16+

Чегәннәр активлашкан

Соңгы ай ярым вакыт эчендә Украинадан һәм Беларусьтан килеп эшләүче шундый чегәннәрнең ике төркеме тоткарланган.

Чегәннәр активлашкан

Соңгы ай ярым вакыт эчендә Украинадан һәм Беларусьтан килеп эшләүче шундый чегәннәрнең ике төркеме тоткарланган.

Универсиададан соң Татарстанда чегәннәр активлашкан. Алар, бозымны бетерү, акча алмаштыру ише сылтау белән уяулыгын югалткан гражданнарны алдый. Бүген чегәннәрне беренче карашка урта полосада яшәүчеләрдән аерып та булмый. Традицион озын күлмәкләрен, итәкләрен алар европача гадәти уңайлы киемгә алмаштырган, балалар ияртеп тә йөрмиләр. Рус телен яхшы беләләр, хәтта татарча сөйләм телен үзләштерүчеләре дә бар икән. «Татарстанлыларны уяу булырга чакырабыз», - ди ТР буенча ЭЭМның Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Николай Черных, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренә караганда, мошенник чегәннәр «кармагына» бигрәк тә өлкән буын вәкилләре каба. Мәсәлән, 23 июль көнне дүрт хатын-кыз, Спас районында яшәүче 1932 елгы бер ханымның йортына кечкенә балага сөт алу сылтавы белән кереп, хуҗабикәнең игътибарын читкә юнәлтеп, йорттан 250000 сум акча, 6 юбилей медале урлый. Чегәннәр, кагыйдә буларак, пенсионерлар йортына йә балага сөт, җылы киемнәр сорап, яки, залогка алтын әйбер калдырабыз, дип, акча сорап керә. Бер-икесе пенсионерның игътибарын җәлеп иткән арада өченчесе акча яки кыйммәтле әйберләр урлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading