Авылларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр аз түгел, әмма алар кая барып сугылырга белми йөри.
Мондый очракта ярдәмгә Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге ярдәмгә килә. Документларны әзерләү озак барамы, хакимият вәкилләре белән элемтәгә керү җиңелме, грантлар һәм субсидияләр алу өчен нишләргә кирәк, фермер товарын сатучы менеджер булып та эшли аламы – бу һәм башка темалар хакында үзәкнең җитәкчесе Диләрә Шувалова белән сөйләштек.
— Диләрә Данияловна, сез нәрсә белән шөгыльләнәсез? Үзәгегез авыл эшмәкәрләренә ничек ярдәм итә ала?
— Без республикада өченче ел эшлибез, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ведомствосы булып саналабыз. Эшчәнлек турында әйткәндә, иң беренче шуны әйтергә кирәк, безнең фермерларыбыз җирдә эшли белә, ә барлык документларны хәзер электрон форматка күчереп бетерделәр. Бүген 9 дәүләт программасы бар, авыл эшмәкәрләре шуларның барысында да катнаша ала. Безнең бурычыбыз фермерларга документлар әзерләргә булышудан гыйбарәт. Шул ук вакытта без төрле министрлыклар, Гарантия фонды белән тыгыз элемтәдә торабыз. Күп очракта фермерлар кәгазь артыннан кая барырга да белми, без аларга киңәш һәм юнәлеш бирәбез, хәтта, мөһерегезне алырга онытмагыз, менә монда имзагызны куегыз дип тә әйтәбез. Әгәр сез авыл хуҗалыгы тармагында бизнес белән шөгыльләнәсез икән, үзегезнең министрлык кына түгел, ә башкалары һәм күптөрле күзәтчелек органнары белән дә хезмәттәшлек итәргә тиеш. Районда исә җирле хакимият, җир һәм милек палатасы бар, алар белән дә элемтәдә тору кирәк. Без кайвакыт шаяртабыз, авыл хуҗалыгына 90 процент төзүчеләр килә, ә калганы дизайнерлар дип, шуңа күрә фермерларга ярдәм бик кирәк, хәтта, оешманы ачу вакытында да дөрес итеп документ тутыру зарур. Эшмәкәрләр гадәттә грантлар бирү вакытында бик активлышап китә, чөнки чәчүгә акча кирәк, язын төзелешләр башлана, шуңа күрә дә елның беренче һәм икенче кварталында эш кызу, әмма ел буена да шөгыльләнергә юнәлешләр җитәрлек. Әйтик, безгә яшь егет килә, аңа әтисеннән милек булып ангар, бина яисә җир калган. Ул бездән: “Мин нәрсә белән шөгыльләним икән?” дип сорый. Менә без аңа төрле юнәлешләргә анализ ясаудан башлап, бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлатып бирәбез. Мәсәлән, Баулыда ат ите җитештерү белән шөгыльләнүнең файдасы юк, чөнки күрше Башкортостан респубикасыннан бездәгегә караганда арзанрак бәядән китерәләр. Ә менә Казан янында мондый төр бизнес табыш китерә ала.
— Димәк сез аларга кайсы юнәлешне сайларга, анда ничек акча эшләп буласын, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклен аңлатып бирәсез инде?
— Безнең эшчәнлекнең хикмәте менә шунда инде. Кешенең тәҗрибәсенә, кайсы җирлектә бизнес белән шөгыльләнмәкче була, аның нинди көчле яклары бар – шуларның барысын да исәпкә алып, уртак фикергә киләбез. Бервакыт өч егет килде. Яшел Үзән районындагы бер ташландык ферманы алып, шунда сөт җитештерү белән шөгыльләнмәкче булалар, чөнки ул вакытта бәясе яхшы иде. Бу эштә бернинди тәҗрибәләре юк, хезмәткәрләр каян табарга җыенулары турында белешә башлагач, бистәдә 4 мең кеше яши бит, табылыр әле, дигәннәр иде. Мин аларга игъланнар сайтында Яшел Үзәндә машина юуу станциясе сатыла, шуны алыгыз дип әйттем. Авыл хуҗалыгы тармагындагы бизнеста җаваплылык турында искәртеп тору кирәк, чөнки барысы да җиңел генә бирелә дип уйлый, ә эчке вәзгыятьне белмиләр. Тагын бер мисал: Минзәлә районыннан бер эшмәкәрнең аучылых хуҗалыгы бар, ул анда дәүләт программасына кереп, юл салмакчы иде. Ә анда катнашу өчен ул үзенең җирен муниципаль берәмлеккә тапшырырга тиеш. Әле шундый ягы да бар, ярдәм алган очракта, 7 ел буенча ул авыл хуҗалыгы предприятиесе табыш китерергә тиеш. Субсидия яисә грант алу бик яхшы инструмент, әле җаваплылык дигән нәрсә барлыгын да онытмаска кирәк. Шунысы сөендерә: фермерлар безнең үзәккә ышаныч белән карыйлар. Кайберәүләр район белән уртак тел таба алмыйча, туры безгә киләләр. Аларга иң элек нинди программага кереп булу мөмкинлеген, нинди формада эшчәнлек алып барырга кирәклеген аңлатабыз. Кемгәдер “Гаилә фермасы” бара, кемдер әле эшен башлап кына җибәргән һәм аңа “Агростартап” күбрәк туры килә.
— Ә Татарстанда ул программаларда катнашырга теләүчеләр күпме?
— Менә быел грант алуга 242 кеше гариза бирде. Әлбәттә, барысына да акча җитмәскә мөмкин, әмма безнең бурычыбыз Авыл хуҗалыгы министрлыгындагы ярдәм турында гына сөйләү түгел. Шул ук Икътисад министрлыгының программалары турында мәгълүмат җиткерәбез, ташламалы кредитлар да байтак – эшмәкәрләр һәрберсен куллана ала. Дөресен генә әйткәндә, дәүләт ярдәмен алучылар тулы бер цикл турынла уйлап, эшкә алынырга тиеш. Әйтик, башлангыч фермер буларак “Агростартап” программасында катнашкан кеше, берничә елдан соң “Гаилә фермасы”на дәгъва белдерсә бик яхшы була. Ә күпмедер вакыт узганнан соң, шул ук фермер эшкәртү цехын ачып җибәрә ала. Шунысы да мөһим, әгәр кемнеңдер алга таба үсеш буенча планнары булмаса, мәсәлән, аның бер фермасы бар һәм грант бирелде ди, ул 5 елдан соң ябылачак. Тулы бер җитештерү циклы турында уйлап килсәң генә уңышка ирешергә мөмкин. Бизнес-план белән грантның бер-берсенә туры килеп бетмәвен дә аңлап эш итү зарур. Дәүләт ярдәмен биргәндә сиңа нәрсә үрчетергә, нинди товар җитештерергә кирәклеген бәйнә-бәйнә аңлаталар. Бизнес-планда бөтен мөгезле эре терлегең юкка чыкса, нишләргә була дигән сорауга җавап юк.
— Ул грант өчен генә килгән кешеләрне ничек фаш итәсез соң? Алар акча ала да, биш ел узгач, ябыла бит.
— Андыйлар алдан ук күренә. Кешедә авыл хуҗалыгы бизнесында эшләү тәҗрибәсе булмаса да, без аңа: йөрмә монда, дип әйтә алмыйбыз. Бәлки аның идарә итү сәләте көчледер? Бөтен нәрсә дә документлар ярдәмендә тәртипкә салына. Дәүләт акчасын алучылар үзләрен кемнәр тикшерәсен аерым-ачык белә. Алар арасында Хисап палатасы аудиторлары, прокуратура вәкилләре булырга мөмкин. Әле квартал саен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да киләчәкләр. Әйтик, аның грант буенча 25 баш сыеры булырга тиеш ди, әмма фермада алар күренми. Белгечләр аңа башта кисәтү җибәрә һәм хатаны төзәтү өчен вакыт бирә. Шунда ук бизнесны ябу турында сүз бармый, чөнки вәзгыять төрле булырга мөмкин. Әйтик, элеккеге фермерның махсус хәрби операциягә киткән булуы, кемнеңдер авырый башлавы ихтимал. Бүген еш кына шундый нәрсә дә килеп чыгарга мөмкин: грантка гариза биргәндә төзелеш 5 миллон сумга исәп тоткан булган, ә хәзер аның бәясе бермә-бер артты. Һәр очракны аерым карыйлар. Яшерен-батырын түгел, безнең үзәк рәсми хакимият органнары белән фермерлар арасында күпер буларак кабул ителә. Медицина өлкәсендәге кебек үк профилактикага эшлибез. Берәр фермер сыер алырга уйласа да, безгә мөрәҗәгать итә ала, ә үзәк аларга нинди субсидия алырга булганлыкны, гомумән, хәзерге вакытта бу кирәкле гамәлме, юкмы – шуны аңлата. Бозаулар сатып алганда ук документларың дөрес итеп тутырылса, соңыннан дәүләт ярдәме алу җиңелрәк була, чөнки дилер артыннан чабып йөрергә кирәкми.
— Районнарда күп йөргәч, шуңа игътибар иттем: фермерлыкка авыл советы башлыгы булып эшләгән яки колхоз җитәкләгән кеше бара, гади халык андый юнәлешкә кереп китми кебек. Сезгә шулай тоелмыймы?
— Хәзер андый тенденция бетте инде ул. Бу агым ничәдер еллар элек зур аграр предприятиеләрнең җитәкчеләре бакыйлыкка күчеп яисә башка тармакка китеп, бизнеслары балаларына калгач, булып алды. Ә яшьләр авыл хуҗалыгы тармагын аңламый. Андыйларны хуҗалык белән идарә итәргә өйрәтү курслары да эшләнгән иде бит. Ә хәзер замана белән бергә атлаучы яшьләр авыл белән бәйле бизнеска килә. Элеккеге фермерлар продукция өчен тартма ясарга кирәклеге турында уйлап та карамаса, бүгенгеләр атна саен төрле семинарларга йөри, Мәскәүгә барып, кирәкле кешеләр белән очраша, тәҗрибә туплый. Әйтик, элегрәк без балны 3 литрлы банкада ала идек, хәзер аны без кашыклап ашамыйбыз. Шуңа күрә дә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәр 200 граммлы кәрәз яисә Кукмарадагы бер фермер сыман 15 грамм бал сыя торган тартма ясый. Базарны һәм ихтыяҗны аңлый торганнар тиз арада яраклашалар.
— Хәзер фермерлар, авыл эшмәкәрләре нинди төр бизнеска игътибар бирәләр? Кайсы темалар модада?
— Барысы да кесәңдәге акчадан тора. Ни өченме? Әйтик, бүген яхшы мал суя торган цех төзү өчен, ким дигәндә, 40 миллион сум акча кирәк. Әле эшкәртү урыннарын да булдырсан, әлеге бәя ике мәртәбә арта. Бизнес белән шөгыльләнергә теләүче бар кеше дә шуның кадәр акчаны проекта бирергә әзер түгел. Бу очракта акрын гына максатына таба баручылар сөендерә. Башта ул субсидия алып, кечкенә генә кооператив төзеп куя, ә аннары яхшы җиһазлар кайтарта, соңыннан исә эшкәртүгә кереп китә.
— Менә сөт белән шөгыльләнү акча китерми бит инде, бәясе төшеп бетте...
— Монда ике төрле әйтеп була. Мәсәлән, Лаеш районындагы бер фермер хәлләр мөшкел булган вакытта да Казандагы ресторанга сөтнең литрын 50 сумнан сатты. Сыйфат та зур роль уйный. Биектау комбинаты сөтне Атабай авылыннан ала. Әгәр инде без фермерлар арасындагы тренд турында сүз кузгатсак, алар хәзер үзләренең эшкәртү цехларын булдырырга тырышалар. Шунысын әйтә алам, республикада ашлыкны без зур күләмдә үстерәбез, әмма югары сортлы он җитештерүчеләр аз. Статистикага карасак, Татарстанга токмачның - 63, ярмаларның 58 процентын читтән кертәләр. Бездә дә аны җитештерәләр, әмма аның сыйфатын карарга кирәк, сәүдә челтәрләренә керерлекме ул, көндәшләр арасында ничек күренәбез. Әйтик, Баулыда төрле төстәге он, яшел карабодай җитештерәләр, аны маркетплейсларда саталар. Товарны халыкка күрсәтү өчен яхшы мәйдан. Бөгелмәдә исә хлебцы ясыйлар. Республикага яшелчә белән җиләк-җимешләр дә күп кертелә. Аны үзебездә үстереп була, соңгы арада районнарда фермерлар әлеге юнәлештә эшли башладылар. Сарык итенең дә күп өлеше читтән кертелә. Үз өйләрендә тәмле итеп казылык яисә колбаса ясаучылар күп, әмма сертификация узасылары килми. Фермерлар документ ясаудан курка, бәлки шул сәбәпле үзебезнең продукция күләме аз шикелле күренәдер.
Комментарийлар