16+

Газета киоскларын кире кайтарачаклармы?

Басма матбугатны иң күп укыган төбәкләрнең берсе булган Татарстаныбызда да матбугат тарату системасы мөшкел хәлдә.

Газета киоскларын кире кайтарачаклармы?

Басма матбугатны иң күп укыган төбәкләрнең берсе булган Татарстаныбызда да матбугат тарату системасы мөшкел хәлдә.

Октябрьдә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм мәгълүмат министрлыгында Россиядә газета киосклары санының кискен кимүенә игътибар иттеләр. Ел саен аларның саны бер меңгә азая икән. Бүгенге көндә бөтен ил буйлап нибары 13 мең тирәсе газета һәм журнал тарату нокталары исәпләнә. Басма матбугатны иң күп укыган төбәкләрнең берсе булган Татарстаныбызда да матбугат тарату системасы мөшкел хәлдә. Бу хакта кичә Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында уздырылган “түгәрәк өстәл”дә әйтелде. Эшлекле сөйләшүдә төрле төбәкләрнең башкарма һәм муниципаль хакимият вәкилләре, эшмәкәрләр, нәширләр катнашты. Бу бик күпләрнең үзәгенә үткән мәсьәлә булып чыкты.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу теманың җиңелләрдән түгел икәнен билгеләде. Аның сүзләренчә, басма матбугатны сату буенча стационар обьектлар саны нормативка караганда 3 тапкырга кимрәк.

Даими рәвештә нәширләр һәм муниципалитетлар мәнфәгатьләрен яраштыру юлларын эзлибез. Сораулар бик күп. Без федераль колегаларыбыз, башка төбәкләр тәҗрибәләрен карарага һәм үзебез өчен яраклы вариантларны билгеләргә кирәк. Тема бөтен Россия буенча четерекле, бердәм сәясәт юк, - дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев.

Республикада басма продукцияне ваклап сату инфраструктурасы бик түбән дәрәҗәдә булуын Татарстан Басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе президенты Венера Якупова да дәлилләде.

Республикада басма тармакны саклап калу гына җитми, аны үстерергә кирәк. Безнең гражданнар газета һәм журналлар укырга ярата, әмма соңгы елларда күп сәбәпләр аркасында бу хезмәттән файдалану кыенлашты. Татарстан Россиянең 85 төбәге арасында ваклап сату нокталары саны буенча рейтингта 63нче урында тора. Бездә 23 мең гражданга бер матбугат киоскы туры килә. Нормативлар буенча бездә 600 киоск булырга тиеш, ә бездә алар нибары 168, - ди ул.

Россия буенча уртача алганда, 10965 кешегә бер киоск туры килә. Үзәк федераль округта тарату системасы берникадәр сакланган әле. Монда 8,6 мең кешегә  бер киоск исәпләнә. Липецк һәм Воронеж тәҗрибәләре уңай мисал итеп китерелде. Биредә күп еллар дәвамында хакимият тарафыннан бу тармакка максатчан ярдәм күрсәтелә.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков матбугатны таратуның заманча алымнарын куллану мөһимлеген ассызыклады. Журналларны маркетплейсларда һәм вендинг аппаратлары ярдәмендә сата башлау уңышлы тәҗрибә буларак китерелде. Сатучылар эшләп азапланасы юк, хезмәт хакы түләүдә экономия, урын арендасы кыйммәт түгел, дип, Шамил Садыйков вендинг аппаратларының өстенлекле якларын сөйләп китте. Өстәвенә, мондый сатып алулар яшьләр өчен уңайлы булуын билгеләде ул. Алар кеше белән аралашырга, нәрсәдер сорарга яратмый, вендинг аппаратлары исә кеше белән контактка кермичә генә кирәкле басманы сатып алу мөмкинлеген бирә.

Гүзәл Насыйбуллина

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading