16+

Дачаларны иминиятләштергәндә нәрсә белергә кирәк?

Көз җитте, бакча сезоны да ахырына якынлашты. Дачаларда яшәүчеләр йортларын бикләп, бакча белән язга кадәр саубуллаша.

Дачаларны иминиятләштергәндә нәрсә белергә кирәк?

Көз җитте, бакча сезоны да ахырына якынлашты. Дачаларда яшәүчеләр йортларын бикләп, бакча белән язга кадәр саубуллаша.

Шуның белән бергә кышын янгыннар, коммуникацияләрдәге аварияләр һәм көчле кар яву аркасында милеккә зыян килү куркынычы сизелерлек арта. Бу проблемалардан сакланып буламы?

Әлбәттә, милекне иминиятләштерү полисы ярдәмгә килә ала. Аны фатир өчен дә, шәхси йорт өчен дә сатып алырга була. Кыш көне еш очрый торган түбәндәге зыяннан сакланып калып була:

1. Җылыту сезоны башлануга бәйле рәвештә мичләр һәм каминнар куллану аркасында чыгарга мөмкин булган янгын;
2. Электр приборлары аркасында фатирда һәм хосусый йортта чыккан янгын;
3. Бакчачылар шәһәргә киткәндә җылыту системасы торбаларыннан суны агызмау сәбәпле килеп чыккан авария;
4. Көчле кар яуганнан соң йорт түбәсенең, каралты-кураның җимерелүе;
5. Караклардан иминиятләштерү.

Индивидуаль үзенчәлекләрне исәпкә алырга һәм мөлкәтне иминләштерү полисын үзегезгә кирәгенчә көйләргә киңәш итәбез. Өстәвенә, нинди зарар килү – иминият очрагы, ә кайсылары юк икәнен аңлау өчен, иминият продуктының шартларын, мөлкәтне иминләштерү кагыйдәләрен белү кирәк.

Әгәр милкегезне иминиятләштерергә карар кылгансыз икән, килешүнең шартларын һәм кагыйдәләрен игътибар белән укыгыз. Түбәндәгеләр турында сез беренче чиратта белергә тиеш:

1. Милек хуҗасы канун буенча аның торышын күзәтергә тиеш. Бу кыш буена каралырга тиешле өй түбәсенә дә кагыла. Мөлкәтне иминиятләштерү бары тик көчле кар явудан зыян күрүчеләргә карата гына кулланыла ала.

2. Дача участогындагы барлык корылмаларны да бикләп куегыз. Бөтенләй ачык булган яки күз алдар өчен генә бикләнгән сарайдан кыйммәтле бакча техникасын урласалар, бер компания дә моны иминият очрагы дип танымаячак. 

3. Гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү опциясен дә сайларга киңәш итәбез. Янгын чыкса яки су басса, иминият компаниясе мөлкәт хуҗасына гына түгел, ә башка зыян күрүчеләргә дә, мәсәлән, зыян салынган күршеләргә дә (әлбәттә, иминият суммасы чикләрендә) түлиячәк. Әгәр бу опцияне сайламасагыз, башка зыян күрүчеләргә чыгымнар үз җилкәгезгә төшәчәк. 

Әлеге опциянең бәясе югары түгел. Тарифлар диапазоны – иминият суммасыннан 0,25% - 0,4%ка кадәр һәм төзелеш материалына, шулай ук гражданнар җаваплылыгы буенча иминият суммасына бәйле.

Милекне иминиятләштерү полисына нәрсәләр өстәргә мөмкин?

- Йорт мөлкәтен дә иминиятләштерергә була. Асылда бу исемлеккә көнкүреш техникасыннан башлап, бакча техникасы, скутерлар, фатир һәм йортта булган бөтен нәрсә керә. Бу файдалы опция, чөнки еш кына нәкъ менә йорт мөлкәте предметлары зыян күрә.

- Әгәр фатирда кыйммәтле һәм уникаль предметлар (антиквариат, борынгы җиһазлар, музыка кораллары) булса, махсус иминият шартнамәсе төзергә мөмкин. Иминият агенты шундый әйберләрне тәфсилләп тасвирлаячак һәм аларның барлык параметрларын күрсәтәчәк.
- Иминият суммасын билгеләгәндә, төзелеш һәм предметларның чын бәясен күздә тотарга һәм аны киметмәскә киңәш итәбез. Шуны аңларга кирәк, мөлкәтегезне азрак суммага иминиятләштерәсез икән, масштаблы зыян килгән очракта түләүләр җитәрлек булмаячак.

Кайберәүләр исә моңа полисның бәясен киметү өчен бара. Һәм, иминият компаниясе тулы сумманы түләгәндә дә, ул акча (мәсәлән, янгын чыкканнан соң) яңа йортны торгызу яки сатып алу өчен  дә җитәрлек булмый.

Лилия Яфизова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading