Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан парламентының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Бу чакырылышта иң истә калган законнарның берсе - үзем җитәкләгән эшче төркем белән берлектә эшләнгән «Татарстандагы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы» законга үзгәрешләр кертү турында»гы канун. Гамәлдәге канунга 922 нче елның 21 маенда Болгар дәүләтендә Ислам диненең рәсми кабул ителүе турындагы төзәтмәне керттек, хәзер бу бәйрәм ел саен аның нигезендә билгеләп үтелә. Шул ук атап үткән канунга Ураза гаетен Татарстанда бәйрәм көн дип игълан итү турында өстәмә кертелүне зур вакыйга булды дип саныйм. Бу хактагы закон проектын безнең комитет эшләп тәкъдим иткән иде. Әлеге канунның кабул ителүе республикада дини бәйрәмнәр арасында балансны саклау ягыннан да әһәмиятле. Тагын бер мөһим закон татар телен дәүләт теле буларак куллануга кагыла. Анысын 2012 ел азагында кабул иткән идек. Россиядә рус телен дәүләт теле буларак куллану турында федераль закон бар, ул барлык субъектларда да гамәлдә. Ике дәүләт теле гамәлдә булган Татарстанда ни өчен әле татар телен дәүләт теле буларак файдалану турындагы канун булмаска тиеш?! Без бу законда татар халкы кулланган өч төрле имлага да игътибар иттек. Киләчәктә бу закон нигезендә республика программасы кабул ителеп (бәлки Мәгариф министрлыгы кысаларында булыр ул программа), мәктәпләрдә бу өч әлифба өйрәтелергә тиеш, дип саныйбыз. Аны белмичә торып, без үзебезнең тарихыбызны өйрәнә алмаячакбыз.
Татарстанның мәгариф турындагы яңа кануны да бу чыгарылышта кабул ителде. Законга әле беркайчан да аерым һөнәр ияләренә, сез менә шул кадәр хезмәт хакы алырга тиешсез, дигән маддә кертелгәне юк иде. Бу законда, ниһаять, шуңа ирештек. Укытучыларның хезмәт хакы республикадагы уртача эш хакыннан ким булырга тиеш түгел, дигән статья кертелде. Бу бик яхшы яңалык. Шушындый яңалыкны мәдәният өлкәсенә дә кертергә иде. Быел - Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы. Киләсе елда Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Әдәбият, мәдәниятне үстерү өчен, иң беренче чиратта, мәдәният хезмәткәрләренә зур игътибар бирелергә тиеш. Бүген аларның уртача хезмәт хакы 14 мең сум гына.
Авылларны саклау бүген безнең иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. Моның өчен Татарстан авылларын үстерү буенча комплекслы дәүләт программасын кабул итсәк, яхшы булыр иде. Мин аны күптәннән күтәреп киләм, аңлый башладылар, әмма карар кабул итә алганыбыз юк. Киләсе чакырылышта Татарстан авылларын үстерү буенча комплекслы дәүләт программасы кабул ителсә, ул зур казаныш булыр иде.
Ислам ӘХМӘТҖАНОВ, ТР Дәүләт Советы депутаты:
- Республикабыз моңарчы икътисадта үзенең ныклы сүзен әйтеп килде һәм килә. Узган 2013 елда Татарстан синтетик каучук җитештерүне - 7,9 процентка, полистирол җитештерүне 26,2 процентка арттыра алды. Инвестицияләр җәлеп итүдә, төзелештә, машина төзелешендә горурланып сөйләрлек эшләребез күп. Ел саен Татарстан федераль казнага 750 млрд сумнан артык салым күчерә. Ә үзебезнең Татарстан бюджетына 170 млрд сум кала. Яңа сайланган парламент, Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән бергә, Мәскәүгә күчерелә торган салым күләмен берникадәр киметә алса, моны җиңү рәвешендә кабул итәр идек.
Фәрит МИФТАХОВ, ТР Дәүләт Советы депутаты:
- Бу чорда республика өчен мөһим кануннар күп кабул ителде инде. Социаль сәясәт комитет әгъзасы буларак, халыкның социаль-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгәннәре, халык күңеленә барып җитә торганнары минем өчен аеруча якын. Аннары «Татарстандагы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы» законга Ислам дине бәйрәмнәренә кагылышлы үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертүне аерым әйтәсем килә. Аның берсе 922 нче елның 21 маенда Болгар дәүләтендә Ислам диненең рәсми кабул ителүен бәйрәм итүгә кагылса, икенчесе Ураза гаетенең Татарстанда бәйрәм көн дип игълан ителүе булды.
Киләсе чакырылыш депутатларына теләкләрем шул: халык белән тыгыз эшләсеннәр, гел халык арасында булсыннар. Алар, без депутатларны дөрес сайлаганбыз икән, диярлек булсын. Аннары халык ышанычлылары һәр конфессия вәкиле белән тыгыз эшләргә тиеш. Сайлаулар алдыннан гына мәчетләргә, чиркәүләргә йөреп, аннары бирегә аяк та басмауны дөрес хәл дип санамыйм, һәрвакыт аралашып яшәргә кирәк. Яңа чакырылыш шулай ук Татарстанга, бүгенге үсеш ритмын төшермичә, алга барырга ярдәм итсен иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар