16+

Эштән соң миңа шалтыратма!

Австралиядә эштән соң хезмәткәрләрне борчыган җитәкчеләрне штрафка тарталар.

Эштән соң миңа шалтыратма!

Австралиядә эштән соң хезмәткәрләрне борчыган җитәкчеләрне штрафка тарталар.

Яңа закон эш бирүчеләргә эш көне булмаган вакытта хезмәткәрләргә шалтыратуны һәм язуны тыйган. Ә штраф шактый – 93 мең Австралия доллары (сумнарга күчереп исәпләгәндә – 5,7 миллоинга кадәр).

Ил премьер-министры Энтони Альбанезеның фикеренчә, кешеләргә тәүлегенә 24 сәгать өчен түләмиләр бит, алар көненә 24 сәгать эшләргә бурычлы түгел. "Бу психологик сәламәтлек мәсьәләсе", – дип саный сәясәтче, аныңча ул хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенә китерәчәк. 

Ә менә бизнес хуҗалары нәкъ киресенчә чыгар дип уйлый. Аларны мондый перспектива аптырашта калдырган, документны кискен тәнкыйтьләүләре дә шуннан. Әмма шунысы да бар: "нигезсез шалтыратулар" гына тыелган, ә ашыгыч чакыру рөхсәт ителә, гәрчә канун бу хакта анык билгеләмәләр бирмәсә дә. 

Эш сәгатеннән соң шалтыратулар проблемасы пандемиядән соң аеруча кискен чагыла башлаган, чөнки ул вакытта күпләр офис һәм йорт арасындагы чикләрнең бетүенә күнеккән булган. Шундый ук кануннар кайбер илләрдә кабул ителгән инде, әмма нәтиҗәлелеге төрле җирдә төрлечә.

Франциядә мондый закон 2017 елдан бирле эшли. Канунны табиблар һәм психологлар киңәшләре нигезендә һәм халыктан сораштырулар уздырганнан соң кабул иткәннәр, ә бу инициативаны французларның 60 проценты хуплаган. Мәгариф министрлыгы аргументациясе буенча, хезмәткәрләр даими стресста булган һәм бу хезмәт җитештерүчәнлегенә, шул ук компания һәм предприятиеләр күрсәткечләренә дә тискәре йогынты ясаган. Нәтиҗәдә моннан ил икътисады зыян күргән.

Әмма, хезмәт мәсьәләләре буенча адвокат Пьер Шевияр санаганча, күпчелек хезмәткәрләр, җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрне бозарга һәм бу аларның хезмәт буенча алга китүенә йогынты ясарга мөмкин дип куркып, аларның шалтыратуларына җавап бирүдән баш тартмыйлар.

Италиядә эштән "читләшү хокукы" документларда инде берничә ел язылган. Хезмәткәрләрне, әгәр алар эш вакытыннан тыш җавап бирмәсәләр, дискриминацияләү тыела. Хокуклары бозылган очракта хезмәткәрләр профсоюзларга яки компетентлы органнарга мөрәҗәгать итә ала. 

Шундый ук законнар Бельгиядә, Испаниядә, Португалиядә, шулай ук Латин Америкасының күп кенә илләрендә гамәлдә. 
(“Российская газета”дан кыскартып бирелде)

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Фото: ru.freepik.com


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading