16+

“Чабышкыдан уңуы бик авыр” Сабантуйлар чорында егетләр 300 мең сум акча эшли 

Ат өстендә үскән Фирдүс Халиков сөйгәненең кулын сорарга иярләгән җайдак өстендә килә. Иярен биленә элеп, кыз каршына тезләнгәч, мәхәббәт кадерен аңлаткандай чабышкы да чүгә төшә. Ә калганы нәкъ сурәттәгечә: чәчәк бәйләме, алтын йөзек һәм вәгъдә — гомерлеккә —бергә! 

“Чабышкыдан уңуы бик авыр” Сабантуйлар чорында егетләр 300 мең сум акча эшли 

Ат өстендә үскән Фирдүс Халиков сөйгәненең кулын сорарга иярләгән җайдак өстендә килә. Иярен биленә элеп, кыз каршына тезләнгәч, мәхәббәт кадерен аңлаткандай чабышкы да чүгә төшә. Ә калганы нәкъ сурәттәгечә: чәчәк бәйләме, алтын йөзек һәм вәгъдә — гомерлеккә —бергә! 

Креативлылыкка омтылу түгелдер бу. Үзгә очрак. Фирдүс Халиковның 6нчы сыйныфтан тояк “тәмен” татып, ат өстендә үскәнлеген Кукмара районы, Олыяз авылы халкы яхшы белә. Белеме буенча — физкультура укытучысы, һөнәре белән — чуен табалар ясаучы, ә шөгыле — җайдаклар.  Хыялы да зурдан — киләчәктә остазы Җәүдәт Гобәйдуллин исемендәге ат спорты мәктәбен ачарга, җайдаклар үрчетергә ниятли. 
—Әтисез үстем мин. Биш яшь иде, әти: “Эчем яна...” — дип бер генә көн  зарланды, икенче көнне хастаханәгә киткән иде. Табиблар кулында өзелгән. “Авыруын да әйтә алмадылар”, — ди әни. Әти ул серне үзе белән алып китте, нинди чирдер. Без өчәү! Айнур абыйның атларга исе дә китми, шуңа шәһәрдә яши. Фәнис энемне үземнән калдырмыйм... — ди Фирдүс. — Дустым бар минем —Илнур исемле. Әтисе Җәүдәт абый атлар асрый иде. Ул да мәрхүм инде. Ветеринар булып эшләде. Илнур белән мине мотоциклының бишегенә утыртып йөрде, эшкә дә алып төшә иде, атлар җәйләвенә дә. Безгә кызык! Атлар янында кайнашканны күрә бит: “Сабантуенда атланып чабасызмы?” — ди берсендә. Илнур белән икәү сикерә-сикерә куандык. Шуннан китте инде. Бүгенгәчә, ел саен!.. Җайдакларны чабышка үзебез өйрәтәбез, әзерлибез.

Ниләр генә күрми ат ияре белән ир башы диярсең. Егетнең сыдырылмаган җире юк. Дулаган ат өстеннән егылып төшкән чакларын да тәмләп сөйли! 

—Узган җәйдә, котырып китеп, җиргә сылаган иде, 200 метр өстерәлеп бардым. Тәнең сызласа да, туктауга, әрсезләнеп, яңадан менеп атланырга кирәк. Ниләр генә күрмәдек инде, — ди Фирдүс. — Ел буе әзерлисең, чаптырасың, “Шәп юрттыра бу, быел беренчелекне бирмәс”, — дисең. Чабышасы көн килеп җитә, стартка барып басасың — кузгалмый да!..  Җайдактан уңуы бик авыр.  Кайчагында ярышка чыгар алдыннан берәр нәрсә бирмәсәң, кайберсе аягын да атламый, тик тора. Бүләк көтә! Берсендә Илнурның аты беренче килде, туктамый гына. Котырамы-котыра. Илнурны да тыңламый,  күзе-башы акайган. Муенына сөлге бәйләмичә торып, туктамады. Менә нинди ул атларның холкы! 

Җайдаклар бизнесы... Саллы төшенчә. Якын-тирә районнарда гел беренчелекне бирмәүче егетләр Сабантуйлар чорында 200 000-300 000 сум акча эшлиләр. Пони да үз өлешен кертә.
—Иртә яздан көндәлек болынга төшәбез. Авыл балалары кызыгып карап кала. “Абый, утырт әле!” — диләр. Бик утыртыр идем, ат дулап китеп, егылып төшсәләр? Без атлар чаптырганда утырып йөрсеннәр дип, Илнур белән пони алдык. Рәхәтләнәләр инде. Сабантуенда ул үзенә акча эшли. Утырып бер әйләнеп килүе — 250 сум. Пониның холкы атка караганда да әшәкерәк, кире дә, усалрак та. Нәрсә ярамагандыр, минеке бер елдан үлде. Яңасын алам дисәң кыйммәт — 90 мең сум йөриләр. Арзанракка табылмасмы дип эзләнәм. Тегесен 40 меңгә идек, өйдәгеләргә 10 мең дип кенә әйттем. “Бөтен акчагызны шул атларга бетереп барасыз”, — дигән сүзне күп ишетәбез инде, — дип көлә Фирдүс.

Шөгылең өчен җан атмасаң уңышка ирешеп булмый торгандыр. Акча дигәннән, кайчагында бөтен эшне бозып ташлый торган берәмлек ул. 

—Узган ел бик үпкәле булды... Мамадышта ат чабышында беренче килдем. Бүләкләнер вакыт җиткәч, паспорты юк дип, төшереп калдырдылар. Атның чынлап та паспорты юк иде. Паспортсыз килеш алган идем, белеп, яшермим. Арзан бәясенә кызыгып... “Авыл-район сабантуйларында паспорт сорамыйлар”, — дидем дә. Рубин кушаматлы, шул кадәр әйбәт ат иде. Сатарга туры килде. Ярым яхшы токымлы иде ул. Яңа гына 6 айлык саф токымлы тай алдым. Россиядә туган, Америка токымлы, нәзек аяклы. Аны башта ике яшенә тиклем асрыйсы әле, аннары әкренләп чабышка әзерли башлыйсы... — ди Фирдәүс.

Яңа малкаен паспортлы итү мәшәкате белән йөргән көннәре. Казан ипподромына юл ярыр өчен дә документлы булу кирәк! 

—Хәзер үзебез авырайдык инде, ипподромнарда, яисә башка зуррак дәрәҗәдәге чабышларда ат өстенә махсус кеше — жокейлар утыртабыз. Аларның үз бәясе 10 000  сумнан 30 000 сумга кадәр. Әле менә Илнурга ике ат алып кайттык. Берсе 250 000 сум тора иде, икене алган хөрмәткә генә 170 000 сумнан биреп җибәрде, — ди Фирдүс.

Ат алганда элек, нәрсә ашап, нинди тәрбиядә торганлыгын, яшен белер өчен тешен санаганнар. Чабыш атларын ничек сайлыйлар икән?.. 

—Чабышкыларның аякларын тотып карарга кирәк. Ат авырткан җирен үзе сиздерә ул, кул белән кагылуга тартылып куя. Иң мөһиме — аяклары төз, сау булсын, сеңерләре тартылган, каймыккан булса, күрә торып алмыйсың.   

Ил картлары акылы үзендә! Дөнья сулышын дөрес тоемлый!
—Элек бөтен кеше атлы, машина сирәк кешеләрдә генә иде. Алар байлар исәбендә йөрде. Хәзер йорт саен икешәр машина, ат тоткан кеше сирәк. Атлы кеше кулында акча әйләнә, байлар да алар, —ди ул. 
Чынлыкта авыл Сабантуйларында чабышыр өчен ярым яхшы токымлы җайдаклар яхшы икән. Алар түземле, нык, атнасына өч мәртәбә чабыша ала, ди. 

—Сабантуйларында өчәр көн дә рәттән чаптырабыз әле, күтәрәләр. Ә менә саф токымлы нәсел атлары аена бер мәртәбә генә чабышырга сәләтле, бигрәк нәзберекләр. Чабышкыларны ашатуы үзгә. Башта су эчерәсе. Бераз вакыт үткәч кенә солы белән печән бирәсе. Чабышка чыгарырга ике сәгать кала ашатырга ярамый. Чапканнан соң өч сәгать үткәч ашатасы. Чабышкылар бик сизгер “халык”. Хуҗасының курыкканлыгын ерактан ук белә, басып торган колакларын яткызып куя... — ди Фирдүс.

Ә ярыш асылын аңлыймы икән чабышкылар?
—Ничек кенә әле! Иң соңгы булып килгән атның күзендә яшь тамчысы күргәнегез бармы? Берсенең дә җиңеләсе килми, җиңәргә дип томырылып чабалар. Тик мөмкинлекләре төрлечә. Читтән кайткан атлар көчлерәк. Ни өченме? Ростовта һава шартлары икенче, җылы. Үсәргә, шөгыльләнергә һава шартлары уңай, ә бездә климат кырыс. Атка гел игътибарлы булу кирәк. Ашату әз генә үзгәрдеме, эчләре чәнчеп авырта башлый. Күрми калсаң, 2-3 сәгать эчендә тәгәри дә үлә. Атның борчылганын сиздеңме, 12 сәгать туктамыйча йөртергә кирәк. Ара-тирә су эчергәлисең, — ди Фирдүс.

Атларга булган мәхәббәтеннән тыш та егетнең мактаулы сыйфатлары җитәрлек. 6 яшеннән хоккей уйный, 7 сыйныфка кадәр биленнән сөлге төшми. 

—Үкенечем юк, күп спорт төрендә үземне сынадым. Ишек төбендә торган вагон хәтле сумканы күргәнсездер. Хоккейныкы. Эчендәге киемнәре 200 мең сумнан артык. Шуны студент вакытта ук әнидән бер тиен дә алмыйча, дәресләрдән соң эшләп, әби белән бабай биргән сәдака акчаларын тиенләп җыеп алдым. Әни аның бәясен дә әле беркөнне генә белде. Аптырап китте. Мин бит артык күп сөйләшмим, кайчагында Илнур белән Башкортстанга ук чыгып китәбез, кайткач кына беләләр. Алдан әйтсәң борчылалар, — ди Фирдүс.

Тик моннан соң бу гадәте дә чикләнер. Иярләнгән ат өстендә килеп, кәләшенең кулын сораган егет сөйгәне Айсинә белән гаилә төзегәннәр. Айсинә әлегә башкалада белем ала, терлек табибы булачак. Яшьләрнең нияте туган авылда төпләнеп, күршедә генә яңа йорт җиткерү. Афәрин! Мондый яшьләребез туган җиренә тамыр бикләгәндә авыллар бетә дип кем әйтә ала?

Тулырак фоторепортаж сылтама буенча.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы мәкалә! Егете дә бик уңган, исән- сау тигезлектә яшәсеннәр! Бәхетле булыгыз!

    Мөһим

    loading