16+

Иң кыйммәт фарфор курчак

Бәясе: $263 000 XX гасыр башында Альбер Марке (Франция) иң танылган курчакчыларның берсе була. 1915 елда Парижда бөтен дөньяны шаулаткан күргәзмәсе уза. Йөзләгән курчакны берләштергән тупланманың бер өлеше шундук сатылып бетә. Калганнарын тартмаларга тутыралар һәм һәркайсының үз сәгате сугар дип өметләнеп яшереп куялар. Әмма белгечләр, бу курчакларның нибары егермесе генә...

Бәясе: $263 000
XX гасыр башында Альбер Марке (Франция) иң танылган курчакчыларның берсе була. 1915 елда Парижда бөтен дөньяны шаулаткан күргәзмәсе уза. Йөзләгән курчакны берләштергән тупланманың бер өлеше шундук сатылып бетә. Калганнарын тартмаларга тутыралар һәм һәркайсының үз сәгате сугар дип өметләнеп яшереп куялар. Әмма белгечләр, бу курчакларның нибары егермесе генә безнең көннәргә кадәр сакланган, дип белдерә. Ә хаклары хәзер унарлаган, йөзәрләгән мең доллар белән исәпләнә. Сирәк очрый торган элеккеге фарфор курчакларга рәхимсез ау бара. Ничек тә булса шундый курчакларны үз тупланмасында булдырырга теләүче акчалы кешеләр аз түгел. Альбер Маркеның иң кыйммәтле курчагы 2009 елда Атлантада Theriault's аукционында сатыла.
Барби
Бәясе: $302 500
Үз продукциясенә игътибарны арттырыр өчен, Mattel компаниясе дә ни генә кыланмый. Төрле елларда кибет киштәләренә Барби-принцесса, Барби-су кызы, кино йолдызларның йөз кыяфәтен алган Барбилар һәм хәтта ки Барби-зомбиларга кадәр чыгарыла. 2010 елда җәмәгатьчелек игътибарына «кечкенә кара күлмәк» тәкъдим ителә. Алар арасында да йолдыз Барби табыла. Йолдызлыгы шунда, ул Барбига Австралия ювелиры Стефан Кантури эшләгән эксклюзив бриллиант муенса киертелә. Курчакның кием-салымын да, чәчен-башын да ул ясый. Сиднейда узган тантаналы тәкъдим итүдән соң аны туп-туры Нью-Йоркка Christie's аукционына озаталар. $600 000-га китәр дип фаразланган курчакның бәясе бераз кайтышрак була. Сатудан кергән акча Күкрәк рагын тикшерү фондына тапшырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading