16+

«Ялкын» журналының 100 еллыгына районнардан 2300ләп бала килүе көтелә

«Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр журналы быел саллы юбилеен – 100 еллыгын бәйрәм итә.

«Ялкын» журналының 100 еллыгына районнардан 2300ләп бала килүе көтелә

«Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр журналы быел саллы юбилеен – 100 еллыгын бәйрәм итә.

Бер гасыр элек Муса Җәлил тарафыннан чыгарыла башлаган басма бүгенге көнгә кадәр үз “җилкәсенә” алган олы миссияне лаеклы башкара. 1 июнь – Балаларны яклау көнендә, журналның юбилее зурлап, республикакүләм масштабта билгеләп үтеләчәк. “Ялкын”ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин белән олы юбилейлары һәм көтелгән чаралар турында сөйләштек.

– Илназ Фәисович, “Ялкын”ның бер гасырлык юбилеена нинди уңышлар белән килдегез?

– “Ялкын” журналының беренче саны 1924 елның 20 мартында дөнья күрә. Аның башлангычы Муса Җәлил исеме белән бәйле.  Мәшһүр шагыйребез, Мәскәүдә яшәгәндә, үсмерләр өчен татар телендә журнал кирәк дигән мәкалә язып чыгара. Шул рәвешле “Кечкенә иптәшләр” дигән журнал оештырыла. 1928 елда аның исеме «Октябрь баласы»на үзгәрә, 1933 елда редакция Казанга күчеп, “Пионер каләме”нә әверелә. 1952 елда исә, сугыш вакытында тукталып торганнан соң, ул үз эшчәнлеген яңарта һәм “Пионер” исеме белән чыга башлый. Ә инде 1957 елда ул без белгән “Ялкын” исемен ала.

"Ялкын" гомер-гомергә яшь журналистлар белән эшләде. Ул шактый гына язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның каләм чарлаган беренче мәйданчыгы булып торды. Интернет барлыкка килгәч, әлбәттә, мөмкинлекләр дә күбәйде. Журналдан тыш, төрле сайтлар, башка форматлар активлашып китте. Шуңа карамастан, “Ялкын” әлеге миссияне бүгенге көнгә кадәр алып барырга тырыша. Медиа өлкәсе, журналистика белән кызыксынучы яшьләребезне “Балалар редколлегиясе”нә берләштердек. Басмабызның 80 проценты нәкъ шулар тарафыннан язылган мәкаләләрдән гыйбарәт. Журнал буларак чыгудан тыш, без интернет проектларны да тормышка ашырабыз. Моның өчен “Татмедиа” бинасында 3 студия булдырылды. Аннан башка коллегаларыбыз да, үз проектларын тормышка ашырырга теләгән һәвәскәрләр, укучыларыбыз да файдалана ала. Максатыбыз – заманча итеп эшләнгән, сыйфатлы  татарча видеоконтент булдыру. Шулай итеп, “Ялкын” яңа заманча  форматка күчеп, мультимедияле редакция буларак үз эшчәнлеген дәвам итә. Киләсе 100 еллыкны да матур итеп каршы алырбыз дип уйлыйм. “Ялкын”ның миссиясе исә үзгәрешсез кала. Ул – татар җанлы, татар рухлы яшүсмерләр тәрбияләү, аларга тормышта үзләрен табарга ярдәм итү. 

– Юбилейга әзерлек кайчан башланды, аны ни рәвешле уздырырга, дигән сорауга җавап тиз табылдымы?

– “Ялкын”ның якынлашкан юбилее турында инде 2-3 ел элек үк уйлана башладык. Аны ничек билгеләп үтәргә дип редакциянең бүгенге коллективы белән фикерләшә башладык. Ел башыннан бу эшкә ныклап керештек. Гыйнвар аеннан башлап, республиканың төрле мәктәпләрендә очрашулар оештырабыз, шәһәр-авылларда  белем йортларында, китапханәләрдә күргәзмәләр ачыла. Арча районының Наласа авылында, Ташкичүдә күргәзмәләр узды, Түбән Кама, Минзәлә китапханәсендә, Казанның берничә мәктәбендә очрашулар оештырылды. Бу сәфәрләр ел буе дәвам итәр дип ниятлибез. “Ялкын”ның рәсми туган көне исә – 20 мартта. Бу уңайдан март аенда, бер атна дәвамында, Татар китабы йортында “Ялкын атналыгы” уздырдык. Аксакалларыбызны, ветераннарыбызны чакырып, аларның хатирәләрен тыңладык, бүгенге үсмерләр хатлар аша совет заманындагы яшьтәшләренең хыялларын белде, журналистика өлкәсендә танылган шәхесләрне чакырып, мастер-класслар оештырылды. Иң масштаблы чарабыз исә – “Ялкын Фест” 1 июньгә билгеләнгән.  

– Ни өчен юбилейны зурлап нәкъ менә 1 июнь көнне үткәрергә булдыгыз? 

– Март ае – үсмерләребезнең уку чоры. Алар мәктәп мәшәкатьләренә кереп чумган. Шуңа күрә зурлап бәйрәм итүне каникуллар вакытына күчерергә булдык. 1 июнь исә – Балаларны яклау көне, ил күләмендә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Без дә төп аудиториябезгә – балаларга матур чара оештырасыбыз, аларга күтәренке кәеф бүләк итәсебез килде. 26 апрель көнне без, бөтен кыюлыгыбызны җыеп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур балалар фестивале үткәрү идеясен тәкъдим иттек. Ул безнең инициативаны хуплады. Шуннан соң елның иң зур истәлекле чарасына әзерлек эшләре башланды. Әлбәттә. “Ялкын”ның берүзе өчен мондый масштаблы чараны оештыру авыр булыр иде, шуңа күрә партнерларыбыз “Алдынгылар хәрәкәте” оештыру өшләренең күп өлешен үз өстенә алды. Чара 1 июнь көнне Казан Кремле территориясендә узачак. 

-    Әлеге көнне үткәреләчәк чаралар белән дә таныштырып китегезче...
-  Бу көнне Кремль территориясендә иртәнге 10нан алып, кичке 6га кадәр төрле зоналарда төрле мәйданчыклар эшләячәк. “Иң яхшы мәктәп формасы”на конкурс оештырылачак, аш-су мәйданчыгында татар ашлары буенча мастер-класс, бию-баттл узачак, шигырь уку буенча ачык микрофон эшләячәк, яшүсмерләр үз эшләрен этномаркетта тәкъдим итә алачак. Шулай ук «СалаваТik»ларның чыгышлары көтелә. 100ләп татар блогеры чакырылган.
Шул ук вакытта “Ялкын Фест” ул күңел ачу чарасы гына түгел, ул белем алу максатын да күздә тота. Анда “Ялкын”ның тарихы чагылыш табачак, “Ялкын” һәм Татарстан тарихына багышланган квест уздырылачак. Алга таба басмабызга ничек үсәргә икәне турында фикер алышачакбыз.

-   Фестивальгә күпме кунак көтәсез? Чаралар  ничә яшьтәге балалар өчен каралган?
-  Республика районнарыннан 2300ләп бала килүе көтелә. Казаннан 700ләп бала булыр дип ниятлибез. Барлыгы “Ялкын фест”ка 5 меңләп кунак көтәбез. Чарабызда яшь чикләве юк – иң нәниләрдән башлап, 18 яшькәчә үсмерләргә ишекләребез ачык. Әлбәттә, әти-әниләр, Казан кунаклары – алар барысы да рәхәтләнеп ял итә алачак. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading