16+

Эшмәкәрләр хәйриячелектә яшәү ямен таба

Эшмәкәрләрне хәйрия эшенә максатчан рәвештә тарту, игелекле гамәлләр кылуны популярлаштыру эше үсеш ала.

Эшмәкәрләр хәйриячелектә яшәү ямен таба

Эшмәкәрләрне хәйрия эшенә максатчан рәвештә тарту, игелекле гамәлләр кылуны популярлаштыру эше үсеш ала.

Республикада “Меценатлар” бизнес бергәлеге оештырылган, ярты ел эчендә бу оешмага 250гә якын бизнесменны җәлеп иткәннәр. 4 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак “Бизнес во благо” бөтенроссия эшмәкәрләр форумы бизнес вәкилләрен хәйриячелеккә тагын да якынайту максатын күздә тота.  

Гомумән алганда, соңгы вакытта эшмәкәрләр арасында хәйриячелек тенденцияләре үзгәреш кичерә. Үз эшен булдырган кешеләр акча биреп котылырга гына түгел, ярдәмгә мохтаҗлар белән турыдан-туры аралашып, үз яхшылыгының нәтиҗәсен күрергә омтыла, ди «Меценатлар» бизнес бергәлеге рәисе, “Кеше приюты” попечительлек советы рәисе Ильяс Гыймадов.

-    Эшмәкәрләр үз бизнесын башлап кына җибәргәндә, бик көчле мотивация белән эш итә. Аларның машина, фатир алырга акча эшлисе килә. Әмма инде тотрыклылыкка чыккач, күбесе яшәү, эшләү мәгънәсен югалта, аларга күңелсез була башлый. Бу моментта эшмәкәрләр эзләнергә тотына. Психологларга, коучларга мөрәҗәгать итә. Шушы чакта иң яхшысы – мохтаҗ булганнарны үз күзләре белән күрү. Эшмәкәр рәхмәтле әбиләрнең күзләренә карагач һәм үз куллары белән ярдәм итә башлагач, ул яшәү ямен, мәгънәсен таба. Ул тагын да күбрәк акча эшләү өчен энергия ала, - ди Ильяс Гыймадов.  

“Кеше приюты” социаль реабилитация һәм адаптация үзәгенең гамәлгә куючысы Азат Гайнетдинов сүзләренчә, хәзерге катлаулы чорда бизнес, хакимият һәм җәмәгатьчелекнең берләшүе таләп ителә. Мохтаҗлар саны артканнан-арта бара, кулга-кул эшләгәндә генә хәйриячелек проектларының дәвамлылыгына ирешеп була. Татарстан бу өлкәдә алдынгы урыннарны алып тора. 

-    Без хәйриячелек, меценатлык фундаментын салабыз. Үзенә күрә тәрбия эше башкарыла. Эшмәкәрләр акча эшләп, үзләре турында гына уйлап калмыйча, мохтаҗларга да ярдәм кулы суза. Бу берләштерә дә. Башка төбәкләргә үрнәк булып торабыз, - ди Азат Гайнетдинов.

Гомумән алганда, хәйриячелек ул чир кебек, ди ул. Кеше бу эшчәнлек белән системалы шөгыльләнә башлагач, ул яшәү рәвешенә әверелә. Эш күләме зур булса да, бу ләззәт бирә.

Әйтик, “Кеше приюты” проекты Татарстанда кайнар аш белән тәэмин итүнең 17 пунктын булдырган. Ел ахырына кадәр тагын икене ачу планлаштырыла. Гомумән алганда, планда өләшенә торган кайнар аш порцияләре санын 10 меңгә җиткерү. Болар барысы да берләшеп эшләгәндә генә мөмкин, ди проектны гамәлгә куючылар.

“Бизнес во благо” форумы үз чиратында тагын да күбрәк эшмәкәрләрне игелекле эшләр кылуга җәлеп итәр, дип ышаналар. Биредә  аларны яңа танышулар көтә, бизнес вәкилләре үзара аралаша, тәҗрибә уртаклаша, үзен күрсәтә, кызыклы спикерлар чыгышларын тыңлый алачак. Әмма төп максат исә бизнесменнарга хәйриячелек кыйммәтләре сеңдерү, ди Ильяс Гыймадов. 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль өлкәдә эшчәнлек алып баручы дәүләтнеке булмаган оешмаларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Республикада социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестры формалаштырылган, аларга субсидияләр бирү шартлары һәм механизмнары билгеләнгән, грант һәм башка төр ярдәм күрсәтелә. Бүген Татарстан Республикасы социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына 29 дәүләтнеке булмаган оешма кертелгән: 20 – өлкәннәргә һәм инвалидларга, 9 – мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә ярдәм күрсәтә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading