16+

«Һәр мизгелгә сөенеп, елмаеп-көлеп, кинәнеп яшим дә яшим. Көлеп үлсәм генә инде”

Дусларым, кайсыгыз белә, Аллаһ биргән бердәнбер гомеребезне нәрсә кыскарта? Нәселдән килгән чирләрме? Начар гадәтләрме? Авыр эш шартларымы? Яшәү рәвешеме?

«Һәр мизгелгә сөенеп, елмаеп-көлеп, кинәнеп яшим дә яшим. Көлеп үлсәм генә инде”

Дусларым, кайсыгыз белә, Аллаһ биргән бердәнбер гомеребезне нәрсә кыскарта? Нәселдән килгән чирләрме? Начар гадәтләрме? Авыр эш шартларымы? Яшәү рәвешеме?

Изге “Корьән”дә ана карынындагы Адәм баласы яралгысына җан иңгәндә үк, язмышы тәгаенләнә: аның җирдә күпме гомер сөрәсе, ничаклы сулыш аласы, күпме ризык җыясы, нинди эш-гамәлләр кыласы тәкъдиренә язып куела, диелә. Бер уйласаң, язмышыңа ни язылса, шуны күрергә тиешсеңдер кебек.

Кешеләр белән якыннан аралашсаң, берәүнең дә “сандыгы” буш түгел икәне ачыклана. Гомер юлларыбыз аклы-каралы полосалардан тора. Кайберәүләр сикәлтәле язмыш сынауларын кичкәндә, каршылыкка юлыгуга, югалып кала. Хәмер, наркомания сазлыгына бата, җинаять кыла, һәлакәт юлына баса. Икенчеләре, авырлыкларга тешен кысып түзеп, егылган яки тезләнгән җиреннән торып баса, башын югары тотып, өметен югалтмыйча, алга атлый. 
Аллаһ Тәгаләнең: “Яраткан колларымны авырлыклар биреп сынармын, әмма күтәрә алмаслыгын бирмәм”, – дигәнен онытмыйк. Башым бәла-казадан арынмый, уйларым караңгы, җаным хәсрәтле дип, үз-үзеңне кызганып зар елап утырудан ни мәгънә? Караңгы төннән соң яктырып кояш чыгачагы, сызылып таң атачагы, салкын кыштан соң, чәчәкле җылы ямьле яз киләчәге бәхәссез.

Бүгенге тынычсыз, катлаулы вазгыятьтә, телеэкраннардан агылган негатив хәбәрләргә көенеп, сәясәтчеләрнең сафсаталы фикерләре белән саташып, шөкәтсез соры көздә кара уйларга чумып, диванга ябышып катып, депрессиягә бирелә күрмик! Бары тик изге гамәлләр кылып, игелекләр эшләп, рухыбызны савыктыру, табигатькә чыгып, саф һавада җәяү йөргәндә, җиһандагы гармонияне тоеп, көч алу, яхшы күңелле кешеләр белән аралашып, якты уйлар уйлап, догалар ятлап, ихластан гыйбадәт кылу, гыйбрәтле китаплар, милли рухлы гәҗитләр укып, музыка тыңлап, рухыбызны ныгыту, мәдәни чараларда катнашып, күңелебезне күтәрү, җаныбызны сафландыру бик мөһим. Психологлар: уйлар материальләшә, дип кисәтә. Димәк, нәрсә уйласак, шуның гамәлгә ашуы бик ихтимал. Кешене өмет яшәтә дә, яшәртә дә икәнен онытмыйк. Фикерләремә ачык мисал итеп, гыйбрәтле язмышлы бер ханымның тормыш юлы, яшәеш фәлсәфәсе белән таныштырып үтәсем килә.

 Бүгенге заманда иң озын гомерле булып саналган, әлеге җәһәттән дөнья рекорды куйган француженка Жанна Луиза Кальман якты җиһанда 122 ел да 164 көн яшәгән. Кыз Орлида туган. Парижда Эйфель манарасы торгызылган вакытта, аңа 14 яшь булган. Тантаналы вакыйгада данлыклы Ван Гог та катнашкан. 1988 елда дөньякүләм танылган рәссамның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, Жанна Луиза ханым, манара бастырып куелган вакытта Ван Гогны якыннан күрүе, талантлы кылкаләм остасының бик өтек, кызганыч, таушалган кыяфәттә, начар киемле, төшенке кәефле, караңгы чырайлы булуы турындагы хатирәләре белән уртаклашкан. Мадамның яшәү рәвеше, уй-фикерләре, үз-үзен тотышы, тормыш фәлсәфәсе, эш-гамәлләре сокланып тел шартлатырлык, физик активлыгы, хәрәкәтчәнлеге күпләргә үрнәк алырлык. 85 яшендә фехтование белән шөгыльләнгән. 

90 яшьлек чагында Кальманның туган-тумачасы үлеп беткән, якыннары калмаган. Ялгыз карчык моңа уфтанып, хәсрәтләнеп елап кына утырмаган, зиһенен эшкә җигеп, авыр хәлдән чыгуның бик дөрес юлын тапкан. Милеге белән идарә итүне 47 яшьлек юрист Раффрига ышанып тапшырган. Килешү буенча, ул ир-ат ай саен рента түләп, карчыкның соңгы сулышына чаклы, аның тормыш-көнкүрешен матди яктан тәэмин итәргә, әби исә аңа йорт-җирен, барлык мал-мөлкәтен мирас итеп калдырырга тиеш булган. Юрист, йортның бәясен ун ел эчендә түләп бетереп, карчык үлгәч, милекне тулаем үзенеке итеп, рәхәтен күрергә өметләнгән.

Әмма язмыш үзенчә хәл иткән, 30 ел дәвамында рента түләп чиләнгән Раффри 77 яшендә үлеп киткән. Гаять озын гомерле карчыкка рента түләве вазыйфасы, канун нигезендә, мәрхүм юристның тол хатынына, соңрак балаларына йөкләнгән. Жанна Луиза гомеренең соңгы көннәренә чаклы зирәк акыллы, шат күңелле, мәзәкчән, позитив, хәрәкәтчән, яхшы хәтерле булып калган. Әбекәй 100 яшендә велосипедта элдергән. 114 яшендә кинога төшкән. 115 яшендә ботына операция ясаткан. Үз-үзен начар хис итмәсә дә, күзләре начар күрү сәбәпле, әледән-әле сигаретын кабызып бирсеннәр өчен, янәшәсендәге кешеләрне борчыйсы килмәгәнгә күрә генә, 117 яшендә тартуын ташлаган. 120 нче туган көнендә аннан: “Киләчәгеңне ничек күзаллыйсың?” - дип сораганнар. Ул озак уйлап тормаган: “Бик кыска итеп”, - дип җавап биргән. 

Кемнәрдер тумас борын картайган, ә ул 122 яшькә җиткәндә дә, яшәү ямен югалтмаган, күңеле белән унҗидедә калган. Аның тормыш фәлсәфәсе бүген дә актуаль. “Яшьлек физик тәнеңнең нинди хәлдә булуына карамый, ә күңел халәтеңә бәйле. Соңгы җитмеш елда тышкы кыяфәтем бигүк матур булып күренмәсә дә, мин үземне бары тик кыз бала кебек хис итәм. Бер генә җыерчыгым бар. Хәзер мин шуның өстендә утырам, - дип кеткелдәп көлгән шаян әбекәй. - Аякларым ныклы “тимердән” иде, соңгы арада әкренләп “күгәрә” башладылар әле. Соңгы елларда начар ишетәм, начар күрәм, әмма боларның барысы да чүп кенә. Тормышны бик нык яратып, кадерен белеп яшим. Аппетитым яхшы. Баллы ризыклар белән дус. Сыйфатлы шәраб йоткалыйм. Нәрсә генә булса да, һәрчак елмаегыз. Үземнең озын гомерле булуыма елмаеп-көлеп яшәвем сәбәпче дип уйлыйм. Әгәр сезгә нәрсәдер ошамаса, аны үзгәртә алмасагыз, юкка борчылмагыз.

Мөмкинлек булган һәр нәрсәдән ләззәт алам. Гомерем буена дөрес яшәдем, әдәп- әхлак кагыйдәләрен бозмадым. Башкаларга явызлык кылмадым. Шунлыктан кешеләрдән кыенсынырлык, оялырлык, үкенерлек сәбәпләрем юк. Гомеремдә дә керфекләремә сөрмә сөрткәнем булмады. Мин бик еш һәм күз яшьләре чыкканчы көлгәнгә күрә, ул юылып төшеп, битемне буяр, дидем. Ходай минем турында онытып җибәрде ахрысы, үз катына чакырмый. Ә мин, һәр мизгелгә сөенеп, елмаеп-көлеп, кинәнеп яшим дә яшим. Көлеп үлсәм генә инде”, - ди. Корреспондентның: “Киләсе елда да сезнең белән очрашып, әңгәмә корырга язсын”, - дигән теләген ишеткәч, зирәк әбекәй: “Акыллым, син әле ярыйсы шәп күренәсең, исән булсаң (!), очрашуыбыз бик ихтимал”, - дип мут елмая...

Хәмидә Гарипова. Казан
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading