16+

«Фестивальдә катнашу өчен кассета тасмаларыннан бизәкләр үрдем»

Язмыш Каратунда яшәүче Алсу Камалтдинованы балачактан сыный.

«Фестивальдә катнашу өчен кассета тасмаларыннан бизәкләр үрдем»

Язмыш Каратунда яшәүче Алсу Камалтдинованы балачактан сыный.

Ләкин ул тәкъдирләргә буйсынып, түземле булып, сабыр канатларын сындырмыйча, алга таба көр күңел белән яшәргә үзендә көч таба.

Мөмкинлекләренең чикле булуына карамастан, бер генә дә тик тормаска тырыша Алсу. Кул эшләре белән шөгыльләнә, шигырьләр иҗат итә, чәчәкләр, гөлләр үстерә. Матурлыкны күңел күзе белән күреп, үзенә файдалы шөгыль табып, киләчәккә матур уйлар белән яши.

– 2,5 яшькә кадәр сау-сәламәт бала булганмын. Аннан көзән җыерулар килеп чыга. Өянәкләр күптән кабатланганы  булмаса да, сызлаулар калды. Даруларны гел эчеп торам. Үземә игътибарлы булырга тырышам, – ди ул үзе. 

Алсу апа Биеш мәктәбендә 8 классны тәмамлый. Матурлыкка, табигатькә гашыйк кыз бала декоратив үсемлекләрне үстерү буенча белгечлек алырга теләп укырга керә. Ләкин, абыйсы юл һәлакәтенә очрау сәбәпле, бу хыялын тормышка ашыра алмый. Шулай да, чәчәкләргә карата мәхәббәт аның күңелендә мәңгелеккә урын ала. 

– Яшьлектәге хыялымны хәзер үземнең бакчада тормышка ашырам. Бик яратып чәчәкләр үстерәм. Бакчамны иң беренче лалә чәчәкләре бизи. Аннары берьеллык чәчәкләр урын ала. Үсентеләрен дә үзем үстерәм, – ди ул. 

Өйләрендә дә тәрәзә төбе саен гөлләр урын алган. Алсу апа аларның һәрберсенә игътибарын кызганмый. Бигрәк тә миләүшә һәм бегония гөлләрен ярата икән. 
Алсу апа шулай ук кул эшләренә дә оста. Нинди генә матур киемнәр, өстәл япмалары, урындык өслекләре, шәлләр юк аның шкафында. Пар аккошларны да күңел җылысын биреп бәйләгән. Барысы да матур, пөхтә һәм җиренә җиткереп ясалган.

– Бәйләргә мәктәптә укыганда ук өйрәндем. Иң беренче үземә башмак бәйләп кидем. Аннан элмәкләп бәйләргә өйрәндем. Фестивальдә катнашу өчен кассета тасмаларыннан бизәкләр үрдем. Аннан зуррак эшләргә алындым, – ди оста куллы райондашыбыз. 

Үзе өчен жилет, шәл, кофталарны төсле җепләрдән бәйләсә, фотосурәтләр кую өчен рамнарны берничә төрле кәтүк җебеннән үргән. 

– Кич белән телевизор карарга утыргач, кулыма бәйләү алам. Әлеге эш миңа рәхәтлек бирә, тынычландыра. Бу вакытта мин онытылып торам. Табиблар да файдалы шөгыль табарга куша. Азрак ошамаган җирләре, чыгып калган җепләре булса, яңадан сүтеп эшлим. Нәтиҗәне күреп күңел сөенә, – дип хисләре белән дә уртаклаша Алсу апа. 

Ул шулай ук шигырьләр яза. Үзенең иҗат җимешләрен яттан белә. Күңеле нечкә, йөрәге сизгер аның. 
Алсу апа Камалтдинова – дин юлында. Ул мәчеткә йөри, бик күп догалар өйрәнгән. Гарәп хәрефләрен укый белә. 

– Әтиемне, аннан соң әниемне югалтуны бик авыр кичердем. Әти-әниемә догада тору өчен дин юлына бастым. Гарәп хәрефләрен укырга кечкенәдән әниемнең апасы өйрәтте, – диде ул. 

Алсу апа бүгенге көндә абыйсы Таһир тәрбиясендә яши. Йорт эшләрендә мөмкин кадәр булышырга тырыша. Авырту-сызлауларын да тормыш мәшәкатьләре һәм шөгыльләре белән баса. Язмыш сынауларын ничек тә җиңәргә, яшәүнең тәмен тоярга омтыла. 

Ләйлә Шиһабиева, Апас районы 
 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading