16+

Халык хәтерендә – Тукай

Елдагыча, 15 апрельдә татар җәмәгатьчелеге Тукай хәтерен яңартып, аның каберен зиярәт кыла. Быел да бу көнне Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына татар зыялылары, шагыйрь һәм язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрь рухына дога кылып, чәчәкләр салырга килде. 1913 елның 2(15) апрелендә, егерме җиде яшен дә тутырмыйча арабыздан киткән Габдулла Тукай, шөкер, һаман...

Елдагыча, 15 апрельдә татар җәмәгатьчелеге Тукай хәтерен яңартып, аның каберен зиярәт кыла. Быел да бу көнне Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына татар зыялылары, шагыйрь һәм язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрь рухына дога кылып, чәчәкләр салырга килде.
1913 елның 2(15) апрелендә, егерме җиде яшен дә тутырмыйча арабыздан киткән Габдулла Тукай, шөкер, һаман халык хәтерендә, телендә, яшәешендә булуын дәвам итә. Аның исеме үзе үк «Шагыйрь» һәм «Халык» сүзләрен тыгыз бәйләп торучы олпатлылыкка әверелде. Чарада катнашучылар Тукайны һәм аның иҗатын зур горурлык белән искә алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading