлана. Чимал бәяләре дә үсеп тора бит. Яңа ел сыннарының тимер өлгесен эшләү генә дә быел, әнә, алты мең сумга төшә, ди. 

–Калайлар да, тимер-томыр да үзебездә эшләнә, ә бәяләре чит илдән кергән кебек. Әле менә бәяләре тотрыклы, апрель ае җитүгә тагын артачак. Хәлле кешеләр артыгын кыланып, бик бәяле әйберләр ясаталар да, акчасын йә бүлеп түлиләр, йә түләмичә ялындырып йөртәләр. Гади кешенең намусы керсез, ясап бирүгә исәп-хисабын өзә, – ди Рамил. 

Баскычлар ясау да керемле дә, ләкин соңгы өч елда аларына да ихтыяҗ кимегән. Тимер өлгесен, агачын да исәпләп 200 меңгә төшкән бәяләрне халыкның кыйммәтсенүедерме, оста төгәл генә аңлата да алмый. 

Сыңарлыгын эш белән тулыландырып яши ул. Остаханәсенә иртәнге сәгать сигездә чыгып, төнге сәгать икенче яртыда гына керергә гадәтләнгән. Кабаттан гаилә кору җәһәтендә, кәлүшен салып, шәһәргә юл алган кыз-кыркынның авылга әйләнеп кайтуына өмете өзелсә дә, без үз чиратыбызда аңа парлы бәхет телибез.    
       

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading