Ни өчен СССРда сынаучыларның яшерен отряды булдырылган һәм ул онытылган?
Бу кешеләрнең нәрсәләр аша узуы башка сыймый.
Мизгел эчендә җир өстеннән 20-40 чакрымга күккә "ыргытылу" ничек була? Төньяк Боз океаны ярында бер атна буе 40 градус салкында яшәү ничек мөмкин? Бассейнда унике тәүлек һәм аннан да күбрәк вакыт хәрәкәтсез яту нәрсәне аңлата?
Бу уникаль отряд җитмеш ел элек булдырылган. Космоска очышлар әзерләгәндә, галимнәргә кешенең үзен экстремаль шартларда ничек тотачагын аңларга кирәк булган. Отряд шуның өчен төзелгән. Тик ул сынаучылар рәсми рәвештә механик, лаборант, техник булып йөргән. Чып-чын тәмугны кичсәләр дә, алар зур космосның күләгәсендә калганнар.
Бөтен сәламәтлекләрен космос алтарена куйган яшь егетләр бүген инде олыгайганнар. Исән калганнары. Аларны искә алучы да юк. Кайчандыр хезмәт кенәгәләренә язылган белгечлек буенча пенсия алалар. Өстәмә түләү дә, социаль ташламалар да, махсус медицина белән тәэмин итү дә юк.
Сынаучылар командасы сугыштан соңгы хәрби хезмәткә чакырылучылардан, асылда, "сугыш балаларыннан" төзелә. Бу егетләр булачак космонавтларга һәм яңа буын самолетларында очучыларга кирәк булган бөтен нәрсәне җирдә башкарган. Шул ук яки аннан да кискенрәк шартларда эшләгәннәр. Сынаучыларның эшчәнлеге регламентлаштырылмаган.
Сынауның кеше организмына ничек тәэсир итәчәген дә алдан фаразлап булмаган. Аның нәтиҗәсе бер көннән, бер айдан, хәтта еллар аша да күренергә мөмкин булган. Космонавт Владимир Комаров та: "Бу егетләргә исән вакытларында ук һәйкәл куярга кирәк", – дигән. Булачак космонавтларның сәламәтлеге өчен алар үз сәламәтлекләрен корбан иткәннәр. Кызганыч, сынаучыларның эше турында бик аз кеше генә белә.
Сынаучы Роман Коцан 58 яшендә вафат булган, аның хатыны билгеләп узганча ("Огонек" № 7, 1991 ел), "Роман инфаркт белән хастаханәдә ятканда табиб пациентның биологик яше 90 яшькә тигезләшкән”.
Сынаучыларга акча солдатларга түләнгәнчә: аена 3 сум 80 тиен. сынауның катлаулыгына карап, өстәмә түләүләр булган. Герметик кабинетта бер тәүлек утыру – 25 сум. Барокамерада 20 чакрымга күтәрелү – 10-15 сум.
Һәр көнне өч-биш чакрым йөгергәннәр. Һәр атна бассейнга йөргәннәр, ун метрлы вышкадан сикергәннәр. Алар эмбрион позасында бер хәрәкәтсез 72 тәүлек ятып тора алганнар. 15 көн буе ялангач килеш суда торганнар. Тәнеңне контрольдә тота алмасаң – батасың. Экспериментны күзәткән табиблар судан чыккан кешеләрнең тиреләре кубуын күреп тетрәнеп куйганнар.
Авиация табиблары фикеренчә, очучының организмы гадәти кешегә караганда 12 елга иртәрәк картая, ә сынаучыларда тагын да тизрәк. Башка саннар да бар. Әйтик, ачык чыганаклар мәгълүматлары буенча, ел эчендә хәрби очучылар һәм очучы-сынаучылар уртача 50-60 тапкыр үлем куркынычына дучар булырга мөмкин, 90 тапкыр – су асты көймәсендә эшләүчеләр, 100 тапкыр (бер елга якынча сынаулар саны) – авиакосмик техника сынаучылары. Очыш вакытында космонавтлар – минут саен һәм үткәрелә торган күнегүләр вакытында.
Әгәр дә демобилизациядән соң сынаучы солдатларның уртача үлем статистикасын алсак, аларның кайберләре 35-40 яшькә кадәр генә яшәгән, ә уртача гомер озынлыгы якынча 50 елны якын тәшкил иткән. Бу чикне узучылар даими авырып торган һәм күп кенә диагнозлары булган.
Мондый сынауларның соңгы нәтиҗәләре мәсьәләләре белән берәү дә беркайчан да шөгыльләнмәгән. Катлаулы техниканы үзләштерү нәтиҗәсен алырга ашыкканнар, ә еллар узгач кеше белән нәрсә булачак? Анысын "соңыннан карарбыз". Аларга киләчәккә бернинди ташлама каралмаган, тормышлары иминиятләштерелмәгән. "Җир" космосының куркынычы чын космостан ким түгел. Ә менә очучылар һәм космонавтлар турында ил кайгырткан. Аларның статусын булдырган.
Хәзерге заман очучыларының башында торган сынаучыларның статусы булмаган да, хәзер дә юк.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
“Российская газета”дан кыскартып бирелде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар